05.07.2014 Мәдәният
Китап бизәү традициясе югалды
Бервакыт танылган язучы Мөсәгыйт Хәбибуллиннан: “Кубрат хан” романын ничек яздыгыз? Сез бит ул гасырда яшәмәгән, ханның яу чапкан урынын күрмәгән. Ә шулкадәр тәфсилләп язгансыз”, – дип сорагач, ул: “Мин Кубрат ханның махсус яу чапкан урынына бардым. Аның гаскәре белән йөргән урыннарын гиздем. Әйтерсең, бу үзәнлектә аның эзе җанланды, аның кылыч чыңы ишетелгән кебек булды. Шулай хан образын сурәтләдем, шулай тарихи әсәр туды”, – дигән иде.
Әлеге сорауны үзенең картиналары белән саллы тарихыбызны җанландырган, хан образлары белән безне үткәнебезгә кайтарган Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновка да бирдек. Ә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы ханнар образын, аларның холык-фигыльләрен сурәтләү өчен тәҗрибә генә түгел, нечкә тоемлый белергә, татар тарихын җентекләп өйрәнергә, гасыр тузанында казынырга кирәктер. Рушан Шәмсетдинов нәкъ менә шундый кылкаләм остасы.
– “Мирас” журналында эшләгән вакытта Алтын Урда ханнары турында әсәрләр бастыра башладык, – ди рәссам. – Тарихи чыганакларны бастыру өчен 1903 елгы “Шура” журналына таяна идек. Мин боларның барысын да җентекләп өйрәндем. Ризаэтдин Фәхретдин язмаларында һәр ханга, аның холык-фигыленә бәя бирелгән. Мин аларны да өйрәндем, ханнарның киемнәре турында да төрле чыганаклардан эзләнәм. Дөрес, Явыз Иван идарә иткән чорларда китапханәләр, бик күп кулъязмалар яндырылган. Әмма төрки дөньяда бу тарихи сәхифәләр саклана. Ханнар образы – әнә шул эзләнүләр нәтиҗәсендә туган әсәрләр.
Рушан Шәмсетдиновның тарихи сәхифәләргә багышланган күргәзмәсен күптән түгел Төркия консуллыгында да күрергә мөмкин иде. Бу очраклы түгел, әлбәттә. Чөнки Рушан абыйның “сәяхәтче рәссам” дигән тәхәллүсе бар. Ул кая гына барса да, шул илнең тарихи урыннарын сурәтләргә төшерә. Аның иҗатында Төркия аерым бер урынны биләп тора. “Истанбулдагы Айа-Софья, Топкапы, Эфеска сәяхәт иткәндә, бу урыннарның аерым бер аурасы барлыгына инанасың”, – ди рәссам.
Ул безнең кебекләрне ясап тормый
Рушан Шәмсетдинов белән бергә укыган сабакташлары рәссам турында: “Ул укыганда ук төпле фикере, темпераменты белән аерылып тора иде”, –диделәр. “Рушан – үз йөзен, үз юлын, үз төсләрен тапкан рәссам, – ди аның турында Роберт Миңнуллин. – Ул безнең кебекләрне ясап тормый, ханнар гына иҗат итә. Һәм шуның белән ота да”. Шагыйрьнең сүзләре бездә елмаю тудырса да, аның фикерендә хаклык бар, әлбәттә. Рушан Шәмсетдинов башка рәссамнардан үткәнебезне, тарихи сәхифәләрне барлавы белән аерылып тора. Гасыр тузанын иснәп, чал тарихта казынуының сәбәбе аның балачагы белән бәйледер, мөгаен. “Иске татар бистәсендә туып, шунда яшәвем иҗат рухыма да тәэсир ясады”, – ди ул.
“Татар рухы сеңеп калган, чигүче, кәвешчеләре белән дан казанган Иске татар бистәсенең элеккеге халәте Рушан Шәмсетдинов картиналарында гына кала бугай инде”, – дип язган идек бервакыт. Ул вакытта бистәнең күп кенә йортларын яндырганнар, кайберләрен җимереп бетергәннәр иде. Ә Каюм Насыйри урамында яшәүче Рушан абый кайчандыр дәү әтисе сатып алган агач йортны саклап калу өчен җан тырмашты. Сатмасмы икән дип, куркытып та, янгын чыгарып та, зур акча тәкъдим итеп тә карыйлар аңа. Әмма рәссам “кесәле байлар” коткысына бирелми. Холкына хас тыйнаклыгы, үҗәтлеге белән иҗат итә бирә. Күршесендә тарихи биналар исемлегендә булган Апанаевлар йорты, Каюм Насыйри урамындагы тагын берничә агач йорт аның картиналарында гына сакланып калды.
