24.04.2014 Җәмгыять
Килмешәк
Эштән кайтып килеш. Подъезд төбендәге утыргычта күрше Әнисә карчык таныш булмаган, 65-70 яшьләр тирәсендәге ир-ат белән сөйләшеп утыра. Ирнең күзләре яшьле, зарланганга охшаган. Ул да түгел, мин якынлашкач кына бу ир урыныннан кузгалды һәм, әби белән хушлашып, машинасына утырды да китеп барды.
– Берәр туганыңмы әллә? – дип сорадым әбидән, кызыксынып.
– Юк ла, – диде Әнисә әби. – Элеккеге күршем ул минем, баракта яшәгәндә бер йортта торган идек. Ахирәтемнең улы, әллә нигә бер килеп, хәлемне белеп китә, – ди бу.
Әби белән сөйләшеп киттек. “Сәлимәнең бердәнбер малае булды ул. Өф-төф итеп үстерде инде Рифкатьне. Үзе көне-төне эштә булыр, монысының өсте-башы бөтен булыр. Утыз ике яшендә тол калып, сорап килүчеләр күп булса да, шушы малай дип, башкага бармады. “Үземнең бәхетем булмады, баламныкы булсын”, – ди торган иде.
Рифкать үсте. Армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннары өйләнде. Менә шунда Сәлимә һич танымаслык кешегә әверелде дә куйды. Улын көнләдеме, үзенең хатын-кыз буларак бәхетсез булуына эче поштымы, малаеның гаиләсенә гел кысылып торды, араларын бозды. Рифкать тора-бара эчә башлады. Гел тавыш чыга иде. Хатыны Эльмира бик әйбәт иде үзе. Әмма Сәлимә котырыгы аркасында гел эләгеп торды бичарага. Бүлмәләр янәшә булгач, бөтен нәрсә уч төбендәге кебек, яшереп бетереп булмый. Эльмира бирешмәде, бер-бер артлы тупырдап торган ике малай алып кайтты. Аңа аларны карашучы да, юышучы да булмады. Берүзе өстерәде тормыш йөген. Без, Сәлимә белән аралаша торган хатыннар: “Рәнҗетмәгез Эльмираны, кешегә андый килен эләкми әле”, – дип кисәтә килдек. Сәлимә безне ишетмәде дә ул чакта. “Егермегә өйләнсен, әмма барыбер бергә тотмыйм. Килмешәк ул, ни йорты, ни малы юк”, – диде. Эльмира балалар йортыннан. Булышыр, ярдәм итәр кешесе юк иде шул бичараның.
Сүзендә торды Сәлимә, тотмады Рифкатьне Эльмира белән. Малайларның берсенә – 14, икенчесенә 12 яшь иде, Эльмира гарьләнүенә түзә алмыйча чыгып китте. Малайлары да аннан калмады. И, үкенде Рифкать, барды, ялынды, әмма Эльмира сүзендә нык торды, кире кайтмады. Балаларын да аякка бастырды, болардан бер тиен акча да сорамады.
Рифкать, Эльмирасы булмагач, эчүен дәвам итте. Баштарак балаларны күрергә баргалап йөрсә дә, соңыннан алардан да бизде. Туган көннәре белән дә котламый башлады. Сәлимә: “Оныкларымны да күрә алмыйм”, – дип зар еларга кереште. Әмма гаеп үзендә булгач, терсәкне тешләп булмый шул инде. Рифкать икенчегә, өченчегә өйләнде. Алары белән дә мантый алмады. Дүртенче хатыны бик сабыр булып чыкты. Әмма беренче иреннән улы бар иде. Балалы хатынны бик алдырасы килмәсә дә, Сәлимәнең бу никахка ризалашмыйча чарасы калмады. Кырыкның аргы ягына авышкан иргә гаилә кирәк иде. Аннан соң Тәслимәнең фатиры да бар. Сәлимә, Рифкать аңа күченсә, рәхәтләнеп калырмын, дип уйлады. Рифкать, чыннан да, күченде.
Әйбәт кенә яши башлады болар. Сәлимә янына оныгы Рәдис кайтып йөри башлады. Әби белән онык үзара якынлашып та киттеләр. Барактан күченгәндә, аны пропискага кертеп, фатирны да өчесе исеменә алдылар. Шулай итеп, Сәлимә Рәдис белән яшәп калды. Соңгы сулышын да аның кулларында бирде. Рәдис үзе генә калгач, энесе Рәмис тә аның янына елышты. Шулай итеп, Эльмираның балалары Сәлимә яшәгән фатирга хуҗа булдылар.
Рифкать, монда килеп, өлеше булса да, мин хуҗа дип тә, миңа тиеш дип тә авыз ачып берни әйтергә базмады. Уллары бертавыштан: “Без үскәндә син әнигә алимент түләмәдең, ярдәм итмәдең”, – дип кенә томаладылар авызын. Хәзер инде Рифкать еларга кереште. Җитмәсә, Тәслимәсе дә авырып китте. Ашказанында яман шеш булып, ике-өч ай дигәндә ул да мәрхүм булды. Малае да армиядән кайтып, өйләнеп куйды. Рифкатькә тагын урын калмады. Әй бәргәләнде ир, әй бәргәләнде. Аерым фатирда торгач, Тәслимәсе белән ничек яшәгәнлеген белмим бит инде. Шулай да соңгы көннәрендә бик рәнҗеткән, гарип син дип, су да бирмичә тилмерткән икән дип сөйләделәр. Шуны белгән үги малай Рифкатьне куып чыгарган...”
Әнисә әби сөйләве буенча, барыр урыны калмагач, Рифкать тагын берәүгә өйләнгән, дөресрәге, йортка кергән. Бишенче хатын бик усал, иргә көн күрсәтми икән. Бу килүендә ир: “Эльмирам да, Тәслимәм дә яхшылар иде”, – дип елаган. Елау ирләр эшемени дигәндәй, миндә бу иргә карата кызгану хисләре генә никтер уянмады...