поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.03.2009 Матбугат

ЭЛЬМИРА ЗАКИРОВА: “ЯЛKЫН” – БАЛАБЫЗ KЕБЕK”

"Ялкын” журналы мартта 85 еллык юбилеен билгели. Вакытында зур тиражлар белән чыккан, чит өл­кәләрдә дә таралган басма хәзерге көндә меңләгән абунәчеләре белән мактана алмый. Шулай булуга карамас­тан, ул сакланып калды. Урыс телендә чыккан йөзәрләгән яшүсмер журналлары белән көч сынашырга туры килә аңа. Кызлар һәм малайларның сайлап алу мөмкинлеге зур. Киоск киштәләре телевизордан рекламаланган “Yes”, “Лиза”, “Хулиган” журналлары белән тулып ята. Шуңа да милли басманы укуга яшьләрне җәлеп итү авыр. Яшүсмерләр матбагасының ничек яшәве, нәрсәләр хакында хыяллануы, нинди проблемалар борчуы турында “Ялкын”ның баш мөхәррире Эльмира ЗАКИРОВА сөйләде.

– Муса Җәлил, “Кечкенә иптәшләр” чорыннан ук баш­ласак, журналның үр­нәк итеп куярлык кү­тә­релеш вакытлары да, артка чигенгән чаклары да булгандыр. 85 яшьлек “Ялкын” хәтерендә аларның кай­сысы аеруча уелып калган?

 

– Муса Җәлил журналны оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән 1924 елда Мәскәүдә татар-башкорт балалары өчен әдәби-нәфис журнал буларак “Кечкенә иптәшләр” дип исемләнгән басма дөнья күрә. Муса Җәлил ул вакытта 18 яшьтә, шулай да, тәвәккәлләп, эшкә тотынган. Абдулла Алиш исә журналда җаваплы сәркатип булып эшләгән.

 

Башта журнал “Кечкенә иптәшләр” дип аталган, аннары “Октябрь баласы”, “Пио­нер”, “Пионер каләме” исеме астында басылган. Бөек Ватан сугышы елларында аның эше туктап торган. “Ялкын” исемен уйлап табучы – берничә ел дәвамында мө­хәррир булып эшләүче Лә­би­бә апа Ихсанова. Ул вакытта Советлар Союзы киңлегендә дистәләгән яшүсмерләр журналы “Пионер” дип аталган. Үзбәк, казах, эс­тон,  украин, баш­корт­ларда – барысының да басмалары “Пионер” исеме астында чыккан. “Бер-беребезне бутыйлар, шуңа күрә уңайсыз” дип, Ләбибә апа журналның исемен алыштырырга тәкъ­дим иткән. “Ялкын” пионерлар атрибутикасына туры килә дип, җитәкчеләрне ышандыра алган. 1957 елда матбага яңа исем белән чыга башлый.

 

Мин 1978 елда монда эш­кә килдем. Нәкъ шул елда матбаганың оф­сет ысулы белән төсле булып басыла башлавы зур та­рихи вакыйга булды. Журналның тиражы нык үскән чаклары 70 нче елларга туры килә, ул вакытта 80 мең данә тәшкил итә иде. Ул чакта “Ялкын”да язучы Вадим Кожевниковның “Щит и меч” әсәре тәрҗемә ителеп барган. Балалар “Маугли”, “Нәни принц”, ”Барон Мюнхгаузен маҗаралары”н егылып укыган.

 

Барлык татар язучылары диярлек “Ялкын” мәктә­бен уз­ган. Төпләмәне актарып ка­­расаң, кечкенә Равил Фәй­зуллинның шигырьләре, фотолары чыккан. Мөдәр­рис Әгъләм дә 4 нче сыйныфтан ук журнал белән элем­тә тоткан. Рашат Низа­ми­, Зиннур Мансуров, Мө­дәрис Вәлиев, Ркаил Зәй­дулла, Газинур Моратов, Лә­биб Лерон һ.б.ның  хикәяләре, ши­­гырьләре даими басылып барган.

 

– Бүгенге укучылар буыны элеккеләреннән ни белән аерыла? “Ялкын” башлыча ничә яшьлек балаларга тәгаенләнгән?

