поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.06.2014 Бәйрәм

Тольятти Сабан туеннан ФОТОрепортаж

Идел ярында яшеллеккә күмелеп утырган киң аланлыкта быел менә 27нче тапкыр Тольятти татарларының Сабан туе узачак. Мәйданга килеп керүгә борынга яңа чабылган тәмле печән һәм әрем исе килеп бәрелә. Мондый хозурлыкны шәһәр уртасында түгел, авыл җирендә генә күрергә мөмкиндер. Ә менә тольяттилыларга Аллаһы Тәгалә шундый урынны бүләк иткән: килегез, рәхәтләнеп ял итегез.

Башка елларда Сабан туе көнендә һава гадәттә салкынча, яңгырлы булган булса, быел иртән иртүк ялт итеп кояш чыкты, күктә бер болыт әсәре дә юк иде. Билгеләнгән вакытка мәйдан халык белән тула башлады. Барсы да иң беренче булып атлар чабышы булачак урынга ашыктылар. Бу бәйге биредә гадәткә кереп китте инде. Зур шәһәр шартларында чабышларда элек һәр елны өчәр-дүртәр генә ат катнашса, быел аларның саны алтыга кадәр җиткән. Шуңа күрә оештыручыларга һәр өч чабышкыдан икешәр заезд үткәрергә туры килде.

Шушы атларның дүртесе финалга чыкты. Анда бәйгенең нинди киеренке булуын сөйләп аңлатырлык түгел, моны үз күзләрең белән күрергә кирәктер. Финишка җил кебек очып, Татар Выселкие авылында тәрбияләнгән “Посланник” кушаматлы атта беренче булып Мария Гайфуллина килеп җитте. Икенче урынны “Маруся”да җайдак Виктория Соколова яулады. Ә “Август”та өченче булып Наталья Рыбалкина килде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Ставрополь район советы депутаты Рифкать Низамов, Татар Выселкие авылы җирлеге башлыгы Замирҗан Мердиев, сабантуйларның ат чабышларын алыштыргысыз оештыручы Рәшит Багдалов тапшырдылар.

Менә, ниһаять, Сабан туен тантаналы ачу мизгеле дә җитте. Зур сәхнәгә бәйрәмнең мактаулы кунаклары күтәрелде.

Беренче булып сүз алган Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров халыкны Тольяттида 27нче тапкыр үткәрелүче Сабан туе, традицион шәһәр көне, балаларны яклау көне белән тәбрикләде. Самара өлкә хөкүмәтенең промышленность һәм технологияләр министры урынбасары, машина төзелеше департаменты җитәкчесе Олег Жадаев Сабан туена килүчеләргә өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәлам сүзләрен җиткерде. Тәбрикләүләр белән шулай ук Тольятти шәһәр округы Думасы рәисе Дмитрий Микель, шәһәр мэры Сергей Андреев, Татарстанның Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясадылар.

Илдус әфәнде тольяттилыларга Сабан туе бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткергәннән соң, чистайлыларның Тольяттида Сабан туен үткәрүдә инде дүртенче мәртәбә зур делегация белән катнашулары турында белдерде.

Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров, Самара өлкәсе һәм шәһәренең татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Әнвәр Горланов белән Рифкать Хуҗин, Сызран шәһәре татарлары исеменнән Илдус Гыйльманов шулай ук тольяттилыларга үзләренең сәламнәрен җиткерделәр.

Рәүф Кирасиров Тольятти татар җәмгыятенең иң актив ветеран әгъзалары - Нурмөхәммәт Ярмиевка, Тәнзилә Хәйруллинага, Мәсгут Хәйбуллинга һәм башкаларга рәхмәт хатлары тапшырды, аларның риясыз хезмәтенә зур бәя бирде, Мәсгут Хәйбуллинның менә инде дүртенче тапкыр Сабан туеның төп бүләген - сарык тәкәсен әзерләвен билгеләп үтте.

Мәйданга Сабан туе әләме чыгарыла. Аны күтәрү милли оешманың ветераны Нурмөхәммәт Ярмиевка тапшырыла. Көчле алкышлар астында Сабан туе әләме мәйдан уртасындагы озын баганага күтәрелеп, салмак кына искән җилдә җилферди башлый.

Бәйрәмне ачу тантанасы тәмамланганнан соң, Сабан туеның ике сәхнәсе дә Татарстанның Чистай районыннан, Самарадан килгән һәм Тольяттиның үзешчән артистлары карамагына бирелде. Кичке бишкә кадәр, бәйрәм тәмамланганчы, тамашачы рәхәтләнеп үзенең яраткан татар җырларын тыңлады, җырчыларга кушылып җырлады да, биеде дә.

