поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.05.2014 Җәмгыять

Марат Бариев: "Тарих үз хатасын үзе төзәтә..."

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белән әңгәмә

– Марат Мансурович, бу май ае язгы һәм бик гүзәл ай булса да, күңелләрдә төрле хатирә­ләр кузгата. Бер яктан, май Бөек Җиңү алып килгән шатлыклы яз фасылы. Икенче яктан, май аеның 18 нче көнендә кан туганнарыбыз кырымтатарларын сөр­генгә сөрәләр һәм аларга “ил дошманнары” дигән кара ярлык тагыла. Сезнең эзтабар егетләр Кырым татарлары хакында архивтан яңа документлар тапканнар икән...

– Сугыш вакытында Кырым татарлары кылган батырлыкларга кагыла бу документлар. Без мо­ңарчы да белә идек: Икенче Бө­тендөнья сугышы бу халыкка да коточкыч фаҗига алып килгән. Әлеге орышта катнашкан 60 мең Кырым татарының 36,6 проценты батырларча һәлак булган, 17 меңе партизан хәрәкәтләрендә катнашкан, 20 меңе Германиягә әсирлек­кә куылган!

Немецлар сугыш вакытында 127 мең Кырым татарының йортын яндыралар.

– Тик тагын да зуррак фаҗига бар. 1944 елның 18 маенда бар халыкның сө­ргенгә сөрелүе хакында искәрт­мәкче булам. Шулардан 46,3 проценты ачлыктан, салкыннан, төрле авырулардан юлда ук һәлак булган! Ә сез әйтәсе яңалык яки вакыйга нидән гыйбарәт соң?


– Сез әйткәнчә фикер йөртсәк, моңа кадәр без белгәннәр “баласы” гына булган икән! Безнең егетләр архивлардан яңа документлар таптылар: без белгән батырларга өстәп тагын йөзләрчә Кырым татары Ватан сугышында илне саклап бик зур батырлыклар кылган икән! Бу мәгълүматларны халыкка белдермичә архивларда саклап яткырганнар! Мисал өчен, бер Бакчасарай районы буенча гына да (ә бу зур булмаган бер авыл хуҗалыгы районы) 95 Кырым татары югары орденнарга лаек булган икән! Болар арасында Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм башка тагын күп кенә сугышчан батырлыклар өчен медаль­ләр бар! Әлеге районнан 10 кеше Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә! Җафар Осман исемле Кырым татары исә әлеге исемгә ике тапкыр тәкъдим ителә! Әлеге указ-документларда Рокоссовский, Малиновский кебек пол­ководецларның култамгалары һәм мөһерләре тора. Араларында яшьләр – 1915-1922 елда туган сол­­дат-офицерлар бик күп. Тагын шунысы кызык: герой­ларның күп­челек өлеше по­лит­хезмәт­кәрләр (комиссарлар) һәм хәрби очучылар булган! Әлбәттә, араларында артиллеристлар, тан­кистлар, снай­перлар, диңгез­челәр дә байтак. Хәтта эскадрилья командирларына кадәр бар!

– Марат Мансурович, бу чынлап та зур вакыйга икән бит! Кардәшләребезнең йөз­лә­ре ак икәнлеген болай да белә идек, инде моны хәзер яңа мәгъ­­лүматлар да раслый! Ә сез­гә бу документлар нинди юллар аша килеп иреште?


– Эзтабарлар отряды Татарстанда иң активлардан санала. Алар соңгы еллар эчендә бихисап геройларны барларга, хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм ит­теләр. Узган ел Россия Президенты бу эшне тагын да активлаштыру турында күрсәтмә чыгаргач, хәрәкәт тагын да җанланып китте. Әле күптән түгел генә Кырым белән Севастополь референдум нигезендә үзләре теләп Россия сос­тавына кергәннән соң, безнең эзтабарлар сугышка Кырым АССР­дан алынган кешеләрне эзләргә кереште. Әлеге эшнең башында Татарстанның әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Евгений Кабыш һәм Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепанов торды. Президентыбыз Рөс­тәм Миңнехановка да рәхмәт! Кырым татарларының язмышы фа­җигасе җиде кат йозак астында сак­ланып килде. Ул сугыш­чы­лар­ның күпчелеге яуда һәлак булганнар. Шуңа күрә безнең эзтабарлар эшне бүләкләү кәгазьләрен эз­ләүдән башладылар. Бүген тиешле бү­ләген ала алмаган 100 Кырым та­тарының исеме мәгълүм. Сол­датларның кайда туганлыгы, ар­миягә кайдан чакырылганлыгын ачыклавы бик кыен. Эзне бик югалтырга тырышканнар инде үзләренчә. Шуңа күрә дә бу геройларны табу эшен икеләтә кыенлаштыра. Ләкин без аңа карап кына тукталып калырга уйламыйбыз. Бу гамәлләребезнең кардәшлә­­­ре­безгә, кан туганнарыбызга бик кирәклеген белеп, тоеп эшлибез.

– Марат Мансурович, референдум алдыннан Сез Кырым татарлары янына бардыгыз. Ул вакытта ничек кабул иттеләр?


– Дөресен әйтим: әүвәл сүзләр сүзгә ялгана алмады. Күпчелегенең Россиягә яңадан кушылырга каршы икәнлеге мәгълүм булды. Без депутат коллегам Илдар Гыйльметдинов белән Бакчасарай районына бардык. Әлеге районның җитәкчесе – Кырым татары. ”Моңа кадәр безне сөргенгә сөр­гәндә, үзгәртеп кору елларында кире үз җирлә­ребезгә кайта башлаганда, кайда идегез соң, егетләр?!” – дип шактый ачулы каршы алды. Әлбәттә, аның сүзләрендә дә хак­лык бар. Россия Хөкүмәте сөр­генгә сөрде бит аларны теге елларда, аннан соң да (Советлар Союзы, әлбәттә) шул ук Мәскәү алар­ның кире кайтуына каршы торды. Хәзер үзләре йөгереп барып Мәс­кәү кочагына ташлансыннармы? Шулай да сөйләшә торгач, сүз­ләр ялганды, тавышы йомшара төште. Ни әйтсәң дә, без кан кардәшләр бит, төрки халыклар арасыннан Казан татарларына иң якын халык алар. Исмәгыйль Гаспралыны Казан татарлары да үзләренеке итеп саный. Аның төрки дөньяны берләштерү өчен көрәшкәнлеге безгә дә, аларга да яхшы мәгълүм! Әлбәттә, безгә, беренче чиратта, рухи яктан якынаерга кирәк. Кайчандыр бер үк ата-ананың төрле балалары булганбыз лабаса! Казан ханлыгында да Кырым татарлары утырды бит!

– Шулай да ничек итеп уртак сүзгә килә алдыгыз?

– Без аларга Казанны, Татарстанны мисал итеп китердек. Универсиада хакында да яхшы белә алар. Тәүлек буенча татарча радио-телевидение эшләп тора, матбугат басыла, китаплар нәшер ителә. Үрнәк булырлык яклар күп. Аннан соң үзенең инфраструктурасы белән Кырым Россиядән 20 елларга артта калган. Анда халык рәхәт тормышта яшәгән дип әйтә алмас идем. 


Зиннур ХӨСНИЯР
Ватаным Татарстан
№ 77 | 30.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»