 

– Күбрәк яшүсмер­ләрне колачларга тырышабыз. 80 нче елларда баш мөхәрриребез Роза апа Хафизова, кечкенәләргә, мәктәп укучылары өчен аерым басмалар булдырырга кирәк, дип әйтә килде. “Салават күпере”, “Идел” чыга башлады. Ә элек бердәнбер “Ялкын” булып, ул кечкенә балалардан алып 10 нчы сыйныфта белем алучы укучыларга кадәр тәгаенләнгән иде. Барлык яшь­тә­геләргә дә яраклы материаллар басылды. Мәс­кәүдә дә журнал аерым бер катлам өчен чыгарга тиеш ди­гән фикердә торалар.  Бәл­ки, дөрестер дә, шуңа да безнең төп укучыларыбыз – 13-17 яшьлек кыз-егетләр. Югары сыйныфларда белем алучыларга күбрәк басым ясыйбыз. Беренче курста укучы студентларны да колачларга тырышабыз.

 

– Бүген журнал яшүсмерләрнең шәхес буларак формалашуына тәэсир итә аламы? Аның максаты нинди булырга тиеш? Тәрбияләүме, әллә мәгълүмат бирүме?

 

– Максат – татарның каймагын булдыру, тормышта үз урынын таба алган, кон­­куренциягә чыдам шә­хес­­ләр үстерү. Татар балалары турында “мокыт” дип уйламасыннар иде. Аларда белем бар, лә­кин кайчак әрсезлек җи­теп бетми. Авыл баласы чит мохиткә эләксә, югалып кала. Максатларына ире­шүчән булсыннар, комплексларыннан арынып, үз тиңнәре һәм өлкәннәр белән аралашканда югалып калмасыннар дип тырышабыз.

 

Журнал телен дә яшьләр­гә яраклаштырдык. Алар белән үз итеп сөйләшәбез, чөнки бар нәрсәне әти-әни­дән, укытучылардан сорап булмый, оялып йөргән мәгъ­лүматны “Ялкын”нан тапсыннар, үз серләре бе­лән дә ур­таклашсыннар. Журнал мең сорауга җавап һәм ки­ңәш бирүче дус була алсын иде дип тырышабыз.

 

“Борчылам, шуңа язам” сәхифәсендә укучылар эч серләрен яза, “Абитура” һө­нәр сайларга булыша. “Тә­нәфес” мәктәп тормышын ча­гылдыра, укучылар һәм укытучылар проблемалары, төрле бәхәсләр, БДИга кагылышлы мәкалә­ләр дә басыла. Аны Раилә Сабирова алып бара. Йолдыз Миңнуллина белән Сөм­бел Гаффарова “Глобус” рубрикасында чит илләр тор­мышы, андагы татарлар белән даими таныштыралар. Безнең укучылар конкурсларны, ярышларны бик яраталар. Пос­терлар урнаштырабыз. Журнал мәгълүмат чарасы гына булырга тиеш түгел дип уйлыйм.

 

Әйе, газетага оперативлык хас, анда яңалык кирәк. Ә айга бер чыгучы журналның максаты – эстетик зә­вык тәрбияләү. Кеше ун ел элек чыкканын кулына алгач та, андагы мәкалә­ләрне яңалык итеп укырга ти­еш. Мәңгелек темалар кү­тәрелү мөһим.

 

– Бүген балалар арасында комикслар, компьютер уеннары, Көнбатыш мультгеройлары популяр. Киосклар да “Человек-па­ук”, “Уолт Дисней” жур­нал­­лары белән тулган. “Ял­кын”да, шул ук “Сабантуй” газетасында да ба­лалар, яшүсмерләр өчен заманадан артта калып баручы өлкәннәр эшли, шуңа да басмалар кызык түгел, дип зарланучылар бар. Сез мондый дәгъвалар белән килешәсезме?

 

– Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Тән­кыйтьне авыр кабул итәм, чөнки журнал ба­лабыз кебек. Шулай да, үзебезне аклап, “Ялкын”да төп көчне яшьләр тәш­кил итә дип саныйм. Аларның редакциядә күбрәк булуын телим, чөнки үзләренең дөнь­ясын безгә караганда ях­шырак белә, аңлыйлар. Журналда ниндидер яңалык кер­тү турында тәкъ­димнәр яң­­гы­раса да, иң башта яшь­ләр белән ки­ңәш­ләшәм, пла­неркаларда алар­ның реакциясе ничег­рәк булыр дип күзәтәм. Идеяләре күп, кызыклы материалларны, үзен­­­чәлекле “фишка­лар”­ны уйлап таба беләләр дип куанам.

 

Юбилей санына безнекеләр Татарстанның иң югары ноктасын билгеләделәр, ул Бөгелмә районының Татар Димескәе авылы тавы булып чыкты. Шунда ав­тостопта барып җи­теп, балалар белән бергә “Ял­кын” байрагын кадап кайттылар.

