поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.06.2014 Бәйрәм

Бүген Россия көне

Бүген илдә Россия көнен бәйрәм итәләр. Ә сез бү көнне ничек үткәрергә җыенасыз?

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Россия көне уңаеннан, мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Россия көне белән тәбрик итәм! Бу көндә безнең күп милләтле бердәм Россия халкы үзенең иксез-чиксез Ватанын - меңьеллык тарихы һәм шанлы рухи һәм мәдәни традицияләре булган бөек илен хөрмәтли.

Без Ватаныбызның иң яңа тарихындагы аеруча мөһим вакыйгалар белән тарихи бәйләнгән дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез. Шушы истәлекле көннән - 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатлары съезды Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул иткәннән бирле чирек гасырга якын вакыт узды. Хокукый демократик дәүләт төзү юлы катлаулы һәм күп очракта каршылыклы булып чыкты. Әмма ышанып әйтергә була - без шактый уңышларга ирештек.

Бүген Россия Федерациясендә киң колачлы технологик яңарту ышанычлы гамәлгә кертелә, зур инновация һәм инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы - илнең аеруча актив үсештә булган төбәкләреннән берсе, аның тормышчан куәте гасырлар буена шул җирдә яшәгән төрле милләт кешеләренең бер-берсенә хөрмәтенә һәм ышанычына нигезләнә. Без хезмәт сөючән, талантлы, Ватаннарына файда китерергә омтылган татарстанлыларның югары акыл һәм иҗат кодрәте нәтиҗәсендә көчлебез. Үзләренең кече Ватаннарын икътисад, фән, мәдәният һәм спортның барлык тармакларында лаеклы күрсәтеп, республика халкы күп милләтле Россия Федерациясе халкы казанышларына сизелерлек өлеш кертә. Иманым камил, бу безнең уңышлы киләчәгебезнең нигезе булып тора.

Кадерле дуслар! Уртак максат белән берләшеп, кирәкле нәтиҗәгә ирешүдә актив гражданлык позициясе һәм ныклык, булдыклылык һәм инициатива, хезмәт теләктәшлеге һәм толерантлык күрсәтеп кенә, без татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту юлында теләсә нинди катлаулы бурычларны да җиңеп чыга алачакбыз. Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә тынычлык һәм килешү, чыдамлык һәм киләчәккә ышаныч, нык сәламәтлек һәм яраткан Ватаныбыз - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы үсеше өчен уңышлы эшләр телим!” - диелә ТР парламенты җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин котлавында.


---
Татар-информ
№ --- | 12.06.2014
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»