23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Көлү-елау, мыскыллау
Көлү-елау
● Аптыраган җылар, үтә аптыраган көләр.
● Бөтенләй көлеп бетермә, бәйрәмдә көләргә дә калсын.
● Җылаганда кемнең авызы кыйшаймый!
● Җыяау белән бетмәсә, көлүдән яхшы нәрсә юк.
● Җылау белә көлү арасында бер борын кадәр аерма бар.
● Кеше көлгәндә миңа да төрт!
● Көлгән авыз күрекле булыр.
● Көлгән җылар, җылаган көләр.
● Көлә алмасаң, ырҗайма!
● Көләсең дә көләсең, ни булырын беләсең.
● Көлкегә көлмәсәң, күңел калыр.
● Көлке көлә җитәр, артыңнан куа җитәр.
● Көл, көл, көлле күмәч ашатырмын.
● Көлке сүз — төлке сүз.
● Көлмәгәннең үпкәсе шешәр.
● Көлмә, карчык, көлмә, карчык, шалкан күргәч көләрсең.
● Көлсәң кызганыч, җыласаң көлке.
● Көлсәң, мин дә көләрлек итеп көл!
● Көлү — җылау кардәше.
● Күп көлмә, авызың зураер.
● Ун көлкенең бер җыламышы була.
● Тау җыласа, кыр көләр. Кыр җыласа, тау көләр.
● Тычканга үлем, мәчегә көлке.
● Үзең генә көлеп бетермә, кешегә дә калдыр.
● Һәр җылауның бер көлүе бар.
● Юкка көлгәнче юкка җыла.
Күз яше
● Күз яше атлатмый.
● Күз яше җиргә тамса да кипми.
● Күз яше — көчсезләр юанычы.
● Күз яшенең бер тамчысы бер кешенең гомерен харап итәргә җитә.
● Күз яше тими калмый.
● Чынлап җыласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.
Кешедән көлү, мыскыллау
● Актыктан көлгән шәп көлә.
● Баткан тайганнан көлгән.
● Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.
● Кешедән көлгәнче көзгедән кара да үзеңнән көл!
● Кешедән көлмәк — үзеңә килмәк.
● Кешедән көләргә яратсаң, үзеңнән көлгәндә дә ярат.
● Көлмә дусыңа, килер башыңа.
● Көлмә кешедән, көлмәсләр үзеңнән.