поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2014 Авыл

Сумалага баскан саескан

Авыл хуҗалыгында хәлләр катлаулана. Татарстанда гына булса бер хәл. Россиянең күп төбәкләрендә игенчелектә дә, терлекчелектә дә алга куелган максатларга ирешү авырлаша.

Авыл хуҗалыгына даими ярдәм турында сүз алып барган ил җитәкчелеге әйтерсең ул акчаның күп өлеше банклардан алынган кредит­ларның процент ставкалары һәм төрле бурычларны кайтаруга китеп баруын исәпкә алмый.

Коммерция банклары да үзләре утырган ботакны кисүләрен аңлап җиткерә алмый бугай. Чит илләрдәге коллегалары кебек азрак процентлар белән озаграк срокка кредит бирәсе урын­да, авыл хуҗалыгын ерып чыга алмаслык сазлыкка һаман да күбрәк батыралар. Хуҗалыкларның хәле яңа буялган өй түбә­сенә кунган саесканныкы кебек. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Өстәвенә табигать бәла-казалары, шул исәптән корылык бишенче ел рәттән авыл хуҗалыгын эзәрлекләвен дәвам итә.

Изге урын буш булмас

Әлеге җәһәттән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм Татарстан агробизнес кадр­лар әзерләү институты уз­дырган Халыкара фәнни кон­­­ференциядә ишет­кән­нәр искә төшә. Фәнни кон­ференциядә чыгыш ясаган Мари Иле Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары А.Хлопов ассызыклаганча, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергән­нән соң, Россия авыл хуҗа­лыгы ата-ана назыннан мәх­рүм ителгән үксез бала хә­лендә калды. Башыннан сый­­пап кызганучы күп, ә бар­лык юнә­леш­ләрдә сизелерлек ярдәм юк та юк. Шул ук вакытта экспертлар раславынча, чит илләрдә авыл хуҗалыгына ярдәм бездәгегә караганда ким дигәндә ун-унбиш тапкыр артыграк. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыль­ләнү өчен табигать шартлары да күпләрдә безне­кеннән уңайлырак. Елына 365 кояшлы көн булганда терлек асрау яки яшелчә үстерү арзангарак та төшә.

Менә шундый шартларда Петербургта узган Икътисадый форумда Президент Владимир Путин тарафыннан авыл хуҗалыгы алдына чит илләр белән ярышырлык продукция җи­теш­терү бурычы куелуы күңел­дә төрле уйлар тудыра. Пре­зидент әйтүенчә, якын араларда әлеге максатны тормышка ашыру программасы да эшләнәчәк.

Дөресен әйткәндә, ил­күләм программалар бездә моңарчы да шактый булды. Бүген тормышка ашырылып ятучылары да шактый. Программаларны үтәр өчен дәүләт миллиардларча сум акча да бүлеп бирә. Тик нә­ти­җәләр генә без көткәнчә түгел. Яңа программада төп максат – Россиядә җитеште­релгән товарлар, шул исәп­тән авыл хуҗалыгы продук­ция­ләрен чит илгә сатуны ел саен 6 процентка арттыру бугай. Азны арттыру әл­лә ни кыен булмас анысы...

Хәер, кайбер төр про­дук­­цияләр буенча бүген үк инде алга китеш бар дияргә була. Чит илләргә ашлык, кош ите, көнбагыш мае кебек продуктлар елдан-ел күбрәк тәкъдим ителә. Сыйфаты да яхшы, экологик яктан чистарак та, диләр. Ки­ләчәктә ит һәм сөт продуктларыннан да өлеш чыгарырга җыенабыз. Үзе­безгә җитешмәгәннәре бе­лән әл­лә ни юмартланып булмый. Монысы инде чыннан да киләчәк эше.

Хуҗалыклар аякка басып, эшләп китсен өчен банк­ларның авыл хуҗа­лыгына өстәмә керем чыганагы итеп кенә түгел, ә чын-чынлап аркадаш итеп ка­рау­лары да кирәк. Бары тик азрак процентлы, ун-унбиш елга бирелгән кредитлар бирелгәндә генә хуҗалык­лар азмы-күпме җиңелрәк сулыш алыр иде.

