поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2014 Тарих

«Кояш» газетасында «Казан хәбәрләре» (1914 елның июнь ае) (ФОТО)

Бишбалтада (1)

Бишбалтада Мәскәүски урамда (2) Дудров йортында чәйханә тотучы Кадыйр Халидовның чәйнеккә сыра салып сатканы полициягә беленгән. Тикшергәннән соң чәйханәдә сатарга хәзерләгән 17 шешә сыра табылган. Чәйханәче бу гаебе өчен, яшерен эчерткеч сатуда гаепләнеп, җавапка тартыла.

1914. – №427. – 2 июнь.

Мөселманнар үтенече

 Шәһәрнең 5 нче часть мөселманнары (3) шәһәр идарәсенең Козья бистәсендә врачебный пункт ачарга карар бирүен тәбрик иткәннән соң, шәһәр идарәсеннән 5 нче частьтагы хәзерге думский врач (4) Семённы шушы Козья бистәсендәге шифаханәгә күчерүен, әмма 5 нче частька думский врачлыкка доктор Госмановны билгеләүләрен үтенгәннәр. 

1914. – №428. – 3 июнь.

Атлардан түләү


Шәһәр управасы, шәһәр файдасына атлардан түләү алу хакындагы карарда каберчеләр атларыннан, постоялый дворлардагы ямщикләр атларыннан, казённый һәм почта атларыннан түләү алыргамы, юкмылыгы хакында тәрәддедкә [икеләнүгә] калгач, гадлия [юстиция] комиссиясе тикшереп, һәммә атлардан бертигез түләү алырга тиешлеген карар бирде.

Гариза


Шәһәрнең Казаков мәхәлләсе халкы губернаторга түбәндәге мәзмунда [эчтәлектә] гариза биргәннәр: «Моннан ничә еллар әллә ничә мәртәбә җыелышып, шәһәр главасына безнең тирәгә төннәрдә караңгы вакытларда атлы полиция җибәрергә сорап гаризалар биргән булсак та, әлегә кадәр һичбер җавап алганыбыз юк. Евангелистовская (5) урамының һәр ике ягыннан шакшы түгү кәрваны атларын чаптырып йөртеп, мичкәләреннән юри пычрак түгәләр, урамны тәмам шакшылатып бетерәләр. Мондый вакыйгалар һава бозык көннәрдә, караңгы вакытларда бигрәк тә еш тәкрар ителә [кабатлана]. Полиция юк. Каравылчыларны тыңламыйлар. Җәнҗал чыккан вакытларда полицейский эзләп 2 нче частьныкылар (6) Печән базарына, 5 нче частька караганнар күл янына кадәр барырга мәҗбүр булалар.

Сез җәнаплардан, 1 нче – Казаков мәсҗиде (7) янына, 2 нче – Юныс Рәхимбаев йорты янына, 3 нче – шакшычылар күп вакытта мичкәләрен түгеп китә торган вә еш-еш «Каравыл!» тавышлары ишетелә торган җиргә – күпер янына электр фонаре куйдыру хакында шәһәр идарәсенә тәклифләрдә булынуларыгызны [әмер итүегезне] үтенәбез.

1914. – №431. – 6 июнь.

Кабан күлен шакшылау

Шәһәр комиссиясе, шәһәр управасына гариза биреп, Крестовников заводының (8) мәэмүрияте [идарәсе] Кабан күленә истигъмальдан [файдаланудан] чыккан су җибәргәнлекләрен, шул сәбәпле Кабан күленнән сасылык килгәнен белдерә. Әллә ничә кат тәнбиһ [кисәтү] кылганнан соң гына, заводта истигъмаль кылынган суны Кабан күленә җибәрүне вакытлы гына туктатып торганнан соң, хәзерге көндә янәдән җибәрә башлаганнар. Кабан күленнән сасы ис тарала башлаган, ди.

Шунлыктан, шәһәр управасына, Кабан күленең якын-тирәдә торучыларга болай да тәэсир итәрлек авырулар оясы булуын игътибарга алып, югарыда мәзкүр [телгә алынган] эшне туктату юлында бик тиз вә бик җитди тәшәббесләрдә булынырга [эшкә керешерә] тугры киләдер.

