поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.05.2014 Җәмгыять

Бәйрәм уңаеннан туган борчулар

Казанда шигърият бәйрәмен тамаша кылырга насыйп булды быел. Республиканың башка почмагында яшәүче безләргә, ни дисәң дә, андый бәхет сирәк эләгә.

Бәхет дип бер дә арттырмыйм. Юлда барганда ук кү­ңелдә эчке бер сөенү, канатлану бар иде инде. Ничек сөенмәскә: мәркәз каланың үзендә елга бер генә тапкыр була торган тансык вакыйганы, ничә тапкыр телевизордан караганны, бу юлы зыялыларыбыз арасына басып, дәртләнеп шигырь укучы мөхтәрәм шагыйрь­ләре­без­дән берничә адымда гына торып манзара кылачакмын бит...

Тик кәефем төшеп кайттым мин башкаладан. Бәй­рәм башында булган, күп дигәндә өч йөзләп халыкның ахырга таба йөзе дә калмавы, бәлки, төп күңел­сезлек булмагандыр да. Килеп, кеше күреп, үзеңне күрсәтеп, лауреат­лар­ның кем икәнен белгәннән соң, ике-өч чыгышны да тың­лар-тыңламас ук, һава торышына сылтап, тизрәк өйгә йөгерү дә – гафу ителмәслек бер сансызлык, әлбәттә. Җил, суык, имеш. Алдагы көн­нәрне бик челлә идеме әллә? Халыктагы нәзбереклеккә карап, ап­рель аенда гыйнвар салкыннары килгән икән ди­ярсең. Гел кар явып, буран уйнап торган очракта да шкафларыбыз тулы җылы кием бүген. Киен өшемәслек итеп! Тор азакка кадәр, кара, тыңла һәм сөен! Тукаебыз – милли горурлыгыбыз, символыбыз, бөек шагыйребез, байрагыбыз туган көн бит. Юк, исем өчен генә дигәндәй күренеп китеп, өйгә сыптырмагач, без түгел, башка халык була ич ул. Мондый кыланмышларда төп сәбәп тыштагы һава торышы тү­гел, ә һаман да шул күңел­ләребездәге туң­лык, салкынлык, битарафлык ди­мичә, тагын нәрсә әйтәсең инде...

Яртысы татар булган, татар башкаласы саналган миллионлы шәһәр. Татар каныннан булган башка гражданнарга, гади халыкка артык тимичә, кагылмыйча, биредә­ге зыялыларыбыз­ның гына чутын-исәбен ала башласаң да, әллә өч йөз генә булыр идеме алар? Юк, миңа калса, бер ун тапкыр артыграк бездә андый кавем. Өч йөздән артып киткән язучы-шагыйрьләрнең 70 проценты мәркәз калада яшәмиме әллә? Күпсанлы театр, эстрада артистла­ры­быз­ның бу олуг бәйрәмдә берән-сәрән генә күренүен ничек аңлар­га?

Татарча газе­та-журнал­ларда каләм тиб­рәтү­че, радио, телевидениедә эшләүче татар журналистлары кайда? Тел, әдәбият, тарих өйрәнүче галимнәребез, алар­ның күп­санлы шәкерт­ләре Тукайга юлны ник тапмаган? Мәктәп саен өч-дүрт булган, мәркәз калада гына тулы бер армияне тәшкил иткән татар теле мөгаллим­нәре бу чарадан ник чит­ләшә? Хәтта, әйтер идем, татарча җырларны яшь әтәч тавышлары чыгарып, үзлә­ренчә шыгырдатучы берни­чә йөз яшь җил­кенчәк җыр­чыларга, шигырь дип аталучы текстлар язучыларга, көй чыгаручыларга да артык булмас иде бирегә килү. Чын шагыйрь авызыннан, чын, җыр язарлык шигырь ишетү аларга да бары файдага гына булыр иде бит.

Тукай, шигырь бәйрәме... һәм өч йөз кеше. Хоккей аренасына иң хәчтерүш матчка да берничә мең кеше җыела ич. Әмма Тукай туган көнне үтүче шигърият бәйрәме ул хоккей да, футбол да, Сабан туе да түгел. Аны мин милләтнең авангарды, таянычы, өмете, энергетикасы булырга тиеш затлар – зыялыларыбыз җыены дип аңлыйм һәм кабул итәм. Алай гына да түгел, ул – аларның активлык, милли җанлылык индикаторы, бердәмлек күр­сәткече. Чынлыкта, үзе­безне хөрмәт иткәндә, Ирек мәй­данының читендәге киң булмаган ул урамга халык көч-хәл белән генә сыешырга, сыешмаганы ике башка бүселеп чыгарга, шул халәттә дә бәйрәм рухы тоярга тиеш ич. Мин максималист фә­кый­регезнең, килгән­дә үк хыялларымны кирә­геннән артык эшкә җигеп (руслар мондый очракта “губу раскатал” ди­ләр), шигърияткә, әдәби­ятка генә түгел, тел, милләт язмышына битараф булмаган һәм­мә татарны биредә кү­рергә теләве дә әллә гафу ител­мәслек беркатлылык булды шунда, әллә андыйлар, әйткә­немчә, җәмгысы өч йөз кеше генә?..

Үзенең тарихын бел­мә­гән, әдәбияты-сәнгате бе­лән кызыксынмаган халык бер­ничә буыннан соң гади көтүгә әйләнеп, үзенең кө­түчеләрен генә ихтирам итә башлый дигән гыйбарә бар. Әллә соң безнең дә шул көнгә калуыбызмы? Әгәр дә шунда хакимияттән әмер килсә, фәлән-фәлән оешмалар, фәлән категория гражданнар, төгән һөнәр ияләре катнашырга тиеш диелсә, шул гавам-көтү теләсә нинди чарага чаптырып килеп җитәчәк, иң зур мәйданны да шыплап тутырачак бит. Бу исә – аз гына төпкәрәк төшеп уйлаганда, ифрат та начар симптом. Чир, көтү дәрәҗә­сенә калу милләтнең аңлы булырга тиешле өлешенә дә ныклап үтмәгәнме? Зыялыларыбыздагы таркаулык, тү­бән аңлылык милләтнең күп­санлы бәлаләренең башы түгелме? 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 64 | 06.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»