поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
02.06.2014 Җәмгыять

Бала гомеренә кул сузучылар кимерме? (Сораштыру)

Моннан туксан дүрт ел элек Россия бала төшертүне законлы рәвештә рөхсәт иткән дөньядагы бердәнбер ил статусын алган иде. Хәзерге вакытта Россиядә һәр мең бала табу очрагына мең аборт туры килә. Бу вәзгыятьтән православие активистлары чаң суга. Күптән түгел алар, Россиядә бала төшерүне закон нигезендә тыюны таләп итеп, халыктан 100 мең тавыш җыйган.

Документка кул куючылар аборт белән бергә, контрацепция чараларын тыюны да күздә тота. Православие әһелләре бала тө­шертергә мәҗбүр иткән һәм аборт ясау җайланмалары бе­лән законсыз рәвештә сату итүчеләргә каршы җинаять эше дә кузгатырга чакыра. Ничек уйлыйсыз, бала тө­шертүне закон нигезендә тыю абортларның тамырына балта чабармы?

Наилә Бәширова, “Жас­мин” психология-иҗат үзәге психологы:


– Абортларны тыю гына проблеманы чишә алмаячак. Кеше бит ул табигате белән үк үҗәт. Үзенә кирәк дип санаган эшне башкаруның барыбер бер җаен таба. Бу юлы да бала төшертүнең элеккеге заманнарда киң таралыш алган йорт шартларында аборт ясау оч­рак­лары артачак. Безнең үзәк­кә күп очракта бала төшерт­кәннән соң мөрәҗә­гать итә­ләр. Аборт – бик катлаулы процесс. Хатын-кыз аны психологик яктан авыр кичерә. Ярдәм сорап килүчеләр арасында нигездә, 30–35 яшьлек хатын-кызлар. Кеше яшьрәк вакытта әле бу адымның нәтиҗәләре турында уйлап та бетермәскә мөмкин. Олыгайган саен инде уйлана башлыйсың. Бу халәт­тән арыныр өчен, хатын иң элек үз-үзен гафу итәргә тиеш. Шушы адымнан тиешле нәти­җәләр ясап, ки­ләчәктә аны кабатламаслык итеп тынычлану зарур.

Гөлнара Тимер­җа­но­ва, җырчы:


– Бала төшерү, чынлап та, кеше үтерүгә тиң. Җәм­гыя­тебездә уйланып эшләнмәгән гамәлләр аркасында баланың гомерен өзүчеләр, аны тапкан очракта да хөкүмәткә тапшырып, ташлап китүчеләр булу кызганыч. Бәлки бу закон, дөрестән дә, абортларның тамырына балта чабар иде. Ләкин ул, миңа калса, тормышка ашмас. Ул гамәлгә кергән очракта, кеше баладан коты­луның башка юлларын эзли башлаячак. Әйтик, кем­гәдер барып бала төшертеп кайту. Бу очракта инде хатын-кыз үз сәламәтлегенә зыян салып, үлеп тә китәргә мөмкин.

Илназ Кадыйров, чәч­һәвас:

– Бала төшерүне православие гына түгел, ислам да тыя. Әлеге гамәл гөнаһ буларак кабул ителә. Әмма бездә дин буенча яшәмәүчеләр шактый. Тагын берничә балага тәр­бия бирерлек кө­чең, мә­хәб­бә­тең, мөмкин­ле­гең бар­мы? Булса – алга! Булмаса? Ни­гә җан иясен җә­фаларга? Законнарны кабул ит­кәндә хө­кү­мәт һәр якны истә тотарга тиеш. Бала тө­ше­рүне тыйсалар, күп балалы гаи­ләләргә югары дәрә­җә­дә яр­дәм дә оештырылырга тиеш.

Илнар хәзрәт Зин­нәтул­лин, “Гаилә” мәчете имамы:


– Ислам дине абортларга тискәре карый. Бала төшерү белән кеше үтерү бертигез карала. Карындагы баланың тормышка хакы бар. Әти-әни генә моны хәл итә алмый. Дин Ходай Тәгалә тарафыннан би­релгән шушы җанны саклап ка­лу ягында. Кызганыч, аборт­ны законлы рәвештә тыю бернинди нәтиҗәгә дә китер­мәячәк. Ник дигәндә, безнең халыкның рухи дә­рәҗәсе андый түгел. Кеше бала теләми икән, ул аннан котылуның баш­ка юлларын эзләячәк. Яшерен бала табу урын­нары, дарулар тарату “чәчәк атачак”. Шулай ук баланы балалар йортына илтүләр, яисә бала табу йортында ук ташлап китү очраклары да кү­бәячәк. Монда иң элек ке­шенең рухи ягын ныгытырга кирәк. Кеше карынындагы баласы алдында җаваплы­лыгын аң­ласын.

Халидә Әсхәдуллина, пешекче, өч бала анасы (Арча районы):


– Дин әһелләренең: “Бала төшерү кеше үтерүгә тиң”, – дигән фикере белән тулысынча килешәм. Законга кил­гәндә, аны кирәк тапмыйм. Баласыннан котылырга уйлаган кеше аның барыбер бер җаен таба. Бу закон аборт ясатуның законсыз юлларын арттырып, ба­ла­ның гына тү­гел, бала тө­шертүче ананың да гомерен куркыныч астына куячак. 



Ватаным Татарстан
№ 78 | 31.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»