Ә әлегә... Россия кибет киштәләрен һаман да күб­рәк итеп чит илдә җитеш­терелгән азык-төлек ташкыны били. Рәсми рәвештә генә түгел, төрле әйләнгеч, яшерен юллар белән дә. Әйтик, Украина белән чик­тәш регионнарга көн саен 100 тоннадан артык сөт һәм сөт про­дук­цияләре керте­лә, ди Россия “Сөт җи­тештерүчеләр берлеге” рәисе Андрей Даниленко. Европаның кайбер илләре, тугандаш Белоруссия җи­тештерүчеләре дә безне өлеш­сез калдырмый. Чит илнең ГМОлы продук­ция­ләре дә төрле урау юллар белән илнең кибет киштә­ләренә килеп җитә. Сер түгел, төп максаты табыш алу булган сәүдә оешмалары да бәясе берничә тапкырга арзанрак булган чит ил продуктларын үз итә.

Бер атуда ике куянмы, әллә...


Өстәгеләрнең, аерым алганда Россия Хөкү­мә­тендә авыл хуҗалыгы өчен җаваплы Аркадий Дворкович, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, РФ Дәүләт Думасы Аграр мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе Николай Пан­­ков һәм башкаларның чыгышларында яңгыра­ган­ча, банклар авыл хуҗа­лы­гына ярдәм итәргә әзер. Тик әлегә унбиш елга алты процентлы кредит бирергә җыенулары гына сизелми.

Россия авыл хуҗалы­гында чит илләр белән ярышырлык продукция җитеш­терүнең юлларын санап чыгу да озак вакыт алыр иде. Тик моңарчы исәпкә алынмаганы да бар икән әле. РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович сөт җитеште­рүгә... кытайларны җәлеп итмәкче. Аларда эшче куллар да, акча да җитәрлек, ди ул.

А.Дворкович белдер­гән­чә, моның белән бер атуда ике куян атабыз. Бе­ренчедән, ел саен ил базарына чит илләрдән кертел­гән сөт һәм сөт продукт­ларының 10-20 процентка артып баруын тоткарлый алсак, икенчедән, артык зур көч түкмичә генә сөтне чит илләрдән сатып алучыдан сатучыга әйләнеп куябыз. Кытайлар безнең җир­дә азык-төлекне үз­ләре өчен җитештерергә тиеш булачак, ди Дворкович.

Бу идея Россия өчен яңалык та түгел бугай. Себер һәм Ерак Көнчыгышта йөзләгән мең гектар җирдә кытайлар хезмәт куя бит. Авыл хуҗалыгында гына түгел, сәнәгатьнең башка тармакларында актив алар. Тик “Россельхознадзор” бел­­гечләре раславынча, җир­гә мөнәсәбәтләре генә борчый. Туфрак анализы күрсәткәнчә, төрле агулы матдәләр, химикатлар бе­лән җирне тәмам яраксызга әйләндерәләр икән. Шуңа күрә кытайлар белән аеруча сак эш итү кирәк, ди белгечләр. Халык мәка­лен­дәгечә, бармагыңны бир­сәң, кулыңнан коры калуың да бар.

Россия авыл хуҗа­лы­гына инвес­тицияләр бик кирәк анысы. Ерак Көн­чы­гышта бигрәк тә. Анда яшәү­челәрнең тормыш дәрәҗә­сен коры сүзләр, вәгъдәләр белән генә беркайчан күтә­реп булмаячак. Буш яткан җирләрне файдалану мө­һим. Кытайларның күптән­нән инде төрле урау юллар белән Россия җирендә иген иккәнен дә беләбез. Мондый хәлне берни булмагандай күз йомып кына үткәрү дә дөрес булмас. Кытайлар законнарны хөрмәт итүче халык. Шуңа да җирне файдалануга бирүдән элек, бу турыда үзебезнең законнар да булырга тиештер. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 79 | 03.06.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»