14.04.2014 Җәмгыять
Түбән тәгәрәү тиз икән
Төн уртасында телефоным шалтырый. Йокы аралаш сүндереп куйганымны аңламый да калганмын. Аннары берничә тапкыр смс килгән тавыш та ишетелде. “Зөлфиянең хәле авыр. III төркем кан кирәк. Тизрәк бул”, – диелгән. Зөлфия белән – без ике буын туганнар. Тиз җыенып, Казаннан Чаллыга кузгалдым.
Нинди акыллы, тырыш, чибәр кыз иде бит бу Зөлфия! Әниләре Сәгыйдә апа, яшьли тол калып, биш баласын ялгызы үстерде. Төпчек булгангамы Зөлфиягә җил-давыл тидермәде шул. Мәктәпне тәмамлагач та, югары белем алам дип талпынмады, райондагы СПТУга гына барып керде. Әтисе вафат булганнан соң, Зөлфиянең иркенләп йөри башлаганын, салгалаганын ишеткәнем булды. Аптырагач, Сәгыйдә апага әйткәләп тә карадым. Тик әнисе аны гел яклап чыкты: “Кем әйтте аны? Кешесен әйт. Хәзер барып иманын укытам. Минем кызым андый түгел”, – дия торган иде. Начар сүз тиз ишетелә шул. Зөлфиянең егетләр белән генә түгел, хатынлы ирләр белән йөргәнен дә ишеттем. Кеше тормышына кысылып булмый бит инде. Кайчак дәшми дә калырга өйрәндем.
Бервакыт барлык туганнар Сәгыйдә апаның туган көненә җыендык. Зөлфия бер егет алып кайткан. Яше утызны узып китсә дә, үзеннән шактый гына яшь егет эләктергән бу. Карап торышка болай тыныч күренә. Мин тәвәккәлләп әйтергә булдым. “Илдар, иртәгә кич апаның туган көне. Әйдә, болай йөрмәгез, иртәнге якта сезгә никах укытып алабыз”, – дидем. Илдар ризалашты. Ә Зөлфия... Аның шулвакыттагы күз карашы әле дә күз алдымда. Илдар өенә кайтып киткәч, Зөлфиядән нинди генә сүз ишетмәдем. “Минем тормышымда ни эшең бар? Мин синнән ир сорамадым. Болай да рәхәт яшим”,– димәсенме? Ә миңа Сәгыйдә апа кызганыч иде. Ирсез калу түгел, кызының кыланмышлары картайтты бит аны.
Шулай да дөнья түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Зөлфия тупырдап торган кыз бала тапты. Кечкенә Әминә тиз үсте. Аңа өч яшь тулганда, Зөлфия тагын салгалый башлады. Ире тәмам аптырады. Еш кына телефоныма шалтыратып: “Мин болай яши алмыйм. Берәр нәрсә эшләгез инде. Иптәш кызлары белән эчеп йөри. Кайчак өйгә дә кайтмый”, – ди бу. Мин тагын Сәгыйдә апаның телефонын җыям. Ә аның үз туксаны туксан: “Оятсыз кияү булды инде ул. Нәрсә җитмидер?” – дип кенә җавап бирде. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр бит. Зөлфиянең болай түбәнгә төшүен күреп, йөрәк өзгәләнде. Үзе белән әллә ничә тапкыр сөйләшеп карадым, тик ул мине тыңламады да. Ике көнгә генә түгел, атналар буена чыгып югала башлагач, эчкә шом керде. Ул вакытта бик кайгырдык. Ярый ла, дус кызы шалтыратып дөресен сөйләп бирде.
“Зөлфиянең сөяркәсе бар. Гаиләле кеше. Үзеннән шактый олы яшьтә. Хатыны бик эчә икән. Менә хәзер Зөлфияне кешелектән чыгарырга йөри инде. Килгән саен бер ярты алып килә. Тегесе шуны эчеп сыйлана. Икесе бергә фатир “снимать” итәләр. Сез аны эзләп тилергәндә, алар “бабай” белән күңел ача бит. Теге ир Зөлфиядән бернәрсә дә кызганмый. Өс-башын карый, нәрсә теләсә, шуны алып бирә. Аңа бала кирәк түгел. Мөмкин булса, кызын үзеңә ал. Эчкечеләр арасында үсә бит. Дус кызлары да үзе кебек, хәмер яраталар. Биш яшьлек булса да, бала аңлап үсә, барысын да күрә. Айнытырга иде аны”, – ди бу.
Зөлфия Сәгыйдә апаны бик борчый иде. “Авырыйм мин. Сиңа күпме генә әйтергә теләмәсәм дә, әйттердең. Миндә ямаш чир таптылар. Ашказаным да авырта, аналыгымда да шеш, диләр. Озак яшисем калмады. Әлегә дәвалану курслары үтәм. Күрше районга барып йөрим. Миңа 12 мең сум акча кирәк. Бирмәсәң – үләм инде. Ике метр җир җитәр”,– дигән сүзләр дә әйткән.
Сәгыйдә апаның ике улы юл фаҗигасенә эләктеләр. Олы кызы Мәскәүдә яши, уртанчысы Әлмәт якларына кияүгә чыкты. Алар сеңелләренең болай йөргәнен кабул итә алмадылар. Икесе дә урында эшли. “Без сеңлебез бар дип әйтергә оялабыз. Очрашкан саен күпме генә аңлатып карасак та, бернинди файдасы булмады. Алган кредитларын түләштек. Баткаклыктан чыгарга булыштык. Тик ул барыбер үзенекен эшли”, – ди Миннәрия апасы.
Сәгыйдә апаны минем әнием Фәридә якын итә. Ул мине – бердәнбер баласын гел апасына булышырга, ярдәм итәргә кирәк дип үстерде. Шуңа да үз гаиләмнең тынычлыгын куркыныч астына куя-куя, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.
Чаллы хастаханәсенә барып та җиткәнбез икән. Каршыма очраган табиб: “Туганыгыз яшәү белән үлем арасында. Исән калуын әйтү кыен. Юл һәлакәте коточкыч булган. Балалары бармы?” – дип сорады. Шулчак коридорның бер почмагында Илдар күренде. Кызын да иярткән. Кечкенә Гөлсу: “Апа, миңа син әни бул әле!” – дип кочагыма сарылды.
– Мин әниемне бик яратам! Тик башка аның белән яшисем килми, – димәсенме бала!
Әлегә Зөлфиянең тернәкләндерү үзәгеннән дәваланып кайтканын көтәбез. Бу фаҗига аңа сабак булырмы, анысы билгесез.