поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2014 Авыл

Корылыкның да файдасы бар...

Быелгы җәй башы кызу һәм яңгырларсыз булыр дип көтелә. Һава торышы турындагы бу гадәти генә хәбәр авыл хезмәтчәннәрен зур борчуга салды. Җирдән табыш алырга өметләнүчеләргә соңгы 5 елда нәкъ табигать шартлары “аяк чала” бит.

Авыл хуҗалыгындагы вәзгыять һич кенә дә җайлашып китә алмый. Соңгы елларда күзәтелгән корылык мул уңыш алырга мөмкинлек бирми. Былтыр да чәчүгә кергәндә бик зур планнар куелган иде, әмма аларның барысы чәлпәрәмә килде. Ул чакта кимендә 4 миллион тонна ашлык җыеп алу максаты куелды. Татарстанның эчке ихтыяҗы шушы күләмне таләп итә, диелде. Алдагы елларга запас ясарга да ният бар иде.

Әмма ел саен безгә бик тә икмәкле ел кирәк дисәк тә, табигать барысын да үзенчә хәл итә. Хәтерләсәгез, майның икенче яртысында башланган корылык бик зур югалтуларга сәбәп булды. Нәтиҗәдә, республикабыз кырларыннан узган көздә нибары 2,8 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Корылык аркасында фермерлар күргән зыянны 4 миллиард сум дип бәяләделәр.

Быел да, кызганыч, һава шартлары авыл хезмәтчәннәре өчен сөенечле булырга охшамаган. Май уртасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Президент Рөстәм Миңнеханов белән Алабуга кырларын карап йөргәндә нәкъ шуңа игътибарны юнәлтеп, дымлылыкны саклауга зур көч куярга кирәк дип белдерде.

- Ни кызганыч, Гидромед үзәкнең фаразлары майның икенче яртысына да, июньгә дә бик үк яхшы түгел. Алар бу турыда йомшак кына “явым -төшемнәр нормадан түбәнрәк, температура төбәктәге уртача күрсәткечләрдән югарырак” дип хәбәр итә. Әмма башкача әйтсәк, бу – корылык дигән сүз. Шуңа да һәр көн дымлылыкны саклап калу юнәлешендә тырышырга кирәк, - ди министр.

Марат Әхмәтов чәчүгә әзерлек барган чорда, быел 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алырга ниятлибез, дип хәбәр иткән иде. Көзге культураларның яхшы гына кышлаган булуы да, соңгы еллардагы вәзгыять кабатланмас дигән өмет бирде. “Агымдагы ел икмәкле булырга тиеш”, - дип ышаныч белдергән иде министр. Әмма хәзер инде мул уңыш җыеп алуга ышаныч андый ук ныклы түгел.

Быел чәчүгә 15 миллиард сум акча тотылган. 2013 ел белән чагыштырганда бу 4 миллиард сумга күбрәк. Быел бу чыгымнар янә капланмас ахры. Хәзер корылыктан көтелгән зыянны мөмкин кадәр кимрәк итү турында уйланалар.

Марс Асатов,“Алтын Саба-М” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять агрономы:

- Хуҗалыгыбызда 1000 баш савым сыеры, 5678 гектар җиребез бар. 2010 елдан башлап күзәтелгән корылык – безнең өчен бик зур сынау. Моннан 5 еллап элек 1 гектардан 25-30 центнер уңыш җыеп алынса, корылык елларында бу күрсәткеч 10-15 центнерга кимрәк булды. Печәннәребез дә үсмәде, шуның аркасында терлеккә азык әзерләү белән кыенлыклар туды. Агымдагы ел да алдагы елларны кабатлап килә дияргә була. Чәчүлек җирләрендә, алдан тырмалап куйган күпьеллык үлән һәм көзге культуралар басуларында җирләр кибеп ярыла башлады. Соңгы вакытта корылыкка чыдам культуралар чәчәргә тырышабыз. Әйтик, кукуруза корылыкка бирешми. Шуңа да узган елны кукурузаны 1 мең гектарда үстерсәк, быел инде 8 мең гектарга чәчтек.

Газиз Ханов,Балык Бистәсе районының “Кама” агрофирмасы агрономы

- Авыл хуҗалыгы бик катлаулы юнәлеш инде ул. Күп нәрсәне табигать, Аллаһы Тәгалә үзе генә хәл итә. Шуңа да төрлесенә әзер булып торырга кирәк. Быел, корылык килсә дип, 800 гектар кукуруз, 200 гектар суданка чәчтек. Алар, гадәттә, яңгырсыз елларда да яхшы уңыш бирә. Быел менә май башында ук һава температурасы 30 градуска кадәр менде инде. Әлегә җирдә дым бар үзе. Әмма май ахыры, июнь башында шифалы яңгырлар бик кирәк.

Алексей Рагузин,Зәй районының “Росток” крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы


- Безнең хуҗалыгыбыз 1992 елдан бирле эшли инде. Бик зур уңыш җыйган еллар да, уңышсыз еллар да булды. Бәлки мин сәер фикер әйтермен, әмма кайчак уңышсыз ел мул уңыш җыелган елга караганда яхшырак та әле. Илебез, гомумән, мул уңышларга әзер түгел. Мондый елларда ашлык сатуы авыр була, бөртеклеләргә бәяләр төшеп бетә. Нәтиҗәдә, керемгә караганда чыгымнар күбрәк. Корылык күзәтелгән елларда продукциягә сорау да бар, аны яхшы бәядән сату мөмкинлеге бар. Бүген безнең 130 гектар җиребез бар – анда арыш, арпа чәчәбез. Быел янә корылык булачак, дигән фаразлар яңгырый башлады инде. Әмма әлегә җирдә дым җитәрлек, барысы да яхшы гына. 1-1,5 атна яңгырлар яумаса гына борчылырга сәбәп булачак.

Белешмә өчен:


2009 елдан башлап игенчеләр өчен яхшы табигать шартлары 2011 елда гына була. Авыл хуҗалыгы иң зур зыянны 2010 елда күрә – бөртеклеләрнең яртысы диярлек юкка чыккан. Корылык нәтиҗәсендә 30 миллион сумлык югалтулар була. 2012 елда 3,2 тонна ашлык җыела: бу – 2011 ел күрсәткечләренә караганда 40 процентка азрак. 2013 елда уңыш тагын да кимрәк – нибары 2,8 миллион тонна була. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 20.05.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»