 

Берәүләре өскә менсә, баш­­калары җир астына төш­­те. Казанның метросында яшьләр флеш-моб оештырды. Журналыбызда  ка­ләм тибрәтүче балалардан торган редколлегия эш­ли. Болар – тәвәккәл, актив, кабатланмас итеп яза бел­үче, бәхәс алып баручы кызлар һәм егетләр. Аларны еш кы­на министр­лар, сәясәтчеләр, зур җитәкчеләр белән очраштырабыз, әңгәмә корырга өйрәнсен­нәр дибез. Бервакыт безнең  балалар редколлегиясен хәтта президент Минтимер Шәймиев кабул итте. Ярты сәгать­кә планлаштырылган әңгәмә ике сәгатькә сузылды. Балалар редколлегиясенә яңа­лар килә, тулылана. Күрәсез, барысы да яшьләрчә. “Сары” матбугатка әйләнәсе килми, ләкин артык консерватив булып калу теләге дә юк.

 

Әйе, бездә дә буыннар конфликты булып ала. Кайчак өлкәннәр яшьләрне аң­лап бетерми, шуңа эчем поша. Яшьләрне шаккатыра торган әйберләр кирәк. Озын-озын мәкаләләр, хи­кәяләр күтәреп киләләр, ә андыйларны бастыруга каршымын. Тизлек заманы бү­ген, кыска гына әйбердә дә журналистлар фикерләрен үтемле итеп җиткерергә тиеш. Милли, татарча  булсын, диләр кайбе­рәүләр, ләкин бүгенге балаларны вакуумда гына тотып булмый.

 

–  Гомумән, бүгенге яшүсмер нинди ул? Нинди уйлар белән яши, нәрсә турында хыяллана?

 

– Бүгенге яшьләр максималистлар, үзләре турында югары фикердә, алар күп белергә омтылучан, мин-минлек тә көчле. Шул ук вакытта бик нечкә күңеллеләр, күпләре әти-әниләре белән авыррак мөнәсәбәттә. Европа һәм АКШка нык тартылучан. Яхшы эшкә урнашып, тиз арада акча туплау, дөнья буйлап сәяхәт кылу турында хыялланалар. Без үткәр­гән сораштыруда күбесе банкир, икътисадчы, юрист булырга тели. Моңа кадәр журналист һөнәре дә популяр иде. Бүгенге яшь­ләр арасында дин белән кызыксынучылар, шәригать кануннары буенча яшәргә тырышучылар да бар. Акыл сатуны яратмыйлар, шуңа да алар белән бер телдә, үз­ләреннән аз гына өлкәнрәк булып, киңәш бирә торган формада сөйләшергә омтылабыз.

 

Күрәсез, бик киң катлам, контингент төрле, шуңа да аларга ярашу  җиңел дип әйтмәс идем. Замана баласына ни кирәген, бәлки, аң­лап, ул теләгәнне җиткереп тә бетерә алмыйбыздыр. Әмма барыбер камиллеккә омтылабыз.

 

– “Ялкын”ның визит карточкаларыннан берсе – сан саен чыгучы рәсемле әкият бите. Ул инде берничә дистә ел басыла. Аның “кухня”сын ачып китегез әле – кайсы әкиятне куясын кем тәкъдим итә, рәсем идеясе ничек туа?

 

– Анысы Разил абый Вәлиев өлкәсе. Әкиятләрне сайлау, тәр­җемә итү, “Ялкын” форматына туры китереп кыска итеп язу – барысы да аның карамагында. Мең эше булса да, вакытында әзерләп бирә. Элег­рәк бары тик татар әкиятләре генә басылган. Аннары төр­ле халык әсәр­лә­реннән тәрҗемәләр бирә башладылар. Кайбер балалар: “Разил абый Вәлиев каян шулкадәр күп тел белә?” – дип, самими сораулар биреп куя.

 

Разил абый текстын әзер­ләп биргәч, рәссам эше башлана. Нияз Хаҗиәхмәтов әтисенең эшен дәвам итә. Аңардан да уздыра, рәсемнәре кызыклы, татарча да бик яхшы белә. Нәтиҗәдә балалар рухына туры килерлек, барысы да яратырлык итеп эш төгәлләнә.

 

Чит ил әкиятләрен бирү – ул үзенә күрә бер яңалык. Балалар башка халыкларның дөньясы белән дә танышып бара. Бездә чыккан әкият комикс рәвешендә, тиз укыла һәм кызыклы. Балалар да, өлкәннәр дә, “Ялкын”ны кулга алгач, иң башта әкият битен ачып карыйбыз, диләр.

