поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.03.2009 Мәдәният

"ТАТАР МОҢЫ": "ФАБРИКАНТЛАР" БЕРЕНЧЕ ТУРДА УК ТӨШЕП КАЛДЫ

14 шәһәр. 1500 катнашучы. Һәм ниһаять, бөтен чараны йомгаклый торган гала-концерт. Ноябрьдә башланып киткән "Татар моңы" халыкара яшь башкаручылар конкурсы ахырына якынлаша. 4 ай буена оештыручылар татарлар яшәгән төбәкләргә чыгып моң ияләрен эзләү белән мәшгуль булды. Татарстан, Мәскәү, Урал, Себер, Мари Иле, Үзбәкстан, Казахстан, Украина... Алда Казан һәм гала-концерт.

Март аенда "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачыларына "Татар моңы"ның ничек барганын күрсәтә. Тарихта беренче тапкыр үткәрелгән халыкара милли моңнар бәйгесенең ничек узганын проектның алып баручысы Замирә Гәрәева сөйли.

 

– Казанда яшәп "яшьләребез татар моңына битараф, алар аны белми, белергә дә теләми" дип лаф орып ятырга бик яратабыз шул. "Татар моңы" белән йөри башлагач, моның һич кенә дә алай түгеллеген аңладым. Ташкентта сайлап алу турын үткәрәбез. Конкурста кем катнаша? Билгеле, Ташкентта туып үскән татар балалары. Күбесе татарча ник бер сүз белсен, ә аларның татар җырына тартылулары! Җыр текстларын аңламыйча, җыр тыңлап елап утыралар! Нишләп елыйсыз, дип сорыйм. "Елата бит. Рус җырлары елатмый, ә менә татар моңнары елата." Күрәмсең, геннардан киләдер инде ул милли хәтер дигәне. Һәм ул җыр аша чәчрәп чыга. 

 

Замирә, "Бирегез мәйдан!" проектында - театр сәхнәсе. Хәзер менә - җыр. "Татар моңы" шәхсән сезнең өчен нәрсә белән истә калачак? 

 

Тавыш булу - бу әле җырчы булу дигән сүз түгел. Кастингларга искиткеч көчле тавышлы җырчылар килде. Шул ук "Йолдызлар фабрикасы"нда җиңеп чыккан яшьләр. Ләкин алар беренче турдан уза алмады! Тавышлары бар, җырлыйлар, моңнары да юк түгел. Ә менә "Тәфтиләү", "Гөлҗамал", "Карурман"нарны суза алмыйлар гына бит. Күрәмсең, халык җырларын башкара алыр өчен болар җитми. Менталитет кирәк. Сәләтең шул вакытта гына ачыла, миңа калса. 

 

– "Татар моңы"н "Татар җыры" фестивале белән чагыштыра башладылар. Имештер, эстрада фестиваленә көндәш...

 

– Сез хаклы: "Татар җыры" - эстрада фестивале. "Татар моңы" исә - исеме үк әйтеп тора бит. Минем уйлавымча, "моң" дигәннәрен бөтен кеше дә аңлый алмый. Ә инде аңлаганнарның тәненнән кырмыскалар йөри. Моң - ул зәвык. "Татар моңы" - чын җыр бәйрәме.

 

– Проектның телевизион версиясенә килгәндә, эшләве авырмы?

 

– Үзегез карагыз: һәр сайлап алу турыннан 5-6 сәгатьлек материал алып кайтабыз. Шуны 40 минутлык тапшыруга сыйдырасы. Билгеле инде, иң тәмлесен, иң каймагын сөзеп алабыз.

 

"Татар моңы"ның гала-концертлары 3 һәм 4 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак. Хәзерге вакытта жюрига кергән Салават, Миләүшә Айтуганова, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Рамил Курамшин, Рәсим Низамов, Резедә Ахиярова, Шәмсия Җиһангирова, Резедә Галимова, Рөстәм Закиров, Зөфәр Хәйретдинов һәм башкалар икенче турга узган җырчыларның иң лаеклыларын сайлый. "Татар моңы" конкурсының сайлап алу турларын исә сез "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында карый аласыз. 4 мартта - Буа, 5 мартта - Арча, 6 мартта - Семей, 10 мартта - Нурлат, 13 мартта - Әлмәт. Башлана 20:30да.

 


---
ТНВ
№ --- | 03.03.2009
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»