Җеназа мәйданы

Соңгы вакытларда Юнысовлар мәйданындагы җеназа укыла торган ихата эчендәге мәйданга зур ихтирамсызлыклар кылынганнан мөселман җәмәгасеннән байтаклар зарланалар. Җеназа укуга тәхсыйс ителеп [билгеләнеп], гыйбадәт кылу урыны буларак кабул ителгән бу урынга ихтирамсызлыкка, мөселманнар, күңелләре рәнҗегәнлекне белдерәләр. Мәйдан эченә кичләрдә казлар ябып куючылар булганлык сәбәпле, намаз укыганда басарга тиешле урынның пакь булуына шөбһәләнәләр. Шулай ук төрле мөнәсәбәт белән кылынган тантана вакытларында, музыка уйнаучы солдатларның мәгъбәдкә [гыйбадәт кылу урынына] кертелүенә вә аларга иярүче бала-чаганың ихтирамсызлыкларына да пошыналар.

Гыйбадәт урынына ихтирамы булган кешеләргә мондый игътибарсызлыкларның агыр тәэсир итәчәге табигый. Шунлыктан кешеләр моңа дикъкать итәргә тиештер.

Татарча театр

Җомга көн 6да Панаев бакчасының ябык театрында (9) «любительләр» тарафыннан татарча спектакль куелды. «Чамадан тыш» дигән русчадан тәрҗемә көлке уйналды.

Уйнаучылардан Сабира ролен уйнаган Мортазина Иманская (10) ханым, Мөхтәр ролен башкаручы Мөхетдинов гүзәл уйнадылар. Калганнары да, сценага аз мәртәбә чыгуларын игътибарга алганда, чибәр генә чыгардылар. Миһманнар [кунаклар], көннең яңгырлы булуына карамыйча, байтак кына күп иде.

Тотылганнар

Мөселман каберлекләре яныннан шәһәр комнарын 7 йөк угрылаган татарлар тотылганнар.
1914. – № 432. – 8 июнь.

Офицерны хурлаган өчен

Өченче көн военный окружной судта 5 нче гусарский Александрийский полкның (Самара) гусары 22 яшьлек Нургали Тимергалиев эше каралды. Офицерны хурлау вакыйгасы Самарада 4 нче майда булган. Иттиһамнамә (11) игълан итү һәм шаһидләрдән сорашу ябык залда булды. Суд, Тимергалиевне гаепле табып, 12 елга каторгага хөкем иткән карарны чыгарды.

Казан мәсҗедләре


Иттифакый [очраклы рәвештә] Зәңгәр мәсҗедкә (12) керергә тугры килде. Ислам шәригатенең иң әһәмият биргәне нәзафәт [пакьлек] хакындагы тәгълиматны ирештерү урыны вә гыйбадәт урыны булган бу мәсҗеднең эчендәге тәмизсезлек [пычраклык] чиктән ашкан. Мәсҗед себерелмәгән, почмаклары идәненнән түшәмгә чаклы үрмәкүч оясы белән тулы. Хәер, 3 имамы, 2 мөәзине булган бу мәсҗеднең бу хәлдә булуы, бәлки хошуг [түбәнчелек], хозугъка [буйсынуга] ярдәм итсен өчен, бәлки тарихи вакыйгаларны искә төшерер өчендер. Тузанның себерелмәве – җәмәгать намазына ашыгып килгәннәргә тимим, дип, үрмәкүч оялары рәсүлулланың гардә [мәгарәдә] чагында мөшрикләр күзен каплар өчен ясалган үрмәкүч оясын хәтергә төшереп торсын өчен, ихтирамга саклана торгандыр. Һәрхәлдә, барлыгы биш кешедән гыйбарәт руханисы булган бу мәсҗеднең бу хәлдә булуы, рухани бер әсаскә [нигезгә] бинаән кылынмаган түгелдер.

1914. – №433. – 10 июнь.

Шәһәр болыннарын карау

Өченче көн шәһәр управасы әгъзасы Шакир Апанаев шәһәр лесничийсы белән шәһәр болыннарын карап йөргән. Караудан шәһәр өчен күңелле хатирә гарыз иткән: үләннәр бик яхшы үсә, шәһәр печәннәренең бу елда яхшы булачагы көтелә.

1914. – №435. – 12 июнь.

