поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
07.05.2014 Милләт

«Җәясу» юлын "Туган як" дәвам итә (ФОТО)

Өч ел элек барыбызга да яхшы таныш булган Тәнзилә ханым Паламарчук татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап үстерү максаты белән “Җәясу” фольклор фестивален оештырган иде. Җиңел аяктан тотынды, күрәсең, Ходайга шөкер, фестиваль һәр ел төрле тематика буенча уздырыла килә һәм ул күбрәк балалар иҗатын үстерүгә юнәлтелгән. Икенче ел рәттән ул “Туган як” редакциясе ярдәмендә уздырыла. Проектның җитәкчесе, әлбәттә, Тәнзилә Нурулловна.

Быелгы дүртенче фестиваль 23 апрельдә Сергачның мәдәният-ял итү үзәгендә Россиядә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узды. Темасы бүгенгә бик актуаль торган экологиягә багышланган иде, катнашучылар кул астындагы материаллардан милли төсмерләр кертеп костюмнар эшләргә һәм аларны кызыклы, эчтәлекле итеп күрсәтергә тиеш иделәр.

Фестивальдә катнашырга татарлар компакт яшәгән дүрт районнан ун коллектив – Кочко-Пожардан мәктәп һәм балалар бакчасы, Камка, Шөбиле мәктәпләре, Янау мәктәбендә укучы Грибан балалары, Сафаҗайдан мәктәп һәм балалар бакчасы, Петрякс мәктәбе һәм Пашат башлангыч мәктәбе белән балалар бакчасының җыелма фольклор төркеме теләк белдерделәр. Татар районы булып саналган Кызыл Октябрь районыннан бер генә коллектив катнашуы бераз сәеррәк булды, әлбәттә, нәкъ шул көнне БДИның сынау өчен (пробный) уздырылганын сылтауладылар кайберләре, әмма БДИда бит 11 класслар гына катнаша, ә балалар бакчаларына ул бөтенләй кагылмый. Әлбәттә, фестиваль аларның катнашыннан башка да үтте, ә анда катнашмыйча үзләре күбрәк югалттылар. Киләчәктә үз хаталарын танып, активрак булырлар дип ышанабыз.

Билгеләнгән вакытка мәдәният-ял итү үзәге алдындагы мәйдан сары автобуслар белән тулды. Сергач район администрациясе башлыгы Николай Субботинның фестивальгә килүе бу чараның дәрәҗәсе үсә баруын тагы бер тапкыр исбатлады. “Безнең районда яшәүчеләрнең 13 процентын татарлар тәшкил итә һәм бу милли проектның нәкъ биредә тормышка ашырылуына без бик шат. Без зур теләк белән сабантуйларга, бүтән милли бәйрәмнәргә йөрибез. Бүгенге фестиваль дә чын бәйрәм – милли гореф-га-дәтләрне, мәдәниятне, телне саклау бәйрәме һәм бу милли хәзинәләрегезне саклап үстергән өчен сезгә зур рәхмәт. Үзенең мәдәниятен, телен белгән күпкырлы шәхесләр генә тормышта зур уңышларга ирешә ала һәм сезнең нәкъ шундый булып үсүегез һичшиксез. Балаларны бу фестивальгә әзерләгән остазларга, бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәт, уңышлар сезгә”, - диде Николай Михайлович үзенең чыгышында. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Ручина да бу фестивальнең югары әһәмияткә ия булуын билгеләп үтеп, уңышлар теләде.

Һәм, ниһаять, тамаша башланды. Әйе, ялгыш әйтмәдем, чөнки бу фестиваль чын тамаша булды. Положениене мәктәпләргә җибәргәч: “Бигрәк катлаулы тема табыпсыз, ничек инде милли төсмер белән экологик костюм эшләргә?” – дип аптырашта калган шалтыратучылар да булды. Әмма безнең укытучылар, балалар булдыра алмаган нәрсә бармы соң? Менә бу юлы да хәйран калып утырдык залда – күпме искиткеч матур костюм теккәннән! Төрле төстәге һәм зурлыктагы целлофан капчыклар, пластик шешәләр, ялтыравык кәгазь, сырлы (гофрированный) кәгазь, кәнфит кәгазьләре, бер заман модада булган “сирийский” тәрәзә пәрдәләре – ни генәме кулланмаганнар костюмнар теккәндә! Кочко-Пожар балалар бакчасы хәтта безнең “Туган як”лардан искиткеч матур костюм эшләгән – күлмәге, калфагы, сумкасы – барысы да газетадан. Әле бит ул костюмнарны кызыклы итеп күрсәтергә, якларга да кирәк иде, монда да фантазияләренең байлыгы исне китәрде, барлык коллективларның да чыгышлары матур, кызыклы һәм шул ук вакытта эчтәлекле булды. Кочко-Пожар мәктәбенең костюмнары күз явын алырдый матур иде, аны Руслан Шакиров, Ләйсән Абдрахманова һәм Рамил Фәхретдинов өчәүләшеп эчтәлекле итеп, иҗади формада якладылар. Җирле балалар бакчасының чыгышы һәрвакытта кызыклы була, бу юлы да сынатмадылар, кул астындагы материаллардан теккән берничә төрле костюм күрсәтеп, табигатьне саклау турында сөйләделәр.

