23.05.2014 Татар халык мәкальләре
Хаклык, дөреслек, вәгъдә, ялган, сер саклау турында
● Авызыңнан тере саескан очырма.
● Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
● Актыкта хаклык җиңә.
● Өендә кытаклый, йомыркасын кешегә кереп сала.
● Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
● Алама кешедә сүз тормас.
● Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
● Алдап алты адым да атлый алмассың.
● Алдасаң да тозы булсын.
● Алдау золымлык, алдану ахмаклык.
● Алдыйм дигән үзе алданыр.
● Аз-аз алдап алдакчы булырсың, аз-аз урлап угыры булырсың.
● Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
● Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
● Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
● Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
● Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
● Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
● Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
● Дөрес сөйләгән ялгышмый.
● Дөрес эш өчен кыю басып тор!
● Әйткән сүз — каккан казык.
● Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
● Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
● Ирләрдә сүз бер булыр.
● Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
● Кәкре таяк ерак атмас.
● Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
● Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
● Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
● Кыеш агачның ботагы туры булмас.
● Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
● Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
● Рас сүзнең дә урыны бар.
● Суда чакта үгезе, судан чыккач мөгезе.
● Сүз бирергә җитез булма, сүз үтәргә җитез бул.
● Сүз бирсәң, чыны белән бир, пычак бирсәң, кыны белән.
● Сүзең үлгәнче үзең үл!
● Телсез кеше ялганчыдан артык.
● Туры әйткән котылыр, ялган әйткән тотылыр.
● Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
● Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
● Турылык иң яхшы хәйлә.
● Турылык үлемнән коткара.
● Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
● Хаклык атайдан олырак.
● Хаклык өчен утка кер, суга төш.
● Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
● Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
● Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
● Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
● Этне күр — коллыктан җирән, этне күр — тугырылыкка өйрән!
● Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
● Якынга ялган әйтмә,битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.
● Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
● Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
● Ялганчыдан кояш бизгән.
● — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
● Ялганчы күзеннән күренә.
● Ялганчы калыр оятка, расчы җитәр моратка.
● Ялганчының арканы белән коега төшмә.
● Ялганчылык — угрылар сыйфаты.
● Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.
● Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.
● Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.
● Ялганчы онытчак.
● Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.
● Яңгырдан соң кояш бар, алдаудан соң оят бар.
● Яңгырдан соң кояш яндыра, ялганнан соң оят яндыра.
● Яраксыз кешегә сүз әйтсәң, ярыла-ярыла йортка җәяр.
● Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.
● Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
● Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
● Ачма серең дустыңа, дустыңның да дусты бар, Ул да сөйләр дустына.
● Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
● Башым ярылса, бүрек эчендә, кулым сынса, җиң эчендә!
● Әйтмәгәнне кем белә? Ачмаганны кем күрә? Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
● Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
● Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
● Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый.
● Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
● Кан коссаң да сереңне белгертмә!
● Салган шикәр күренми, эчтән тынган беленми.
● Сер дусты күп булыр, сер тотканы дус булыр.
● Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә сөйлә.
● Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
● Урам сүзсез булмас, урман колаксыз булмас.
● Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
● Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
● Урманда да сукмак бар, агачта да колак бар.
● Үз-үзеңне сынатма!
● Үлә торсаң да үрә тор!
● Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
● Ятларга сереңне белдермә!
● Яумасаң да күкрә!