“Бүген Иске Татар бистәсен яңарттылар, яңа биналар аякка басты. Сезнең иҗатка җан өрерлек элеккеге рух сакланамы соң?” – дип кызыксынам Рушан абыйдан.
– Бөтенләй җимерелеп беткәнче, шул халәттә саклап калулары әйбәтрәк инде. Татар йортларында һич булмаган тәрәзә бизәкле “новоделлар” баш калкытуы күңелне әрнетә, әлбәттә.
Шәп китап чыгару өчен ярты миллион сум кирәк
Рушан Шәмсетдинов – рәссам генә түгел, ә китапларга җан өрүче дә. Бүген аның кылкаләме белән 500дән артык китап бизәлгән. Болар гади генә китаплар түгел. Алар арасында татар тарихында эз калдырган шәхесләр, ханнар рухы сеңдерелгән җыентыклар бик күп. “Идегәй”, “Йосыф кыйссасы”, “Болгар ханнары”, “Алтын Урда ханнары”, “Казан ханнары”, “Поэты прошлого”, “Пять богатырей” һәм тагын бик күп китапларны санап китәргә мөмкин әле. Тиздән аның кулы белән бизәлгән Казан каласына бәйле утыздан артык риваять тупланган җыентык та дөнья күрәчәк.
Яшерен-батырын түгел, бүген китап нәшриятларында китап бизәү традициясе югалды. Әсәрләр шыплап тутырылган китаплар арасында күңелгә хуш килерлек итеп бизәлгән китаплар юк диярлек. Ә язучылар, бары китап кына чыксын, дигән принципка таянып иҗат итә.
– Хәзер бит безнең китап нәшриятында бер бизәүче эшли, – ди Рушан абый. – Акчаны читкә җибәрмәс өчен китап нәшриятындагы китапларга ул үзе генә хуҗа. Шуңа күрә китапларның барысы да бер төсле, барысы да бер калыпка салынган. Мин китап нәшриятында эшләгәндә, җыентыкны бизәү өчен төрле рәссамнарга бирә идем. Шуңа күрә алар төрле-төрле булып чыга, бер-берсен кабатламыйлар иде. Монда язучыларны да гаепләп булмый. Чөнки бүген матур итеп бизәлгән матур китап бастыру өчен, кимендә, ярты миллион сум акча кирәк. Ә ул аны каян алсын?! Шуңа күрә, китабымны гына чыгарыгыз, гозеремне үтәгез дип, башын иеп нәшриятка килә инде.
Рәссамнар Интернет белми
Еш кына рәссамнар турында: “Алар үз дөньяларына ябылган”, – дип әйтергә яраталар. Бу сүзләрдә хаклык бардыр да. Бүген яшь буынны рәссамның иҗаты белән таныштыру өчен күргәзмәләргә тарту бик тә авыр. Чөнки көне-төне Интернетта утырган яшьләргә каядыр барып, картиналар карау кызык түгел. Күпләр иҗатын үзенең электрон сәхифәләрендә күрсәтә.
Рушан абыйның тагын бер үзгә сыйфаты – ул заман белән бергә атлаучы рәссам. “Фейсбук” сәхифәсендә аның иҗаты турында һәрвакыт кызу бәхәсләр бара. Сөембикә ханбикәнең улы Үтәмеш белән сурәтләнгән картинасы да читтә яшәүче иҗат әһелләре арасында төрле фикерләр уятты.
Мондый бәхәсләр рәссамга алга таба иҗат итәргә, рухи яктан камилләшергә ярдәм итә. “Рәссамнар үзенә бикләнеп, дөньяга чыкмый дигән фикер белән килешергә дә мөмкиндер, – ди Рушан абый. – Чөнки олы буын рәссамнары Интернетны бөтенләй белми. Мин үзем дә махсус компьютер курсларында укып йөрдем: дөньяга чыгу безгә бик тә кирәк“.
Татарның саллы, шанлы үткәнен, төрле дәверләрдә идарә иткән ханнар тарихын өйрәнгән һәм үзенең сурәтләре аша аларның яшәешен киләчәк буынга тапшырган Рушан Шәмсетдиновның иҗаты серле бер китап кебек. Аның картиналарына “сәяхәт иткәндә”, “Идел суы ага торыр” җырын җырлап җибәрәсе килә.
Идел суы ага торыр,
Алысларга бара торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел суга бата торыр.
Рушан Шәмсетдиновның үткен, оста кылкаләме белән ясалган каһарманнар безне яугирләр яу чапкан фаҗигале тарихыбызга алып кайта, үткәнебезне искә төшерә кебек.