поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.05.2014 Җәмгыять

Балаларга ни җитми? (Сораштыру)

Балаларны яклау көне уңаеннанмы, башка сәбәплеме, югары даирәдә 1 июнь алдыннан балалар турында сүзне күбрәк куерталар. Россиядә балалар һәм яшүсмерләр мәнфәгатен яклаучы аерым яңа закон барлыкка килергә мөмкин, диләр. Бу хакта балаларның сәламәтлегенә багышланган утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Балаларга кагылышлы законнар юк түгел, алар бар. Бу хактагы маддәләр төрле җирдә язылган. Ә яңа канун аларга кагылышлы барлык проблемаларны да (сәламәтлек, белем бирү, балалар хокукы, уллыкка алу һ.б.) колачлар, аларга кагылышлы мәсьәләләрне тизрәк хәл итәр дип уйлыйлар. Сез ничек уйлыйсыз, балаларга бүген ни җитми?

Гөлчәчәк МӘСӘЛИМОВА, ике бала әнисе:

– Республикада балаларга, яшүсмерләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү начар куелган димәс идем. Күп балалы гаилә­ләргә фатирлар би­релә, ятим­нәргә кагылышлы барлык программалар үтәлә. Әмма балалар бакчаларына – чират, урнаштыру авыр. Өстәмә белем алу, ниндидер тү­гәрәккә йөртү, берәр спорт төре белән шөгыль­лә­нергә теләк туса, беренче чиратта, ке­сәне кап­шыйсың. Ни генә димәсеннәр, яңа төзелгән спорт сарайларына йөрү бушка түгел. Россия кораллануга акчаны кызганмый, ә менә балалар өчен акча табылмаганга үртә­ләм.

Рафия АКСАКОВА, Арча районы, Яңа Кенәр учас­ток хастаханәсе педиаторы:

– 25 ел дәвамында медицина өлкәсендә эшлим, үземнең 4 балам бар. Белгеч буларак, мине бала­лар­ның ел саен дис­пан­сери­зациянең ничек узуы борчый. Закон рә­вешендә ул бар, ләкин ничек башкарылуы сорау тудыра. Ул та­ләп ителми, катгый рә­веш­тә баланы китерегез­дисә­ләр, йөгертеп ки­лер­ләр иде. Әмма күп җирдә бу юк. Беренчедән, авылларда белгечләр юк, икен­чедән, оешып бетмәү аркасында бу эш икенче планга куела. Бездә бит ничек, бала авырый башласа гына табибка йөге­рәбез. Бала елына ки­мендә бер тапкыр төрле белгечләргә күрсә­телеп тикшерелсә, күп чирләрне алдан бе­лергә мөмкин, чарасын алдан күрсәң, хә­ерлерәк. Авылны табиблар белән тәэмин ит­мичә, яңа законнар чыгарып утыру килешми. Ә бүгенге балаларга игътибар, ата-ана белән аралашу җитми. Матди бай­лык артыннан куу күбрәк.

Алсу ШӘРИПОВА, мал табибы:


– Балаларның көннәре бушка уза, авылда да хәзер элеккеге кебек артык эш юк. Менә мин җәен балалар бәйдән ычкынмасмы дип куркам. Уку елы дәвамын­да алар мәк­тәп хозурында, безгә тыныч, әмма каникулда аларны контроль­дә тоту авыр. Җәйге лагерьларга эләгү авыр, районнарда алар бар, әмма бер сменада 100гә якын бала гына ял итә ала. Безнең авыл Советына кергән авылларда балалар күп, районда шактый, аларның кайсыларына гына бәхет елмаячак соң?

Мубай, җырчы, өч бала әтисе:

– Әниләрнең кечкенә балалары белән чын михнәт кичергәнен аң­ладым. Бу гап-гади хас­таханәгә барганда ачык­лана. Кардиологка күре­нер өчен 6 ай чират көт­тек. Казанның 9 нчы хаста­ханәсенә бардык. Җир астындагы шыксыз, салкын, пычрак бинада аналар балалары белән су буе чиратта торырга мәҗ­бүр. Башкала­ның үзендә шундый коточкыч хәл­дәге хас­таханә­ләр булганына исем-акыл­ым китте. Балалар бакчасына ай саен 5 мең түлисе. Ярый без урта хәлле ке­шеләр, ә матди ягы авыррак булган кеше нишләргә тиеш? Дәүләт бала табыгыз ди, ә үзе шарт­лар тудырамы? Өл­кән улларым белән проблемалар чыкмады, зурысы югары уку йортына үз көче белән керде, кечесе дә әзерләнә. Алай начар гадәтләр белән көрә­шергә туры килмәде, Аллага шө­кер, моннан соң да шулай булсын. 



Ватаным Татарстан
№ 77 | 30.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»