поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.04.2014 Милләт

Атка печән кем салыр?

Газетаның телен аңлаешлырак итәргә тәкъдим белән редакторга шалтыраткан Исемсез якташыбыз әле үкенәдер инде. Ник? Чөнки аның кем икәнлеген белми торып газета битләрендә эттән алып эткә салдык: ул надан да, “салучы” да, патриот та түгел, тәкъдим иткән теле – “урам теле” икән, ул телдә ничек газета чыгарасың?

Туктагыз, ханымнар һәм әфәнделәр! Ул бит газетаны француз телендә түгел, һәммәбез сөйләшкән, һәммәбезне күкрәк сөтен имезә-имезә үзе сөйләгән телгә өйрәткән аналарыбыз теле турында сүз алып бара. Ул безнең көндәлек тормышта аралашу теле, гаять бай авыз иҗатыбыз теле. Аны сакларга кирәк, срамить итәргә түгел!

Исемсез Якташыбызны хурлаучыларның кайберәүләре Ана теле, Әдәби тел дигән төшенчәләрне аерырга теләмичә, берсе урынына икенчесен кулланалар.

Хәзерге заман татар әдәби теле XIX-XX гасырлар арасында барлыкка килгән тел. Әйе, ул гаять дәрәҗәдә яңартылган татар теле. Миннән карт укымыш кешеләрдән, сез Габдулла Тукай язган телдә түгел, аның тәрҗемәсен укыйсыз, дигәнне ишеткәнем бар.

Яңалык татар телен гарәп әлифбасыннан элек латиницага (1927), соңрак кириллица (1939) әлифбасына күчерүгә генә кайтып калмады. Аның лексикасына, грамматикасына күп үзгәрешләр кертелде.

Минем китапханәмдә Әхмәд-Зәки Вәлидинең “Кыскача төрек-татар тарихы” дигән иске татар телендә кириллицада язган китабы бар. Мин аны кириллицада булса да авыр гына укыйм һәм бик авыр аңлыйм. Анда шулкадәр безнең өчен аңлаешсыз сүзләр һәм сүз оборотлары, фразеологизмнар бар!

Шул ук вакытта безнең тел берәр жаргон теле дә түгел. Ул аерым кисәкләргә бүленеп, әмма бер телдә сөйләшеп, аралашып яшәүче халыкның теле.

Безнең Ана телебез – татар милләтенең зур өлешен тәшкил иткән мишәрләр теле. Ә кайбер галимнәребезнең әйтүенчә, билгеле бер тарихи шартларда мишәр халкы зур мөстәкыйль милләт булып оешкан булыр иде, ләкин таркаулык аны байрак телле булудан мәхрүм иткән. Шуңа күрә “имеем то, что имеем”.

Әдәби телебез – нигезенә Казан арты татарларының сөйләш теле салынган уртак тел. Бер гасыр буе әдәби телебез милләтебезнең яшәешен, мәдәниятебезнең үсешен, мәгарифне уңышлы тәэмин итә. Нәкъ шул телебез дөньядагы йөзләрчә телләр арасында 14 урынны алып тора (били)!

Шуңа күрә Исемсез Якташыбыз теләгәнчә әдәби телдән бизеп, “үзебезцә” укый-язарга түгел, киресенчә, әдәби телнең сүз байлыгын һәм грамматик закончалыкларын өйрәнергә тиешбез.

Бүгенге татар мәктәпләре кимеп, татар телен укыту сәгатьләре дә юкка чыга баргач, кимегәч, шәһәр балалары гына түгел, авыл балалары да татар телен өйрәнүдән мәхрүм ителәчәк.

Шул шартларда телебез үзенең киләчәген югалта башлады, ә аны бу хәлдән чыгару өчен ниндидер чаралар күрергә кирәк.

Аңлашылганча, мин дә “Туган як”ның теле әдәби тел булырга тиеш дип беләм, һәм ул шулай да. Бу мәгънәдә фикер алышучылар белән килешәм.

Ләкин “а” дип әйткәч, “б” дип тә әйтергә кирәктер бит! Исемсез Якташыбыз “Туган як”ны укыйсым килә, ярдәм итегез! ди бит. Ул үз исеменнән генә әйтә дип уйламыйк. Аның төслеләр күбәү, алар арасында газетаны алмаучылар да байтактыр. Юкка гынамы редакторыбыз газетаның саны саен тираж мәсьәләсен күтәреп яшь түгә.