Татар извозчиклары


Татар извозчиклары управага мөрәҗәгать итеп, өчпочмаклы бүрек кию шәригатькә сыймый, шунлыктан, аны кияргә мәҗбүр итү бетерелсен иде, дип сораганнар. Шәһәр управасы бу үтенечкә игътибар итеп, извозчикларга гаскәри бүрек төсле бүрек кияргә ихтияр биргән.

1914. – №437. – 15 июнь.

Иделдәге янгынга каршы


Волжский пароходының Казан пристаненнән алынган мәгълүматка караганда, Мариинский посад янында янган «Царица» пароходына Казаннан ике йөз кеше утырып киткән булган. Пароход хезмәтчеләре барысы кырык кеше икән. Пароходта Казаннан киткәндә 13690 пот товар һәм 1500 пот нефть булган.

Янган пароходтан котылып кайткан кешеләрнең хәбәренә караганда, янгын төнге 12 сәгатьләрдә башланган (13). Янгын сизелгәч тә, командир сүндерергә һәм йоклаган халыкны һәммәсен уятырга кушкан. Халыкны уятучының тавышына уянган бар кеше шашып киткән. Пароход мәэмүрияте тынычлыкка дәгъват итсә дә, саклану әсбабын истигъмаль итәргә өйрәтсә дә, батудан котылу юлларына хәзерләнүгә тиешле юллар күрсәтсә дә, халык шашуында дәвам иткән. Янгынны сүндерү мөмкин түгеллеге беленгәч, пароход читкә таба юнәлдерелгән һәм бөтен куәтенә барып комга утырган. Пароходтан суга ыргытыла торган халык, электән төшерелгән көймәләргә җыела торган. Якын-тирәдә булган пароходлар һәм күрше яктан көймәләр, янучы пароходның әче сызгырган тавышын ишетеп, ялкынны күреп килеп җиткәннәр. Яна торган пароходның машинасы (14) туктатыла алмаган. Шунлыктан, көпчәк әйләнүдән чыккан дулкын суга ыргытылганнарга зур зарар иткән. Пароход командасы суга егылучыларны саклауга зур иҗтиһад кылган. Читтән килеп өлгергән өч пароход һәм икенче яктан килеп җиткән утызлап көймәләр коткарырга хезмәт итсәләр дә 18ләп кеше югалган, диләр. Кичке сәгать уннарга кадәр 6 кеше гәүдәсе судан табылган. Боларның дүртесе юлчыларныкы булып, калган икесе пароход хезмәткәрләренең 12 һәм 13 яшьлек балалары икән (15).

Янгын урынына Казаннан казённый пароход губернатор наибе [урынбасары], юллар идарәсе башлыгы һәм бүтән бик күп кешеләр барганнар.

Янган пароходның капитаны, пароходның һәммә җиренә ут кабып беткәч, чыдар хәл калмагач кына күлмәкчән суга сикереп төшкән һәм көймә белән килүчеләр тарафыннан тотылып, батудан коткарылган.

 Янган пароход ширкәтенең Нижнийдан (16) килә торган пароходы килеп туктап, Идел читенә тезелгән, таркалган котылучыларга азыклар, киемлек вә азыклык акчалар өләшкән. Кайтырга теләгәннәрен Казанга алып кайткан. 

1914. – №438. – 16 июнь.

Бишбалтада

Яңа бистәдә үз йортында торучы дворянка Әминә Хәсән кызы Ягъкупова, Бишбалта якынындагы кечкенә күл (17) янында торганда, урта буйлы мыексыз яшь егет килеп, 7 сум тора торган шәлемне җиргә куйган төштән алды да: «Кычкырма, кычкырсаң, суям!» – дип куркытып, качып китте, дип полициягә хәбәр иткән. Егет эзләнмәктә.

1914. – №441. – 19 июнь.

Шәһәр файдасына

Шәһәр җирләрендә таркалып йөри торган хайваннарны, бигрәк тә кәҗәләрне җыеп саклар өчен махсус урын хәзерләнгән. Шәһәр тарафыннан бу эшкә махсус кешеләр куелган. Мондый хайваннар ияләренә махсус түләү белән кайтарылалар. Бу түләүләрдән шәһәргә 400 сум җыелган инде.

1914. – №443. – 22 июнь.

