поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2014 Авыл

Безгә ниләр комачаулый?

“Татарстанстат” идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2014 елның гыйнвар-июнь айларында республика авыл хуҗалыгында продукция җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда шактый кимегән.

Аерым алганда, терлек һәм кош ите – 2,6, йомырка – 5,4, сөт 0,2 процентка азрак җитештерелгән. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә республика авылларында 2573 күмәк-фермер хуҗалыгы яшәүдән туктаган. Авыл хуҗалыгының башка юнәлешләрендә дә кичек­мәс­тән хәл итәсе пробле­маларның иге-чиге юк. 7–9 июльдә Зәй районында Татарстан Республикасы җи­тәк­челәре, муниципаль район башлыклары, күп санлы авыл хуҗалыгы белгечләре, галимнәр катнашында узачак семинар-киңәшмәдә дә сүз 2014 елның 6 аена йомгак ясау белән беррәттән, алда торган бурычлар турында барачак.

Әйтергә кирәк, Татарстан игенчеләре, терлекчеләре, авыл хуҗалыгының башка тармакларында эшләүчеләр моңарчы да үзләреннән торган кадәресен намус белән башкарып килде. Шик юк, моннан соң да шулай булачак. Әмма барысы да игенче һәм терлекчеләрдән генә тормый шул. Табигать шарт­ларының бишенче ел рәттән уңай булмавы, авыл ху­җа­лыгы өчен бүген кирәк булган документларның вакытында кабул ителмәве, ил җитәкче­легенең авыл хуҗа­лыгында продукция җитеш­терүче мән­фә­гать­лә­рен җи­тәрлек дә­рә­җәдә кай­гырт­мавының тис­кәре йогынтысы да си­зелә.

Депутатлардан да тора


Үзгәртеп коруларның бер рәхәт ягы бар: рә­хәтләнеп зарланырга мөм­кин. Илдә хәзер мондый мөмкинлектән гади халыкка кушылып зур түрәләр һәм олигархлар, хәтта депутатлар да рәхәтләнеп файдалана.

“Кызыл Шәрык”ка нигез салучы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның соңгы вакытлардагы активлыгын күз­дә тотып әйтүем. Әле ил­күләм трибунадан, әле мас­сакүләм матбугат чараларыннан аның нигезле зарлары белән танышырга туры килә. Соңгы вакытларда нә­шер ителгәннәреннән кайбер өзекләр дә китереп узам:

...Россия хөкүмәтенең, аерым алганда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының тиешле чара күрмәве нәти­җә­сендә Идел буе, Урал, Себер һәм башка кайбер тө­бәкләрдә авыл хуҗалыгы упкынга тәгәри.
...Бәяләр гаделсезлеге, банклар башбаштаклыгы һәм башка сәбәпләр аркасында авылда яшәүчеләр ел­дан-ел кими бара.
...Ашлыкның базар бәялә­ренә дәүләт көйләве булмау сәбәпле, соңгы ун елда ике тапкыр сикереш ясап, тоннасы әле 2 мең сумга калды, әле 10 мең сумга кадәр күтә­релде.
...Чит илләргә ашлык сатудан кергән табышның 60 проценты Россиянең диң­гезгә якын урнашкан бер­ничә төбәгенә генә эләгә.
...Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында “кәгазьдә генә калган сыерларга булмаган фуражны ашатып, сөтне күтәрәләр” һ.б., һ.б.

Хак сүзләр. Һәркайсы астына мөһер сугып, имза куярлык. Тик шунысы гына бар: илдә барган мондый вәзгыятьне кем үзгәртә ала соң? Шул ук Россия Дәүләт Думасы депутатлары, аның авыл хуҗалыгы буенча комитеты түгелмени? Югыйсә, РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Хәйруллин күп еллардан бирле анда авыл хуҗалыгы буенча комитет рәисе урынбасары булып тора бит. Әллә соң шундый зур урынга рес­публика халкы хөрмәтле депутатны зарланып утырыр өчен генә сайлап куйды микән?