Сафаҗай балалар бакчасы фестивальдә беренче тапкыр катнашса да, чыгышлары матур иде, ә инде алты яшьлек Ильяс Айнетдиновның искиткеч оста итеп гармунда уйнавы барысын да шаккатырды. Гармунчы әтисе Илдар өйрәтә икән аны. Сафаҗай мәктәбенең чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Фестивальдә 3 класс тулы составлары белән Фәрит Яруллин музыка язган “Шүрәле” балетыннан өзек күрсәттеләр. Шул хәтле оста итеп уйнадылар, биеделәр, әйтерсең, чын профессионаллар. Махсус костюмнар кигән 20 баланың матур, күңелләргә үтеп керә торган музыка астына сәхнәдә тамаша күрсәтүләре искиткеч күренеш иде. Әлбәттә, аларның оста итеп чыгыш ясаулары – класс җитәкчеләре Румия Муталлапова тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул үз эшенең чын фанаты, костюмнарны да балалар белән бергәләшеп үзе әзерләгән. Һәрбер бала талантлы, аны ачыклый белергә генә кирәк икәнне исбат итә белүнең үрнәге булды ул. Пашат башлангыч мәктәп балалар бакчасы белән бер бинада урнашканлыктан, алар тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бу юлы да җыелма фольклор төркеменең чыгышы ачык, матур булды. Петрякс мәктәбендә татар теле укытылмаса да, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләргә зур әһәмият бирәләр. Фестивальдә алар шулай ук беренче тапкыр катнаштылар һәм матур биюләре, костюмнары белән тамашачы күңелен яуладылар. Татар Моклокасы мәктәбе укучылары борынгыдан килгән “Нәүрүз” бәйрәмен бар нечкәлекләрен туры китереп сәхнәләштергәннәр иде, чыгышлары, һәрвакыттагыча, искиткеч булды. Шөбиле башлангыч мәктәбендә укучылар саны аз булса да, бар җирдә дә актив катнашалар, бу юлы да “Аулак өй” күренешен бик матур итеп, экологиягә бәйләп сәхнәләштергәннәр. Ә инде сырлы кәгазьдән эшләнгән милли костюм чын шедевр иде. Грибан балалары Янау мәктәбендә укысалар да, милли бәяләрне саклап үстерүгә зур әһәмият бирәләр, моның өстендә татар теле укытучысы Гөлнур Зиһаншина эзлекле эшли. Алар кайвакыт бирелгән темадан бераз читкә тайпылсалар да, бер җирдә дә катнашмыйча калмыйлар. Бу юлы да Әлфия Хөсәенова белән Айдар Секамов бик матур татар биюе башкардылар. Камка мәктәбендә фольклор һәрчак югары дәрәҗәдә, бу юлы да уенын-чынын бергә кушып, чишмәләрне, су буйларын сакларга кирәк икәнне күрсәттеләр. Кыскасы, һәр коллективның чыгышы үзенчәлекле, эчтәлекле, кызыклы булды. Балалар табигатьне сакларга кирәклеге турында төрле формада сөйләделәр, һәрберсенең чыгышында милли мәдәниятебез күрсәтелде. Әлбәттә, балаларның уңышы – җитәкчеләрнең эшләү нәтиҗәсе. Шуңа да аларны әзерләгән укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барлык коллективлар оештыручылар исеменнән рәхмәт хатлары белән һәм акчалата бүләкләнделәр. Бүләкләрне аларга “Туган як”ның баш редакторы Олег Әндәрҗанов Наталья Викторовна белән бергәләп тапшырдылар, ә финанс ярдәмне спонсорлар - Пильна районының “Петряксинский” һәм Киров исемендәге СПКлары һәм "Заречное" КФХсы күрсәтте. Аларга һәм Сергач райпосы рәисе Равил Мангушевка (райпо быел да һәр балага соклар һәм пирожныйлар бирде) шулай ук рәхмәтнең олысы.

Киләсе елга фестивальнең кечкенә булса да юбилейлысы, бишенчесе узар, Алла боерса, анда катнашучылар саны тагы да арта төшәр дип ышанабыз. Шуңа да быелгысын тәмамлаганда Тәнзилә ханым “Яңа очрашуларга кадәр!” дип саубуллашты. Амин, шулай булсын, фестиваль озын гомерле булып, күп кенә юбилейларын үткәрергә язсын иде.

1

2

3

4

5

6

7
 


Наилә ҖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»