|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2009 Җәмгыять
ТЕЛЛӘР ЮГАЛА...21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан ЮНЕСКО галимнәре телләр турында тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Аннан күренгәнчә, дөньяда 2 500 телгә югалу куркынычы яный. Моның төп сәбәбе – “эре” һәм “көчле” булган милләтнең аз санлы халыкны яулап алуы, киң таралган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан уңайлы дип табылган телдә рәсми документлар алып бару, мәктәпләрдә белем бирү, үзара “популяр” телдә аралашу. Белгечләр әйтүенчә, әгәр дә җәмгыятьтә 30 % бала ана телен өйрәнми башлый икән, димәк, телгә югалу куркынычы яный дигән сүз. Дөньяда киң таралган телләр – кытай, инглиз һәм испан. Беренче унлыкка шулай ук һинд, гарәп, бенгал, португал, урыс, япон, алман телләре керә. 341 миллион кеше өчен инглиз – ана теле. Ләкин моңа өстәп бизнес һәм мәгълүмат технологияләр өлкәсендә кайнаучы тагын 350 миллион кеше шулай ук аны үз теле дип саный. Әмма тиздән вәзгыять үзгәрәчәк. Дөньяда иң популяр телләр беренчелегенә кытай теле чыгачак.
Җир шарында һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Телләр югалучан урыннар – Кытай, Төньяк Америка, Африка, Европа. Русия эчендә четерекле вәзгыять Кавказ һәм Себердә.
Себердә фин-угор этник төркеменә караган ханты, манси, коми, мари телләре кимү ягында. Төркиләргә караган якут, тува, хакас, долган, алтайларга бетү куркынычы яный. Хәтта башкорт һәм чечен телләре дә югалып бара, диелә докладта.
Шулай да, ЮНЕСКО белгечләре оптимистик карашта булырга өнди. Юкка чыгып баручы һәм бөтенләй үлгән телләрне дә коткарып, терелтеп була. “Тере” мисал – яһүд теле. 2000 ел дәвамында бу телдә аралашучы булмаган. Ә бүген ивритта 8 миллион кеше сөйләшә.
Соңгы халык исәбен алу мәгълүматларына караганда, Русиядә 145,2 миллион кеше яши, 142 милләт һәм 40 этник төркем исәпләнә. 80 % кеше – урыс. Халык исәбен алган вакытта русиялеләрнең 98 %ы (142,6 млн. кеше) урыс телен белүе ачыкланган. 200 меңнән артык чечен, 100 меңнән артык авар, 60 мең даргин, 50 мең ингуш, чуваш һәм якут урыс телен бөтенләй белми. Парадокс, ләкин урыс телен белмәүчеләрнең иң күбесе урыслар үзләре, андыйлар 283,9 мең. Икенче урында – инглиз теле, 7 млн. русияле сөйләшә. 5 млн. кеше татар телен белә. 3 млн. кеше алманча аңлаша ала. 1,3 млн. чуваш һәм чечен ана телләрен яхшы белә.
Үз ана телләрен яхшы белүче милләтләр осетин, ингуш, чечен, лезгин, якут, кумыклар (92 дән алып 98 %ка кадәр). Аннары азәрбайҗаннар һәм татарлар (81 %). Соңыннан мордва, удмурт, башкорт, казах, әрмән, чуваш, бурятлар килә (67 дән алып 79 %ка кадәр).
Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:
– ЮНЕСКО белгечләре озак һәм җентекле тикшеренүләр уздырды, шуңа да алар биргән мәгълүматларга ышанырга, объектив бәяләргә була.
Татар милләтенең тел тирәсендәге вәзгыяте бик яхшы димәс идем. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, татар телен камил белүчеләр әллә ни күп түгел. 60 % бала татарча сукалый. Ләкин без ЮНЕСКО әйткән чикне уздык. 30 % бала туган телен белмәсә, ул югала дигән әйбер көн тәртибенә килеп басты. Шуңа да фаразлар төрле булырга мөмкин. Артык пессимист булмас идем, чөнки әлегә татар мәктәпләре бар. Мәскәү туган телдә белем бирүне кысрыклаган законнар кабул итсә дә, без әлегә тартыша, вәзгыятьне үзгәртә алабыз.
Берничә ел элек валлиев милләтеннән булган журналист белән аралашырга туры килде. Аның әйтүенчә, алар телендә сөйләүче телевидение килеп чыкканчыга кадәр телне 25 процент кеше генә белгән. Тел бетеп барган, инглиз теле басып киткән. Ләкин телевидение барлыкка килгәч, кызыклы тапшырулар оештырып, 60 % халык үз теленә кире кайткан. Димәк, бүгенге технологияләрне кулланганда, телне үстерергә дә, терелтергә дә мөмкин.
Соңгы елларда татар телен өйрәнүдә, үстерүдә эффектив эшләр җитәрлек булмады. Аның сәбәпләре күп, әмма төбе – сыйфатлы белем бирүче мәктәпләр булмау. Татар-төрек лицейлары кебек тирән белем бирә торган элитар мәктәпләр аз. Татар мәктәпләренең сыйфатын тамырдан үзгәртмибез икән, милләтнең киләчәге шикле, чөнки конкурентлыкка чыдам булырга кирәк. Татарстаннан читтә мәсьәлә кыенрак. Анда милли мәктәпләр бик кимеде, бу процессны туктату авыр булачак. Хәзер БДИны урыс телендә генә тапшырырга ярый дигән закон да йогынты ясаячак бу процесска. Русиядә татарлар милли азчылык түгел, ә җирле халык. Халыкара нормаларга нигезләнеп, аяк терәп федераль үзәккә үз сүзебезне әйтә алабыз. Милли мәгариф системасы булмаган очракта да, телне өйдә өйрәнә ала. Билгеле, ул “кухня” теле булачак, ләкин телне саклап калырга мөмкинлек бирә.
Чеченнар белән чагыштырсак, татарларның саны соңгы елларда авылларда нык кимеде. Шәһәргә күчкәч, тел югала. Чеченнар бүген дә күбрәк авылларда яши. Әлбәттә, милли үзаң зур роль уйный. Кавказ халыклары белән чагыштырганда, татарда ул көчле түгел. Башкортларның отышлы ягы – алар тупланып, Башкортостан территориясендә яши, ә татарның күпчелеге Татарстаннан читтә тормыш итә.
--- |
Иң күп укылган
|