Сүзебезнең “б” дигәне газетаны укучыга якынайту мәсьәләсенә багышланырга тиеш. Әмма андый тәкъдимнәр әлегә күренгән юк.

Иң ансат эш – гадирәк язарга, “авыррак” сүз килеп чыкканда аңа аңлатма бирергә. Моны авторлар да, мәкаләне бастыруга әзерләүче журналистлар да башкарырга тиеш. Ә гомумән, редакция үз тарихында булган хәлне исенә төшерсен иде: газетаның һәр санында “Бу санның сүзлеге” башъязу астында шундый сүзләрне җыеп бирә идек. Бу эш, әлбәттә, чамадан тыш авыр булмаса да, вакыт таләп итә. Аны башлаган хезмәткәрләр редакциядән алаймы-болаймы китеп беткәч, аларны алмаштырган яшь журналистларга әлегә кадәр “не до того” булды.

Ана телебезне “урам теле” дип чүплеккә чыгарып атсак, ягъни аны өйрәнеп, аның җәүһәрләрен кулланмасак, без хаклы булмабыз. Киресенчә, ана телебез әдәби телебезне үзләштерү, өйрәнү нигезе булырга тиеш.

Бала гаиләдә ана телендә никадәр яхшы сөйләргә өйрәнсә, әдәби телебезне шулкадәр уңышлы үзләштерер.

Ләкин Ана телебез әлегә җилгә чәчкән тел бит ул: һәрберебезнең миендә яшәп, авызыбызда материальләшә һәм шунда ук югала.

Телебезнең нигезе - сүзне югалтмыйча буыннан-буынга җиткерер өчен аны язып, алардан сүзлек төзеп, мәдәни хәзинәбезне булдырырга тиешбез. Мишәр теле кәгазьгә төшеп калсын иде! Шул вакытта ул әдәби телебезне баету чыганагы да булыр. Г.Тукай булмаса да, мәсәлән, Һ.Такташ мишәр сүзләрен әдәби оборотка кертүдән курыкмаган һәм лирик шигырьләренең берсендә “нигә, нигә синең шаян күзләр күзләремә болай багалар” дигән. Узган гасырның 50 нче еллар уртасында Казан педагогика институтының вешалкасы янында минем кемгәдер “бак!” дип кычкыруым булды – тирә-ягымдагы иптәшләр егылып ятып, шаркылдап көлделәр. Беләсездәр, әле бу романсны җырлаучылар да, тыңлаучылар да көлү түгел, көлемсерәмиләр дә.

Ник “бак” кына? Әдәби текстларда да, сүзлекләрдә дә “безнең” сүзләр еш очрый.

Әлегә кадәр ул сүзлек өстендә һичкем эшләмәгән. Дөрес, якташыбыз Р.Ф.Шакированың безнең сөйләмнең үзенчәлекләренә багышланган филология фәннәре кандидаты диссертациясе һәм шул ук сөйләмнең фонетик үзен-чәлекләренә (мишәр диалекты) караган хезмәтләре бар, ләкин алар лексикага өлешчә генә кагыла. Калганы безнең өлешкә тигән көмеш була инде. Нәкъ шушы теләк, үз белдегем белән берничә ел буе искә төшкән, ишеткән, “Туган як”та, бүтән чыганакларда очраган һәр сүзне “учетка” алып барам: ул сүз безнең көндәлек тормышта кулланыла торган сүз булсын. Ул сүзлектә чын мишәр сүзе дә, әдәби тел сүзе дә, бүтән телләрдән алынган сүзләр дә бертигез “гражданлык” хокуклары белән файдалансын иде.

Бу мөһим эштә катнашырга мин татар теле укытучыларын чакырган идем. Бүтән оешкан көч булмаган хәлдә ул укытучыларның методик берләшмәләре кысаларында да ниндидер эш күрсәтеп булыр иде.

Сүзлекне җыеп төзегәннән соң, аны бастыру да теләк һәм акча таләп итә торган эш булып кала. Сабантуйлар расписаниесе төзеп кенә калмасын дисәк, бу эшне Конгрессыбызга йөкләү дөрес булыр иде. Әгәр “Нижгар татарларының көндәлек тормыш (бытовой) теле сүзлеге”н һәр гаиләгә, һәр мәктәпкә, һәр укучыга, китапханәчегә җитәрлек тираж белән нәшер итәлсәк, телебезне саклап калуда сизелерлек бер адым ясалыр иде.

Рифат ИБРАҺИМОВ, “Туган як” газетасының беренче хөрмәтле редакторы.
Сергач.

 


Рифат ИБРАҺИМОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»