Мәдәният программасы белән беррәттән мәйданда күп милли бәйгеләр, уеннар, конкурслар, викториналар үткәрелде. Бигрәк тә аркан тартышуда, аякларга капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, биек багана башына үрмәләп менү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка шуның кебек кызыклы ярышларда катнашучылар күп табылды. Җиңүчеләрнең барсына да бүләкләр тапшырылды. Багана башына менүдә беренчелекне алучыга зур чуар әтәч бирелүе тамашачыга бигрәк тә ошады. Бу нәкъ үзебезчә, элеккеге авылларда үткәрелгән сабантуйларындагыча килеп чыкты.

Ә ике зур мәйданчыкта татарча көрәш бәйгесе һәм кикбоксинг буенча ярышлар кызганнан-кыза барды. Көрәш һәр Сабан туеның алмаштыргысыз өлеше булса, ә ачык һавада кикбоксинг быел милли бәйрәмдә икенче тапкыр гына үткәрелә әле. Шулай булса да, ул татар тамашачысының игътибарын үзенә җәлеп итәргә өлгергән дә инде. Тик бәйгедә катнашучылар арасында үзебезнең татар спортчылары булмавы гына бераз эчне пошыра.

Яңа бәйгенең җанатарлары күзгә күренеп артса да, барыбер Сабан туеның йөзек кашы булган татарча көрәшкә берсе дә җитми инде. Үткән елгы бәйрәм көрәштә катнашучылар саны буенча рекорд куйган булса, быелгысында да, абсолют батырга автомобиль бирү каралмаса да, түгәрәккә 140тан артык көрәшчене җыя алды. Иң башта келәмдә балалар, аннан яшүсмерләр көч сынашты. Төштән соң аларны инде егетләр һәм ир-атлар алмаштырды. Берничә үлчәүдә беренче урыннарны яулау өчен көрәш Тольятти көрәшчеләре һәм Татарстанның Чистай районыннан, Самарадан килгән батырлар арасында барды. Берничә көрәшче күрше Ульяновск төбәгеннән дә катнашты.

Һәр номинациядә үзләренең осталыкларын күбрәк тольяттилылар күрсәтте. Беренче урыннарны да нәкъ алар яуладылар. 70 килограммдагы үлчәүдә, мәсәлән, беренче урынга Хорен Текнеджян чыкты. 90, 100, 100 килограммнан артыграк үлчәүдә дә беренчелек тәҗрибәле тольяттилылар - Вячеслав Рудаковка, Павел Чилингаровка, Максим Зиминга бирелде. Бары тик 80 килограммдагы үлчәүдә генә җиңүче булып Ульяновск шәһәреннән Илназ Мостафин танылды.

100 килограммнан артыграк үлчәүдә җиңгән Максим Зимин Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен көрәштә катнаштырылмады. Ә калган җиңүчеләр үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен Вячеслав Рудаков яулады. Аңа заманча эшләнгән зур экранлы телевизор һәм Сабан туеның төп бүләге - сарык тәкәсе бирелде. Бөтен батырларга да төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Максим Зиминны Чистай районы делегациясе шулай ук зур экранлы телевизор белән дә бүләкләде.

Сүз ахырында тагын шуны да әйтеп үтәсе килә. Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе активистлары бу көнне татар мәктәбе ачуны сорап, халыктан гаризалар кабул итү белән дә шөгыльләнделәр. Бу яхшы гамәл, әлбәттә. Без тольяттилыларга бу эштә уңышлар телик.

Ә менә алдан уйланылганча, “Бердәмлек” газетасына яздыруны үткәреп булмады. Тәгаенланган кызлар бу эшне эшләргә нигәдер алынмадылар. Кем әйтмешли, яхшылык эшләргә теләгән булсалар да, барсы да һәрвакыттагыча килеп чыкты. Ә нәтиҗәдә Тольяттида әлегә бары 140 кеше генә “Бердәмлек”не өенә яздырып ала.

Казаннан Татарстан китап нәшриятыннан сатырга алып килгән китаплар белән кызыксынучылар да артык күп табылмады. Димәк, халык белән тәрбия эше алып бару җитешеп бетми. Бу турыда милли оешма җитәкчелегенә уйланырга кирәк булачак.

1

2

3

4

5
 


Рәфыйк НАРИМАНОВ
Бердәмлек
№ 23 | 07.06.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»