поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.06.2014 Мәдәният

277 спектакль уйнап, Камал театры җәйге ялга китә (+ВИДЕОТРЕЙЛЕР)

30 июньдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә, традиция буенча, җәйге ялларга китәр алдыннан труппа җыелышы була. Әлеге очрашуда үткән сезонга нәтиҗәләр ясалып, киләсе сезонга планнар игълан ителәчәк. Камал театры труппасы 11 августка кадәр ял итә.

Камаллылар 108 сезонны 4 октябрьдә театрның “визит карточкасы” булган К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачтылар. 2013 елның октябреннән 2014 елның маена кадәр 277 спектакль уйналды. Шуларның 45-е театрдан читтә. Спектакльләрне 139649 кеше тамаша кылды. 108 сезон яраткан тамашачысына 4 премьера бүләк итте: “Мәхәббәт FM” И.Зәйниев, “Банкрот” Г.Камал, “Мин – Ана” М.Кәрим, “Авыл эте Акбай” Т.Миңнуллин.


 
Бу сезон Камал театры өчен аеруча үзенчәлекле булды. Быел Й.Фоссе пьесасы буенча куелган “Җәйнең бер көнендә” спектакле илнең төп театраль премиясе - “Алтын битлек” фестивалендә катнашуга лаек булды. Искәртеп үтәбез, соңгы тапкыр Татарстаннан драма театры “Алтын битлек”тә 11 ел элек катнашкан иде.
 
108 сезонда “Җәйнең бер көнендә” спектакле берничә фестивальдә катнашты. 1 апрельдә әлеге спектакль Имре Мадача исемендәге Халыкара театр фестивале кысаларында Будапешт шәһәренең Венгрия Милли театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Камаллылардан кала, фестивальдә шулай ук: Александрийский театры, Г.А.Товстоногов исемендәге ЗДТ, МХАТ мәктәп-студиясе, Ирак, Латвия, Литва, Норвегия, Төркия Милли театрлары һ.б. катнашты. 15 апрельдә камаллылар “Җәйнең бер көнендә” спектаклен Мәскәүдә Вс.Мейерхольд исемендәге театраль Үзәктә “Алтын битлек” фестивале кысаларында уйнадылар. Ә май аенда әлеге спектакль “Салават Күпере” XV Халыкара театр фестивалендә (С.Петербург) күрсәтелде.
 
Шулай да 108 сезонда театр күренекле фестивальләр һәм чит ил гастрольләре белән генә чикләнеп калмады. Декабрь, гыйнвар, февраль айларында камаллылар республиканың районнары буенча гастрольләргә чыгып, 23 спектакль тәкъдим иттеләр. “Татарстан буенча гастрольләр безнең өчен аеруча дулкынландыргыч, чөнки бу безнең төп бурычларыбызның берсе. Без һәрвакыт үзебезнең Татарстан тамашачысы белән очрашуларны түземсезлек белән көтеп алабыз.” – ди Камал Театрының директоры Илфир Якупов.
 
Нәкъ менә 108 сезонда Камал Театры, Республикада беренче булып, электрон билетлар сатуны башлады . Бүгенге көндә һәр унынчы тамашачы спектакльләргә билетны театрның рәсми сайты аша ала.
 
Камал Театры 108 сезонын 23 майда К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән япты. Шулай да июньдә камаллылар эшләрен дәвам итте. 2-8 июньдә биредә III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы үткәрелде, ә 10-24 июнь аралыгында Г.Камал Театры казанлыларга һәм башкала кунакларына 11 спектакль тәкъдим итте.
 
30 июньдә 11.00 сәгатьтә театрның Кече сәхнәсендә труппа җыелышы була һәм үткән сезонга нәтиҗәләр ясала. Камал театры труппасы 11 августка кадәр ялга китә. 25 августта театр И.Зәйниевнең “Әрем исе” спектакле белән  Республика һәм Шәһәр көннәре уңаеннан уйналачак спектакльләр циклын башлап җибәрә.
 
Камал Театры барлык тамашачыларына, иганәчеләренә, партнерларына, журналистларга бу сезонда ярдәмнәре һәм теләктәшлекләре өчен олы рәхмәтен җиткерә. Тормышыгызга театр өстәвегез өчен зур рәхмәт!

 


---
Камал театры
№ --- | 27.06.2014
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»