|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2014 Җәмгыять
Акча тиенләп җыелаТимер, вак-тояк акчаларны кая куярга? Аларны кибеттә дә алырга яратмыйлар, транспортта йөргән өчен түләгәндә дә бик ошатып бетермиләр. Шушы көннәрдә редакциябезгә хат килеп төште. “Күптән түгел “Мәскәү базары” тукталышында 35нче маршрут автобусына утырдым. Акча янчыгымда кәгазь акчалар калмаганлыктан, кондукторга тимер акчалар белән түләргә туры килде. Биш, ике, бер сумлыклар белән беррәттән илле һәм ун тиенлекләр дә җыелды. Шуның өчен кондукторның миңа ничек җикеренгәнен белсәгез икән? “Нишләп минем йөземә тиеннәр белән атасыз? Көлмәгез миннән”, - дип миңа ябышты. Мин аңа тиеннәрнең дә акча булуын аңлатып карадым, тик сөйләшүнең нәтиҗәсе булмады... Язып чыгыгыз әле шушы хакта”, - дип яза Казан шәһәрендә яшәүче Асия Солтанова.
|
Иң күп укылган
|