поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2014 Мәдәният

Ширин Әл-Анси: "Мине Гөлзада оныгы дип кенә кабул итмәгез" (Әңгәмә)

Ширин Әл-Анси үзе турында иҗат дөньясының башында гына торам дисә дә, моңы, аһәңе, башкару алымы белән күпләрнең хәтеренә кереп калды. Бүген аны төрле чараларда күреп була. Мәдәни Универсиада вакытында, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә актив катнашкан Ширин, татар эстрадасы җырчыларының берсенә дә охшыйсым килми, дип белдерә.

– Ширин, Гөлзада Сафиуллина оныгы булу җавап­лы­лыкны арттырамы?

– Дәү әнием турында бик еш искәртәләр. Бер яктан, бу авыр да. Чөнки еш кына мине түгел, дәү әниемне күрәләр. Әниемне дә, Резеда дип түгел, Гөлзада кызы дип кабул иттеләр. Мин, әлбәттә, дәү әнием белән горурланам, аны бик яратам. Әмма тамашачының мине Ширин буларак кабул итүен теләр идем. Әгәр файда китер­мәсәм һәм кызыксыну уятмасам, минем хакта Гөлзада оныгы булган өчен генә сөйләмәсеннәр иде.

– Җыр башкару – ул әле җыр­чы дигән сүз түгел, ди­гәнсең бер әңгәмәдә. Ә бүген син җырчы булып җитештеңме инде?


– Кечкенәдән төрле бәй­геләрдә катнашып чарлансам да, “Сөембикә варислары”нда алдан катнашып, аннан оештыручылар рәтендә булсам да, “Йол­дыз­лык”та җиңеп, ГИТИСка укырга юллама алсам да, мин авыз тутырып үземне җырчы дип әйтә алмыйм әле. Ләкин шунысы шиксез, бу – минем дөньям. Соңгы вакытта Yummy Music Band төркеме белән чыгыш ясыйбыз. Алар бе­лән халык мирасын яңача эш­кәртеп тамашачыларга тәкъдим итәбез.

– Яңача эшкәртү, халык җыр­­ларын заманчалаштыруны кабул итмәүчеләр дә җи­тәрлек. Синең­чә, безнең моңга башка юнә­леш­ләрне дә кушу дөрес алыммы?


– Билгеле бер музыка, юнә­леш бөтен кешегә дә ошый алмый. Әмма без үз тамашачыбызны табарбыз дип уйлыйбыз. Без төрле стильләрне бутасак та, милли моңны юкка чыгармыйбыз. Без – эзләнүдә.

– Үзеңә музыкада нинди стиль ошый?


– Мин төрле музыканы тың­лыйм. Ретроны да, классиканы да. Миңа бар да кызык, бар да яңа.

– Бу, мөгаен, сиңа иң еш би­релә торган сораудыр. Син үзеңне кайсы милләт вәкиле дип саныйсың?


– Әлбәттә, татар инде мин. Шул ук вакытта гарәп тә. Күп очрак­ларда үземне кайбер татарлардан күбрәк дәрәҗәдә татар дип саныйм. Чөнки ул каннан гына түгел, тәрбиядән килә. Кан, тәрбия, яшәү рәвеше миндә татарлыкны тәрбияләде. Әтием ягыннан гарәп мәдәниятен, ислам динен үзләштердем. Гарәп­ләр динне тормыш рәвеше итеп кабул итә. Соңгы вакытта татарлар арасында да динне яшәү рәвеше иткәннәр күбәйде.

– Кайбер татарлардан күбрәк дәрәҗәдә татармын, дидең. Яшьләрдә татарлыкны ничек арттырырга соң?