 

– “Ялкын”ның тиражы бү­­ген 6,5 мең тирәсе генә. Моның сәбәбен нидә кү­рәсез – журнал күңелсезме, әллә әти-әниләр акча кызганамы?

 

– Мәҗбүриләп яздыр­тыл­ган газета-журналлар бар. “Ялкын”га басым астында язылу юк. Абунәчеләребезне очрашуларга йөреп җыябыз, аннары еллар дә­вамында өйләренә “Ял­кын”­ны алдыртучылар бар, шул традиция саклана. Тиражның кимүе куркыта, әлбәттә. Балаларда журнал, китап укымау тенденциясе бар. Аны телевизор, компьютер алмаштыра.

 

Бер уйласаң, яшьләргә тагын да якынлаштык кебек, ләкин тираж кими. Икенче яктан, 1970-1980 елларда “Ялкын” балалар өчен татарча бердәнбер журнал булган. Тиражның кимүе безгә генә түгел, барлык басмаларга да хас күренеш. Әл­бәттә, аның зур булуы куаныч, ләкин бү­генге 6-7 меңгә дә шөкер итә­без. Журналның тиражы әллә ни күп булмый, ул специфик продукция. 80 мең тираж вакытында безне чит төбәкләр күп ала иде. “Ялкын”ның 40 меңе татарлар кайда яши, шунда таралды. Хәзер аларга үтеп керү кыенлашты.

 

– Балалар әдәбияты ди­гәндә, бүген күбрәк шигърият өстенлек итә. Маҗаралы әкиятләр, фентэзи, детектив кебек жанр­лар гомумән күренми. Нәрсәгә бәйле бу? Язучымы, әллә укучы юкмы?

 

– Язучы юк. Үпкәлә­мә­сен­нәр, ләкин яшүсмерләр дөньясын белмиләр. Әллә күпләре аларны яратмый да. Яшьләр бозылды, тузынып йөриләр, җиңел акча турында хыяллана дип сүгәргә яраталар, әмма аларга продукция тәкъдим итә алмыйлар. Милли дип, татар авылын сагынып сентиментальлек белән сугарылган әсәр­ләр язып һәм аларны яшь­ләр укымый дип уфтанып утыру дөрес түгел. Кайчак язучылар биографик әсәр­ләрен алып киләләр, куя алмыйбыз, ди­сәк, үпкәли­ләр, ләкин мондый әсәрне яшь­ләр укырга яратмавын аңлату авыр. Бү­генге кызлар һәм малайларның үз яшьтәшләре турында маҗараларны укыйсы килә. Балалар кабул итә торган булсын иде ул әсәрләр, ә алар надан түгел, үзләренә кирәклесен, кызыклысын сайлый белә.

 

Татарлыкны саласыбыз килә икән, балаларыбызның йөрәкләренә башка этикеткага төреп, авызына кәнфит итеп каптырырга кирәктер. Кызыклы проза әсәрләре кирәк, журналны шигырьләр белән генә тутырып булмый. Мин яшьләрнең иҗат җи­мешләрен кую ягында. Алар арасында үз фикерен ярып салган җитлеккән иҗатчылар бар. Соңгы саннарда Се­бердә яшәп иҗат итүче язучының әсәрен урысчадан татарчага тәр­җемә итеп би­рә башладык. Кызыклы әсәр, чөнки андагы геройлар, алар­ның уй-кичерешлә­ре бү­генге үсмерләр­гә якын. Ә бездә заказга язучы­лар да юк ичмасам.

 

Шулай да, авылларга очрашуларга йөргәндә татар язучылары, шагыйрьләре белән кызыксыналар, сорау­лар бирәләр. Авыл мәк­тәп­ләре бу яктан актив.

 

–  Эльмира апа, журналның яңа ел санында анкета басылган. Анда шун­дый бер сорау бар – 2058 елда “Ялкын” нинди булыр икән? Үзегез аңа ничек җа­вап бирер идегез?

 

– Укучыларыбыз кебек мак­сималист булып, журналыбызны калын, ялтыравыклы битләр­дә басылучы, кулдан-кулга йөри торган басма итеп кү­рәм дип җавап бирер идем. Интернет варианты булыр ул чакта, абунәчеләребез үзара аралашып, интерактив материалларны үзләре эшләп җибәрер, мөгаен. 

 

Ә реаль күзлектән караганда, тираж белән ничек булып бетәр дип куркыта. Журналның 100 еллыгын үткәрә алсак иде дип телим. Интернет вариант белән бергә кулга алып укый торганы да саклансын иде.

 

P.S. "Ялкын" журналының сайтына рәхим итегез: yalqin.ru

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 13.03.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»