|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2014 Мәдәният
Җырлы-моңлы балачак5 ел дәвамында “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы кысаларында узучы “Җырлы- моңлы балачак” бәйгесендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар баларын бер сәхнәгә җыя. Шушы вакыт эчендә 2000 гә якын - 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр җырчы сандугачлар Үзбәкстан, Казахстан республикаларыннан, Ханты – Манси, Әстерхан,Тольятти, Ульяновск, Самара, Волгоград һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнашты. Онытылып бара торган татар халык көйләрен, җырларын башкару алар өчен генә түгел барыбыз өчен дә зур мәртәбә. Малайлар һәм кызлар аерым җырлау, эстрада, джаз, вокаль- инструменталь һәм гаилә ансамбльләре номинацияләрендә үзләрен сынадылар.
Рамилә СӘХАБЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|