– Баштарак “Үзебез” хәрәкәте, хәзер “Мин татарча сөйләшәм” кебек чаралар, чыннан да, файдасын бирә башлады. Соңгы ун ел эчендә милли үзаң шулкадәр үс­те. Урам тутырып татарча сөй­ләшергә оялмаган, татар музыкасын тыңлаган яшьләр артты. Социаль челтәрләрдә татарча статуслар күбәйде. Бу да бик әйбәт күренеш. Татарлыгыннан оялучылар да бар, әлбәттә. Бусы инде гаиләдән тора. Нинди тәрбия бирәсең бит. Әти-әнисе татарча белми икән, аны бала кайдан өйрәнсен? Ярый ла, ана телен өйрәтергә әби-бабасы булса...

– Киләчәгеңне Казан белән бәйләр идеңме?

– Казанны бик яратам. Әмма холкым шундый, бер урында гына торасым килми. Шулай да, язмышымны Казан белән бәйләрмен дип уйлыйм. Чөнки кайда гына булсам да, туган каламны бик сагынам. Сәяхәт дигәннән, абыем Аммар илләр гизәргә ярата. Ул бу хыялын чынга ашырды да. Автостоп белән Кавказ илләрендә, Төркиядә булды, аннан Казанга кайтты. Абыйның илләр гизүенә энем Мурад та бик кызыкты. Үзен шуңа әзерли дә башлады бугай инде. Аның бер минут буш вакыты юк. Баскетболга йөри, брейк-дансны үзләштерә. Музыка мәктәбендә укуын, ушу белән шөгыльләнүен, рәсем түгәрәгенә йөрүен өстәсәк, аның төрле вак нәрсәләргә, Интернетта утыруга вакыты калмавын чамаларсыз.

– Ширин, “Тәфтиләү”, “Юксыну”, “Бөдрә таллар” кебек халык җырларын, дәү әниең репертуарындагы җырларны башкара­сың. Үзеңнең шигырь­ләр, җыр­лар язуыңны беләбез. Бәлки аларны туплап диск рәве­шен­дәме, башкачамы тамашачыга тәкъдим итәргә кирәктер?


– Дәү әнием дә шундый киңәш бирә. Әмма мин әле үземне моңа өлгереп җитмәгән дип саныйм. Диск, миңа калса, шәхси архивны гына тулыландырыр иде. Менә шулай, үзтәнкыйть көчле миндә. Әйтик, хәзерге артистларның диск­ларын тыңлаганда да ка­нә­гатьлек тапмыйм. Алар чыгара, син ник чыгармыйсың, дип сораганда җавап шул: алар кебек буласым килми. Әле миңа бик күп эшләргә, чарланырга, камиллә­шергә кирәк.

– Мәскәүдә ГИТИСта, КФУда социология факультетында укыйсың. Магистратурада укуны дәвам итәргә теләгең барлыгын әйттең. Боларның барысы да тормышта кирәк булырмы? Син бит үзеңне җырчы буларак әзер­лисең.


– Мин язмышымны сәхнә белән бәйләячәкмен. Анысы шиксез. Әмма сәхнә кешесенең башка шөгыле дә булырга тиеш. Әйтик, дәү әнием дә, сәнгатьтән кала, башка эшләрне дә башкара. Ветеринария институтын тәмамлап, биш ел шул юнәлештә эшләгән. Аннан мин үземне төрле өлкәдә сынап карыйсым килә. Миңа бар да яңа, бар да кызык.

– Синеңчә, эстраданы өч ноталы җырлардан ничек арындырып була?


– Бик гади итеп: андый җыр­ларны тыңламаска гына кирәк.

– Әмма тамашачы шундый җырларга өстенлек бирә бит.


– Бу фикер белән килешмим. Халыкның зәвыгы үсә. Татар эстрадасы турында бик күп тән­кыйть фикере ишетәм. Та­ма­ша­чыңны югалтырга телә­мисең икән, чын сәнгать әсәр­ләрен башкарырга өйрәнергә туры киләчәк. Юк икән, вакыт сине онытырга мәҗбүр итәчәк. Мин шундый фикердә. Чөнки сәнгать минем өчен бик югары дәрәҗәдә. Ул беркайчан да акча эшләү чарасы була алмый. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 65 | 08.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»