Шәһәр болыннары

Шәһәр болыннарының бер кыйсеме [өлеше] печәнен чабып алу өчен хосусый кешеләргә иҗарәгә [вакытлыча файдалануга] бирелде һәм печәннәр чабыла да башланды инде. Кайбер кыйсемнәрен шәһәр идарәсе үзе чаптырып алырга, моннан хасыйл булган печәнне янгынчылар атларына, тыйбби ярдәм каретасы атларына вә башка шәһәр эшләре кирәк-ярагына тотарга карар биргән.

1914. – №447. – 27 июнь.

Татарча театр


Җомга көн кич, 27 июньдә Панаев бакчасында «Сәяр» труппасы тарафыннан, төрекләр тормышыннан алынган «Саран» (18) вә «Безнең шәһәрнең серләре» (19) тамашага куелды. Уен чибәр, халык байтак. Сбор дүрт йөз сум булды.

1914. – №448. – 29 июнь.

________________________

* Даталар иске стиль белән бирелә.

1 Бишбалта – Казанның хәзерге Киров районындагы Адмираллык (Адмиралтейская) бистәсе.

2 Мәскәүски урам – 1932 елдан Клара Цеткин урамы.

3 5 нче часть мөселманнары – Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә яшәүчеләр.

4 Думский врач – революциягә кадәр ярлы шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәтер өчен шәһәр үзидарәсе (шәһәр думасы) тарафыннан тәгаенләнгән табиб.

5 Евангелистовская урамы – хәзерге Татарстан урамы.

6 2 нче частьныкылар – Сул як Болак урамыннан Идел елгасына кадәрге мәйданда яшәүче халык. Үзәге – Печән базары.

7 Казаков мәчете – 1878 елда сәүдәгәр М.Н.Казаков акчасына Яңа Татар бистәсенә керә торган урында, хәзерге Татарстан һәм К.Тинчурин урамнары тирәсендә кирпечтән төзелгән беркатлы, ике заллы мәчет. 1975 елда сүтелә.

8 Крестовников заводы – Кабан күленең көнбатыш ярында Крестовниковларның шәм-стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү химиясе заводы.

9 Панаев театры – Лядская урамында, Панаевлар утары янындагы бакчада (хәзерге М.Горький урамы, «Динамо» стадионы урынында) урнашкан җәйге театр.

10 Иманская (Хәйруллина) Мәрфуга (1928 елда вафат) – артистка, сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәяр»дә башлый, 1915 елдан – «Ширкәт» труппасында.

11 Иттиһаднамә – кылган җинаять, гаеп турында мәгълүмат.

12 Зәңгәр мәчет – 1815-1819 елларда сәүдәгәр Әхмәт Исхаков төзеткән дүртенче җамигъ мәчет. (Ф.Кәрим һәм С.Садыйкова урамнары чатындагы 19/8 йорт.)

13 Газетаның 15 июнь санында (№437) «Идел өстен янгын» исемле хәбәрдә: «14енә каршы төндә, сәгать бердә Казаннан Нижнийга бара торган Волжское обществоның «Царица» дигән пароходында ут чыккан», – дип хәбәр ителә.

14 Машинасы – пар двигателе.

15 Газетаның 18 июнь санындагы (№440) «Янган пароход» дигән мәкаләдә янгын сәбәбе:
«4 класста төялгән чыпта өстендә йоклап баручыларның тәмәке күмере төшүеннән ут чыккан дип уйланыла», – дип языла һәм батып үлүчеләрнең унбере табылу турында әйтелә.

16 Нижнийдан – Түбән Новгород каласыннан.

17 Бишбалта якынындагы кечкенә күл – Бишбалта бистәсенең көньягында иң мәшһүр күлләрнең берсе – Чиста күл (Чистое озеро). 1955-1957 елларда, Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, бу күл сусаклагыч астында кала. Хәзер бу күлдән истәлек булып, Чистоозёрская урамы гына калды.

18 «Саран» – француз драматургы Ж.-Б.Мольерның комедиясе. Бу әсәрне төрекчәгә Т.Касап тәрҗемә кыла, ә төрекчәдән Г.Камал тәрҗемә итә.

19 «Безнең шәһәрнең серләре» – Г.Камалның 5 пәрдәлек комедиясе.



Панаев бакчасындагы театр. 1900 еллар

Панаев бакчасындагы ресторан. 1895 ел тирәсе
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»