поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2014 Мәдәният

Аршак Алтунян: «Мин – татарлашкан әрмән»

Аршакны мин беренче тапкыр «Татар моңы» конкурсында «ачканмындыр» – ул анда чит илдән килгән конкурсантлар арасында беренчелекне алып кайтып киткән иде. Баксаң, егетебез инде Казанда үзенең беренче концертын куярга йөри икән.

26 майда Г.Тукай исемендәгәге татар дәүләт филармониясе залында «Бәхет булсын!» дигән программасын тәкъдим итәчәк ул. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында әрмән милли-мәдәни автономиясенә йөрүче яшьләрнең җитәкчесе булган Аршак өчен тәүге сынау, тәүге чирканчык булачак бу...

– Чирканчык диюем дә дөрес түгелдер инде, Аршак, – дип сүз башлыйм аның белән күрешкәч. – Син, белүемчә, туганнан бирле сәхнәдә?


– Биш яшьтән башлап җырлавым турында әйтәсезме? Әйе инде, үз-үземне хәтерләгәннән бирле җырлыйм анысы... Грузиядә, чип-чиста әрмән гаиләсендә тусам да, җиде яшьтә Биектау районының Дөбъяз авылына кайтып урнашуыбыз, татар мохитендә тәрбияләнүем үз эшен эшләгәндер – репертуарымда һәрвакыт әрмән җырлары белән бер үк дәрәҗәдә татар җырлары да үрелеп барды.

– Танылган остазлар – Клара Хәйретдинова, Шамил Әхмәтҗанов, Венера Гәрәевалар табигать, әти-әнидән килгән талантны күреп ала белде алайса?


– Мин аларга бик зур рәхмәтле! Әтием Норик, әнием Карина да шулай ук сәнгать юлын сайлавыма сөенде дип беләм, һәр уңышым өчен янып-көеп яшиләр. Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендәге остазларым исә тавышымны куярга, камилләшергә ярдәм иткәндер.

– Тавышы матурлар күп инде ул, Аршак, әмма бөтен кешенең дә сәхнәгә омтылуына син ничек карыйсың – җырчы саны кадәр тамашачы калмаячак бит инде озакламый...

– Җырчылар бит алар чынлыкта күп түгел. Җырлаучылар исә күп. Мин үземне дә җырлаучылар исемлегенә генә кертәм. Ә җырчылар алар Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, урта буыннан – Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева, яшьләрдән – Филүс Каһиров, Раяз Фасыйховлар кебек югарылыкта булырга тиеш. Затлы җырчылар гомер буе укучы булып та кала ул. Минем хыялда да, мөмкинлек булуга, башка илләргә барып белем алу, аеруча Италиядә тавыш буенча эшләп кайту теләге яши.

– Бездәге бәйгеләр, Казан галәме генә тар алайса?


– Үземне нинди дә булса бер генә җир, бер шәһәр, республика белән генә чиклисем килми. Яшь кеше яңалыкка аеруча омтылырга, яшь вакытында һәр нәрсәне татып, сынап калырга тиеш дип саныйм. Мисалга, мондагы уңышларым – «Сандугач керде күңелгә», «Йолдызлык», «Татар моңы» кебек дәрәҗәле конкурсларда беренчелеккә чыгуым да зур дәрәҗә, әмма ул туктап калу булырга тиеш түгел. Үсәсе, сыналасы, сынмыйча каласы килә.

– Казанда концерт куярга тәвәккәлләү өчен, таш ярыр үҗәтлек кирәктер ул. Аеруча синең кебек 25 яшьлек егет өчен.


– Теге дәрәҗәле җырчылар исемлегендә тагын бер шәхсән минем өчен зур үрнәк булган шәхесне – Салаватны атарга онытканмын икән. Менә шул Салават абый миңа: «Беренче концертыңны эшләмичә, халык барыбер сине кабул итмәячәк, сиңа аны эшләргә вакыт инде», – дип, үз киңәш-нәсыйхәтен бирде. Һәм мин, Аллага тапшырып, тәвәккәлләдем дә. Концерт оештыру җиңел түгел, әмма әлеге беренче имтиханны мин бирергә тиеш һәм ул тиешле югарылыкта булыр дип өметләнәм.

– Без бу концертта күбрәк татар җырлары тыңлаячакбызмы, әрмәннекенме?

– Иллегә илле булачак – миңа аларның икесе дә якын. Әрмән җырларын җырлаганда аңа татар моңын кушсам, татар җырларын башкарганда әрмән колориты үрелеп бара дип беләм. Концертымда зурна, дудук кебек әрмән милли уен кораллары чыгышы да көтелә, Дагыстаннан барабанчылар да киләчәк. Тәүге «имтиханым» күңелле, мәгънәле, күңелләргә уелып калырлык булсын иде дә тамашачы каршында аны «5»кә бирсәм ярар иде!..
 


Гөлнара ГАЛӘВИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»