поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
26.06.2014 Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин сәхәрдә нәрсә ашый?

“Ураза вакытында без су һәм ризыкның кадерен белә башлыйбыз”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Рамазан аена багышланган очрашу Кол Шәриф мәчетендә узды. Быел Россиянең Үзәк диния нәзарәте белән бер карарга килеп, Рамазан аен Россиянең һәрбер төбәгендә бер үк вакытта башлануга ирешкәннәр.

Быел да ул “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән шигарь астында уза. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәте “Дөньяны бергәләп яхшыртабыз!” дип аталган яңа проектны тормышка ашыра. Гаилә кыйммәтләрен алга чыгарган, мәрхәмәтле булырга, изгелек кылырга чакырган 40 видеоролик әзерләнә.

Очрашу барышында мөфти оҗмах белән җәһәннәм турында да сөйләде:

Җәһәннәмгә керер өчен барлык әйбергә дә түләү мәҗбүри. Тәмәке тарту, алкоголь куллану, зина кылу өчен акча таләп ителә. Ә оҗмахка керү – бушлай. Моның өчен изге гамәлләр кылырга кирәк.

8 июльдә “Казан-Арена” стадионында икенче республика ифтары узачак. Анда 3 меңгә якын кеше катнашыр, дип көтелә. Алар башкала мәчетләрендә Рамазан дәвамында үткәрелеп торачак. “Ифтар Аллаһы Тәгалә каршында президентларның да, имамнарның да – барлык кешеләрнең бертигез булуын күрсәтә”, – диде мөфти.

Әлеге очрашуда Камил хәзрәтнең “Ураза” дип аталган китабы да тәкъдим ителде. Басма – татар телендә. Мөрәҗәгать итүче булса, китап русчага да тәрҗемә ителәчәк. Бүген генә дөнья күргән беренче нөсхәләре журналистларга тапшырылды. Китапны нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты бастырган. Рамазан ае башлангач, басма кибетләргә сатуга чыгачак.

Изге ай вакытында былтыр Казанда Сами Йосыф килде. Ә быел үз концерт программасы белән швецияле Махар Зейн килергә тиеш. Ул Рамазанның 4-5 көннәрендә чыгыш ясаячак. Рамазан ае узгач, бөтен дөньяга танылган Коръән укучы Әбүбәкер Әш-Шатрины чакырачаклар.

Быел Төркиядән 30га якын Коръән-Хафиз килә. Алар Татарстан шәһәр-авылларында тәравих намазларын укыячак, имамнарга ярдәм итәчәк. Казанда алар Рамазан аеның махсус гыйбадәтен Апанай, Тынычлык һәм Гаилә мәчетләрендә укыячак.

Узган ел “Хозур” радиосы ачылса, быел “Хозур-ТВ” исемле телевидениене интернеттан карап була. Рамазан ае вакытында тәравих намазлары аннан турыдан-туры трансляцияләнәчәк. “Хозур-ТВ” көн саен иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр эшли. Төнлә белән монда Коръән аятьләре трансляцияләнә. Хәзер исә гарәп һәм фарсы телләреннән нәфис фильмнарны тәрҗемә итү белән мәшгульләр. Киләчәктә кабель телевидениесенә чыгу теләкләре барлыгы турында ТР Мөселманнарының диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин әйтте.

Очрашу барышында язмышлар, гамәлләр, дөнья кыйммәтләре хәл ителә торган төн – Кадер кичәсенә мөфти аерым тукталып узды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Кадер кичәсен Рамазанның соңгы 10 көнендә эзләргә куша.

Камил хәзрәт исә үзенең Ураза тоту сере белән уртаклашты:

Ураза тоту – үзеңне, дәрт-теләкләреңне сынау. Ул барыбызның да Аллаһы Тәгалә коллары булуыбызны күрсәтә, чөнки без аның рөхсәтеннән башка ризыкка да тотына алмыйбыз. Мин сәхәрдә яшел чәй эчәм, ул сусатмый. Шулай ук составында Менделеев таблицасы элементлары булган финик та бик файдалы.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 26.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»