23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Бәйрәм, уен-көлке, Сабантуй
Бәйрәмнәр
● Ай саен бәйрәм булмас, көн саен туй булмас.
● Бер сезнең урамда бәйрәм булса, бер безнең урамда бәйрәм булыр.
● Бәйрәм ашы — кара-каршы.
● Бәйрәмдә ачка үлгән, челләдә катып үлгән.
● Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә уен, көн дә сый.
● Көн дә, көн дә бәйрәм булмый.
Сабантуй, мәйдан, уеннар
● Алышсаң, атаң булса да ек.
● Аргамак алын бирмәс.
● Асылсаң биеккә, егылсаң мәйданга!
● Ишәк белән ат узышмас.
● Аты яман алдан чабар.
● Батыр батыр белән алышыр.
● Батыр бирешсә дә, көрәшмичә мәйданны бирмәс.
● Батыр булсаң, көрәш! Батырлыгыңны мәйданда сынат.
● Беләкле берне егар, йөрәкле меңне егар.
● Ишәк ишәктән калса, колагын кис.
● Егет мәйданда билгеле булыр.
● Егылганга йодрык.
● Егылган егылганны сөяр.
● Егылган көрәштән туймас.
● Егылганны екма, түнгәнне түнкәрмә.
● Егылган янтайганнан көлә, имеш.
● Егылмаган калыкмас.
● Егылсаң җирдән түбән китмәссең.
● Егылсаң җиргә ябыш!
● Егылсаң җир күтәрер.
● Җырламас идем, сабантуе җырлата.
● Йөздән йөгерек, меңнән толпар чыгар.
● Олы белән кечене өләшкән белер, көчле белән көчсезне көрәшкән белер.
● Икәү көрәшсә, берәү егар.
● Көрәшә белмәгән егылыр.
● Көрәш корбансыз булмый.
● Көрәшсәң көчлегә чык, егылсаң да һөнәрен отып калырсың.
● Көчең барда көрәшеп кал, җегәрең барда ярышып кал!
● Көч белән көрәшәләр, сол белән егалар.
● Көчле белән көрәшсәң, алдан элек көчең җый.
● Коры көчкә ышанма, көрәшә белмәгән билсез калыр.
● Кызыл йомырка көнендә кыйбат.
● Мин көчле дип аю белән көрәшмиләр.
● Сабантуе сары алтын.
● Сабантуе бер көн, кырык коймак бер тиен.
● Табаны кызганчы тай узар, табаны кызса ат узар.
● Ташбака куянны узган.
● Тимер сандалда, батыр мәйданда чыныга.
● Чабыш аты чапмый түзә алмый.
● Чабышкы алын бирсә, ялын кис!
● Чабышкыга чабышкы янында камчы кирәкми.
● Чабышкы мәйданда чапмый тынмас.
● Чабышкыны камчы чаптырмый, көнчелек чаптыра.
● Чабышкы сабан туен алдан сизә.
● Чабышкы сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр.
● Чапкан узар, яткан калыр, йөгергән алыр.
● Яз булгач, торна туган суына, адәм сабан туена.
● Ялгыз атлы ярышчы, яргак тунлы көрәшче.
● Ялгыз чапкан ат йөгерек.
● Яхшы ат бәйгедә үләр.
Уен-көлке
● Ак шакмак, кара шакмак, оттырсаң күзең булыр шакмак!
● Уен бер булганы яхшырак.
● Уенда узган чынында да узар.
● Уйный белмәгән орып качар.
● Уйный-уйный күз чыгар.
● Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан!
● Эш беткәч уйнарга ярый.
● Көлке күп булса күңел симерә.
● Күңелсездән көлке чыкмас.
● Күп уйнаган бер җылар.
● Төлкедән кал, көлкегә бар.
● Уен-көлке яшьлек күрке.
● Уен карын туйдырмас.
● Уеннан уймак чыгар.
● Уен уен булса да, муенга кундырыш уен булмас.
● Уеныңны кайда уйнасаң, шунда калсын.
● Уеныңны кайда уйнасаң, җылавың анда булсын.
● Уйна да көл, укы да бел!
● Уйнап көлү егетлек.
● Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!