Кем кемне талый?


Россия сөт җитештерү­челәр берлеге җитәкчесе Андрей Даниленко раславынча, сөт җитештерүнең үзкыйммәте буенча без Европа берлеге илләре, шул исәптән Америка Кушма Штатлары, Канада, хәтта Кытайдан да калышмыйбыз. Терлек өчен кирәк булган һәртөрле азыкны үзе җи­тештергән, заманча техника һәм технологияләр файдаланып, барлык чыгымнарны мөмкин кадәр киметкән хуҗалыклар арасында табышлы эшләүчеләр бездә дә бар анысы. Терлекчеләребез дә чит илләрнекеннән ким түгел. Тик менә терлек үстерү, ашлык җитештерү һәм башка кайбер хезмәт­ләрнең әҗерен генә бик озак көтәсе. Язгы чәчү, урып-җыю, көзге кыр эшләре, ягулык-майлау материаллары, ашлама, орлык, төрле препаратлар – кыскасы, кырыкмаса кырык төрле чыгымнарга көнендә-сәгатендә акча кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, авыл хуҗалыгында банктан кредит алмыйча яшәве бик кыен. Ә бездә ул 15 проценттан ким түгел. Чит ил банклары исә үз авыл хуҗалыгының хәленә кереп, аны 2–4 проценттан арттырмый. Дәүләт биргән субсидияне исәпкә алганда да, безнең хуҗалыклар чит илләрдәге коллегаларыннан күпкә авыррак хәлдә.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, Россия сөт җитеш­терүчеләре дәүләткә ел саен ким дигәндә 200 миллиард сум салым түли икән. Кредит өчен хуҗалыкларга сөт өчен бирелә торган субсидия әлегәчә 30 миллиард сумнан артканы юк. Әгәр дәүләт яр­дәме тиешлечә булса, безнең терлекчеләр сөт белән үзе­безне генә тәэмин итеп калмыйча, чит илләргә дә өлеш чыгара алыр иде.

Шул ук булгач, нигә кыйммәт?


Кулланучылар кибет киш­­тәләрендәге мондый үзгә­решләрне әлегә сизми дә калды бугай. Россиядә ит һәм сөт продуктларына 1 майдан гамәлгә кергән яңа техник регламент турында әйтүем. Аның нигезендә Россия, Казахстан һәм Бело­руссиянең ит һәм сөт эш­кәртүче пред­приятиеләре “Торгызылган сөт” яки “Үсем­лекле ит” продуктлары җитештерә башлады. Һәм алар инде илнең кибет киштәләренә менеп ку­нак­ларга да өл­герде. Гәрчә мондый про­дукцияләр җи­теш­терүгә “күчү вакыты” 2015 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәргә тиеш булса да.

Яңарак кына Пенза өлкә­сенең сөт эшкәртү пред­приятиесендә булырга туры килгән иде. Алар яңа техрег­ламент шартларыннан ка­нә­гать. “Элегрәк тә тәмләт­кечләр һәм катнашмалар кушып, ясалма сөт яки ит продукцияләре җитештерә идек. Хәзер исә пакет тышына продукциянең составын рус һәм казах телләрендә язарга тиешбез. Бар яңалык шул”, – диләр.

Хикмәт шунда: яңа техрег­ламент нигезендә Казахстанда эшләнгән документ кабул ителгән. Әлеге документ терлекне сую һәм эшкәртүне теләсә кайда түгел, ә моның өчен махсус әзерләнгән урыннарда гына башкаруны таләп итә. Ә продуктлар исә “А” һәм “Б” категорияләренә бүленеп йөртелә. Әйтик, колбасаның “Докторская”, ”Любительская” яки ”Московская” сортлары составында ясалма катнашмаларның күпме булуыннан чыгып, бәяләре буенча бермә-бер аерылачак. Ни генә дисәләр дә, “Докторская” колбасасын икеләтә арзанрак бәягә сатып алу күңеллерәк булыр, шәт. Кайчагында ахырдан сызланырга туры килсә дә... 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 96 | 05.07.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»