09.05.2014 Җәмгыять
Кызыл автобусларны хатын-кызлар “яулаячак”
9 майдан башлап мигрантларга чит ил машина йөртү таныклыгы белән автобус йөртүчесе булып эшләү тыелырга тиеш иде. Ләкин әлеге законны үти башлау вакытын бер елга кичектерергә уйлаганнар. Тагын бер яңалык - тиздән Казанда кызыл автобусларны йөртүчеләр арасында хатын-кызлар артырга мөмкин.
Агымдагы елның 9 маеннан чит ил гражданнарына үз илләренең машина йөртү таныклыгы белән Россиядә җәмәгать транспорты йөртүчесе булып эшләүне тыярга тиешләр иде. Узган елда Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый закон кабул итте. Алга таба да җәмәгать транспорты белән идарә итүче булып эшләргә теләүче мигрантлар алдына исә Россия йөртү таныклыгы алу өчен махсус имтихан бирү таләбе куелды.
Йөртүче-мигрантлар тынычлыкта калды
Күпсанлы мигрант-йөртүчеләр тырышып имтиханга эзерләнеп йөргән арада, шушы көннәрдә генә әлеге документка үзгәрешләр кертелде. Дөресрәге, законны гамәлгә ашыра башлау вакыты 2015 елның 1 июленә кадәр кичектерелә.
- Әлеге закон үтәлешен кичектерүнең төп сәбәбе – эш күләменең артык күп булуы. Өстәвенә, узган елны без Россия составына тагын ике субъект өстәләчәген белмәдек. Бүгенге көндә әлеге төбәкләрдәге йөртүчеләрнең барысында да чит ил машина йөртү таныклыклары. Әгәр дә әлеге закон гамәлгә керсә, биредә транспорт челтәре, гомумән, туктап калачак, - дип аңлатты Россия Дәүләт Думасының транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев.
Әйтергә кирәк, яңа закон проекты белән килешмәүчеләр дә юк түгел. Кайбер депутатлар законның читтән басым ясау нәтиҗәсендә “тууын” ассызыклый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, төп сәбәп – чыннан да бу өлкәдә эш күләменең артык зур булуы.
Җәмәгать транспортында да хатын-кызларсыз булмый
Казан шәһәренең транспорт предприятиеләрендә бу яңалыкны хуплау белән каршыладылар. Бу аңлашыла да, хәзерге вакытта башкаланың транспорт челтәрендәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – кадрлар проблемасы. Казан шәһәренең транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков китергән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта шәһәрнең җәмәгать транспорты челтәренә 392дән артык йөртүче таләп ителә. Нәкъ менә шушы кадрлар котлыгы машина йөртүчеләрне чит илдән җәлеп итүгә китерә дә инде...
Хәер, Казан җитәкчелеге җәмәгать транспортын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүнең яңа юлын тапкан, ахыры. Тиздән хатын-кызлар трамвай һәм троллейбуслар белән генә түгел, ә кызыл автобуслар белән дә идарә итә башларга мөмкин. Күптән түгел генә уздырылган утырышларның берсендә Казан шәһәренең куркынычсызлык комиссиясе башкаланың транспорт предприятеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара башларга боерды.
- Миңа калса, бу бер дә дөрес карар түгел. Рульдәге хатын-кыз ничек кенә тәҗрибәле булмасын, ул юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча көне буе автобус йөртә алмаячак. Аларның табигате шундый, - дип саный озак еллар автобус йөртүчесе булып эшләгән Айрат Шириев.
Автобус өчен махсус юл эшне җиңеләйтәме?
Дөресен генә әйткәндә, ир-атларның күбесе рульдәге хатын-кызларга шикләнеп карый. Ә менә гүзәл затлар исә үзләреннән оста автобус йөртүче чыгачагына шикләнми.
- Машина йөртү стажым – 8 ел. Шушы вакыт эчендә ни генә күрмәдем дә, юлда нинди генә хәлләргә очрамадым. Шуңа күрә автобус йөртүчесе булып рәхәтләнеп эшли алыр идем, дип саныйм. Өстәвенә, Казанда хәзер җәмәгать транспорты өчен махсус рәт булдырылды. Бу автобус йөртүчеләрнең эшен шактый җиңеләйтә, - дип сөйләде безгә Илмира Исламова.
Әйтергә кирәк, араларында бу хезмәт урынының артык җаваплы булуын ассызыклаучылар, шуңа күрә аннан шүрләүчеләр дә юк түгел.
- Минем туган абыем гомере буе автобус йөртүче булып эшләде. Ул эшен ярата иде. Шулай булуга да кармастан, хезмәт урынының бик авыр булуыннан зарланды. “Юлда барлык пассажирларның гомере өчен мин җавап бирәм”, дип әйтә торган иде. Шуңа күрә бу эшне хатын-кызлар өчен барадыр дип уйламыйм, - дип саный Чаллы шәһәрендә яшәүче Елена Сергеева.
Фикерләр төрле булса да, башкалада транспорт челтәрен камилләштерү, яңарту эшчәнлеге алга таба да дәвам итәчәк. Әлеге эшчәнлек якын арада шәһәрдә җәмәгать транспортын йөртүчеләргә ихтыяҗны киметер, дип ышанасы килә.