|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2009 Хатлар
ЧЕЧНЯ СИНДРОМЫӘле танышуларына бик аз булуына карамастан, керәшен малаена кияүгә чыгам дип өйдә гауга куптаргач (әти-әнисенең теләге, кызлары ашыгып ялгышмасын өчен, ата-анасы белән дә танышып, егетнең дә холкын әйбәтрәк белергә тырышу иде югыйсә), кызлары тәки үзенекен итте: рөхсәтсез-нисез, әти-әнисенең ризалыгын-фатихасын алмыйча, чемоданга өс-баш киемнәрен тутырып, фатирларыннан чыгып киткән иде. Ә менә бүген күз яшьләреннән шешенгән хәлдә төп йортка кайтып керде. Өйдәгеләр әле күңелләрендә булган үпкә-рәнҗешләрен “онытып”, үзен якты йөз белән каршы алды. Кызлары бит! Менә ниләр сөйли ул якыннарына:
“Беркөнне урын-җирне каккалап җилләтим дисәм, шаклар каттым: мендәр астыннан ике гранат, карават астыннан бер автомат килеп чыкты. Үзләре агачтан бик оста ясалган, металл төсенә буялган. Шулчак йөрәгемә ниндидер шом йөгерсә дә, үзенә сүз катарга базмадым, берни булмагандай, бу коралларны үз урынына куйдым.
Ял көне апаларга кунакка барган идек. Аның туган көнендә шактый шәраб салып утырды. Аннан бик кызмача кайткан иде. Төнлә ниндидер бер кыштырдау тавышына уянып киттем дә “тычкан уты”н кабыздым. Ни күрәм? Сөбханала-машалла, майка-трусиктан минем Эндрюшым кулына автомат тотып, аяк очларында гына басып, сиздермичә әкрен генә качып-посып каядыр китеп бара. Үзенең күзләре йомык.
Тиздән ул автоматын җилкәсенә асты да диварга менә башлады. Карап торуы сәер бер тамаша иде: үзенең аяк-кул хәрәкәтләре буенча аның биек кыя тауга менеп баруын абайладым. Вәт сиңа, мә! Аның Кавказга барып, Чечняда сугышып йөрүләре акылына зыян китергән бит, лунатик бит бу, дип уйлыйм эчемнән генә. Мондый кешеләрне йокысыннан уятырга ярамавы турында ишеткәнем бар иде. Тау башына менеп җитүгә, автоматын кулына алып атарга кереште, үзе кычкыра: “Палундра! Братцы! Банзай! Тра-та-та-та!..” Куркуымнан урындыгымнан егылып төшә яздым. “Братцы, хатынымны пленга алганнар, коллыкка алып китәләр! Тизрәк барысын да “урабыз”! Шуннан мине дошманнардан коткарып, ике кулы белән күтәреп алды да караватка сузып салды, үзе дә янәшә ятып, янә йокыга китте...
Үзем бөтенләй калтырый башладым. “Бу хәл ешрак кабатлана башласа, инде ни эшләрмен? Әллә ташлап китәргәме үзен? “Мине аңа бирмәсәгез, башка берәүгә дә чыкмыйм!” – дип бигрәк каты әйткән идем шул. Нишләргә дә белмим...
Менә ничек ярты миллион акча эшләп кайткан икән бу мур кыргыры Кавказ тауларында?! Кайту белән фатир сатып алган, кыйммәтле чит ил машинасына ия булган. Яшәргәме? Әллә китәргәме? Китәм дисәм, йөрәгем түрендә уртак җанкисәгебез җитлегеп килә...”
P.S. Бер танышымның кызы менә шундый гадәти булмаган хәлгә тарыган. Бүгенге көнгә тормыш алдына куйган сорауларга җавап таба алмый аптырый ул. Бу очракта нишләргә? Бала хакына язмышка буйсынып, төнлә үзен-үзен белештерми теләсә ни кылырга мөмкин булган кеше янында гомер итәргәме, әллә тормыш сукмагыннан ялгызына китәсеме... Бу хакта ни уйлыйсыз? Киңәшләрегезне бирсәгез икән.
Рамил ӘБДЕЛМӘНОВ, Түбән Кама, Шәңгәлче |
Иң күп укылган
|