поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
09.04.2008 Мәдәният

ӘТНӘ ТЕАТРЫНА 90 ЕЛ

Аларны Татарстанда гына түгел, Россия буенча халык театрлары арасында иң өлкәне дип атарга мөмкин. Әтнә халык театры оешуга быел 90 ел тула. Гасырга якын халыкка хезмәт итүче бу үзешчән театр 1918 елның ноябрендә оеша. Шул ук елның октябрендә, ягъни бер айга алдарак, Чаллы халык театры эшли башлаганы билгеле булса да, бүгенге көндә Чаллы халык театры турында инде ишетелми. Ә менә Әтнә халык театры яши, яши генә дә түгел, гөрли, халыкка хезмәт итә.

Татар театры тарихына да 102 ел булган вакытта, кечкенә генә Әтнәдә эшләп килүче үзешчән театр чын мәгънәсендә игътибарга лаек һәм кызыксыну уята.

Әтнәлеләр үзләре дә театрларын бик яраталар, һәрдаим аны үстерү өстендә эшлиләр һәм тарих белән дә кызыксыналар. Хәтта театрның 80 еллык юбилеена театрның  беренче көннәреннән алып тарихын туплаган китап та бастырганнар алар. Китап авторларының һәм театрның өлкән артистларыннан берсе Марат Хәбибуллин белән 90 еллык юбилейларын каршылаган елда миңа да очрашу насыйп булды.

“Әтнә халык театрына 1918 елда Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән  Мөхәммәт Парсин нигез сала. Ул революциягә кадәр “Сәйяр” труппасында да уйнаган артист кеше. Үз тирәсенә авылның интеллигенциясен, бай балаларын җыя. Алар Казан артисты Фәхриевның “Бәхет кошы” исемле ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерәләр.  Бу турыда декабрь башында ул вакыттагы Казанда чыга торган “Эш” газетасында әлеге спектакльне тәнкыйтьләп мәкалә басылган була. Бу мәкалә безгә тарихи чыганак булып тора. Шул елдан бирле театр халыкка хезмэт итэ. Колхозлашу, сугыш елларында да театр эшчәнлеген туктатмый, күчмә театр сыйфатында авылларда, районнарда чыгыш ясап йөри.

1966 елда театр Республикада өченче булып, Халык театры исемен ала. Шул еллардан бирле бик күп тапкырлар Бөтенсоюз смотрлары лауреаты исеменә дә  лаек була. 1973 елда Әтнә халык театры Мәскәүдә чыгыш ясый, ул халык театрларының Бөтенсоюз фестиваленең йомгаклау декадасына чакырыла», дип сөйләде Марат Хәбибуллин театр тарихына тукталып. 

- Марат абый, ә театрның составы еш үзгәрәме? 

- Әйе,  коллектив яшьләр хисабына баеп тора, ләкин өлкән буын артистларыбыз да безне ташлап бетерми. 1960 еллардан театр тарихы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов исеме белән бәйле. Ул театрга профессиональлек алып килә. Гомәр ага бүген дә исән-сау, артистлар арасында, һәрчак үзенең киңәшләре белән безгә ярдәм итеп тора. Шулай ук без үзләренең ярты гасырга якын гомерләрен шушы театрга багышлаган  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүһәрия Мәрдәнова, Гөлнур Хакимова, Таһир Файзрахмановлар кебек остазларга таянып эшлибез.

- Ә сезнең театрда уйнап, профессиональ сәхнәгә чыккан артистлар юкмы?

- Киресенчә, диясем килә. Бүгенге режиссерыбыз  Илфат Хәкимов профессиональ артист. Аның әнисе Гөлнур Хәкимова һәм әтисе Рәфкать Хәкимов та гомерләрен сәхнәгә, Әтнә халык театрына багышлаган кешеләр.   Илфат Хәкимов та театр училищесын тәмамлады, Әлмәт театрында эшләде. Ләкин бүгенге көндә күңеленә якын булганын сайлап алды һәм янып-көеп Әтнә халык театрын җитәкли.

- 90 ел эчендә театр нинди генә үзгәрешләр кичермәгәндер дә, ниләр генә күрмәгәндер? Соңгы елларда нинди үзгәрешләр күзәтелде?

- Юк, мөгаен, безнең театр әллә ни үзгәрешләр кичермәве аркасында 90 ел яши алгандыр да инде ул. Без электән килгән традицияләрне саклап калырга тырышабыз. Бары тик традицияләргә профессиональлек кенә өстибез, ә калганы 90 ел элек ничек булса, шулай ук.

- Юбилеегызны зурлап  спектакль куеп уздырырга уйлагансыз.Ни өчен нәкъ менә Х. Вахитның “Күк капусы ачылса” әсәрен сайладыгыз?

- Бу спектакльне безнең театр 60 елларда бер тапкыр сәхнәләштергән иде инде. Бүген без аңа яңа сулыш өреп, яңадан сәхнәгә менгерергә булдык. Элек уйнаган артистларыбыз ничек кабул итәрләр, дип бераз курыккан идек, ләкин алар безгә уңай фикерләрен генә җиткерделәр. Спектакль аларда яшьлек хатирәләрен уяткан, димәк без максатыбызга ирештек.

 

Әйе, Әтнә халык театры 90 еллык юбилеен да сәхнәдә бәйрәм итә. Районнар буенча башлап җибәргән гастрольләрен алар май аенда Казанда Камал театры сәхнәсендә йомгакларга уйлыйлар. Юк, йомгакларга дип дөрес әйтмәдем, яшь һәм инициативалы режиссер Илфат Хәкимов әле Пермь, Ульяновск якларына чыгу турында да хыяллана. Шулай, хыяллар булмаса, янып-көеп йөрүче җитәкче, гомерләрен сәхнәгә багышлаган артистлары булмаса, Әтнә халык театры гасырга якын гомер яши  һәм халыкка хезмәт итә алмас иде. Ә мин ышанам, Әтнә халык театры әле үзенең бик күп юбилейларын каршылар, ә бүген аларга иҗатларында яңадан-яңа уңышлар гына теләргә мөмкин.

 


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 09.04.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»