|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2009 Җәмгыять
ХОКУК ЯКЛАГАННЫ ЯРАТА15 март – Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көне. Бу дата АКШ башлыгы Ф.Кеннединың президент антын әйтүенә бәйле. 1961 елда АКШ Конгрессында ул кулланучыларның дүрт төп хокукын билгеләп үткән: мәгълүмат алу, куркынычсызлык, сайлап алу мөмкинлеге һәм кулланучының үз дәгъвасын җиткерү хокуклары. 1983 елда 15 март календарьда кызыл дата булып теркәлә. Русиядә бу көн 1992 елдан, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законны кабул иткәннән соң билгеләнә башлый. РФ Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, узган ел халыктан 1274 язма мөрәҗәгать алынган. 4764 шалтырату кабул ителеп, телдән аңлатма бирелгән. Иң күп жалулар торак-коммуналь хуҗалык күрсәткән хезмәтләргә бәйле. Артык акча түләү белән килешмичә шикаять язу очрагы – 25,8 %, сату-алу өлкәсе – 12,3 %. Сыйфатсыз элемтә буенча да ризасызлык белдерүчеләр бар – 2,3 %. Медицина учреждениеләрендә тиешле дәвалану алмаганнарның мөрәҗәгатьләре 1 % тәшкил итә. Ә сезне еш алдыйлармы һәм үз хокукларыгызны яклыйсызмы?
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Яңа гасыр” радиосының PR-менеджеры: – Мин бик таләпчән кулланучы, һәр төрле ризык сатып алганда аның эшләнү вакытын, срогын тикшереп, ничек сакланганлыгын карыйм, сорауларым булса, сатучыларны аптыратып бетерәм. Шулай итмәсәң, алдауга юлыгуыңны көт тә тор. Сыйфатсыз әйбер алсам, акчаны жәлләүдән бигрәк үзеңне мыскыл итүгә юл куюга үз-үземне битәрлим. Кулланучы буларак, кайбер кагыйдәләр булдырдым. Мәсәлән, ризыкны бары тик кибетләрдән алам, чөнки анда дөрес саклар өчен шартлар булдырылган. Шулай ук җиләк-җимеш сайлаганда һәрбер әфлисунны, алманы карап чыгам, череге булса, алыштыруларын сорыйм. Без таләп итә белергә тиеш, чөнки акчаны сыйфат өчен түлибез.
Азат СӘЙФЕТДИНОВ, веб-мастер: – Бик еш алдыйлар димәс идем, шуңа күрә хокукларны яклауның кирәге чыкмый диярлек. Дөресрәге, вак мәсьәлә бу дип кул гына селтим, тавыш куптарып йөрмим. Кибетләрдә сатучыларның дорфа һәм тупас сөйләшү очракларына еш тап булам. Базар мөнәсәбәтләре дип сөйләсәк тә, сатучыларның кеше белән аралашу мәдәнияте түбән дәрәҗәдә. Менә бу, чыннан да, кәефне кыра. “Шикаять китабы”на дәгъваларымны язу урынына тиешле хезмәт күрсәтә белмәгән кибеткә йөрмәскә тырышам. Аннары күп очракта товарларның хакы белән алдыйлар. Рекламада бер бәяне күрсәтәләр, кибеткә барсаң, кыйммәтләнгән. Яисә ниндидер товарны бер бәягә карап аласың, ә кассада аның хакы башкача булып чыга. Билгеле, кеше, чиратны тоткарлап, товарны алмаштырып йөрми, әй ярар, ди дә, күбрәк акчасын түләп чыгып китә. Бездә хокукларны яклау дигән әйбер менталитетка туры килеп бетми, оялабыз.
Лилия ЗӘЙНЕТДИНОВА, Башкортостан, Стәрлебаш авылы, логопед: – Бервакыт сок чыгаргыч сатып алдык. 5 көн эшләде дә, ватылды. Гарантиясе бар иде, аны алыштыруларын яисә акчаны кире кайтаруларын катгый рәвештә таләп иттек. Ә кибет хезмәткәрләре алыштырырга теләмичә, аны безгә ремонтлап бирмәкчеләр иде. Кулланучы буларак, үз хокукларымны белгәнгә күрә, сатучыларга аңлатырга мәҗбүр булдым: кулланучы сыйфатсыз әйберне кайтарганда йә ремонт, йә акчаны кире алу, йә товарны алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Ягъни кулланучы аңа ничек уңайлы булуын үзе хәл итә, ә сатучылар аны үтәргә тиеш. Бу очракта безгә сок чыгаргычның акчасы кире кайтарылды. Гомумән, үз хокукларың турында хәбәрдар булу – һәркемнең бурычы. Белмәгәнгә ташлама ясамыйлар, белгәнгә каршы сүз әйтә алмыйлар.
Илшат СӘЕТОВ, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы: – Әллә ни алданганым юк, чөнки моңа чик куймаска тырышам. Үземнең берничә гади принцибым бар. Мәсәлән, ризык сайлаганда аның кайчан чыгарылганы турындагы мәгълүматка карыйм. Итне дә хәләлне саткан кибетләрдән генә алам, чын мөселманнар гадәттә алдамый. Техникага килгәндә, алдан дуслар белән киңәшләшәм, кыйммәтле товарның сыйфаты турында, гадәттә, интернет форумнарда җентекле итеп язалар. Реклама һәм PR-акцияләргә ышанып бетмим.
Сүрия УСМАНОВА, хокук яклаучы: – Элек алдаганнары бар иде. Хәзер үз хокукларымны белгәч, моңа юл куймаска тырышам. Кулланучылар хокукы дигәндә нишләптер сатып алуны гына күз алдында тотабыз. Ә закон нигезендә медицина, мәгариф, транспорт өлкәсенә дә кагыла. Кибеттә һәрвакыт чекны алам. Бу бик гади кагыйдә. Сыйфатсыз товар алып, аны алмаштырырга теләсәң, чек кулда булырга тиеш. Ниндидер хезмәт өчен түлисез, ишек-тәрәзә куйдырасыз икән, алдан ук барлык документлар, лицензияләре белән танышырга кирәк.
Әлфинур ЛАТЫЙПОВА, ТР Кулланучылар мәгълүматы үзәге җитәкчесе: – Әлбәттә, яклыйм. Узган ел капри сатып алдым. Бер кигән идем, төсе чыга башлады, кулга кап-кара буявы йогып кала. Сыйфатсыз товар булып чыкты. Кибеттә товарны алмаштырырга да, акчаны бирергә дә теләмәделәр. Бәйсез экспертиза үзәгенә барып, акча түләп, тикшеренү уздырдык. Алар, чыннан да, товар сыйфатсыз дигән нәтиҗә ясады. Сатучылар капри өчен акчаны бирделәр, ә экспертизага түләнгән сумманы капламыйбыз, диделәр. 600 сумны суд аша кайтартып булыр иде, ләкин аның өчен йөрмәдем.
Алсу СӨНГАТУЛЛИНА, “Фәридә-Алсу” дуэты: – Холкым буенча кешегә ышанучан, йомшак күңелле. Алдаган очракта да дәшми калам. Нервылар кадерлерәк, диям дә, кул селтим. Беркөнне балама кибеттән йогырт сатып алдым, кайткач ачып карасам, күгәргән. Кире бармадым, бер йогырт өчен вакыт әрәм итеп йөрмим, дидем. Ирем мондый мөнәсәбәттә булуыма орыша, ул принципиаль кеше, без дә сыйфатлы товар чыгарган кебек, алар да моның өчен җавап бирергә тиеш дип саный.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|