поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.04.2014 Җәмгыять

Әхмәт Нафигин: “Без ракеталарны очарга өйрәтәбез”

“Космоска очу” һәм “Самараның ЦСКБ-Прогресс заводы” төшенчәләре аерылгысыз. Чөнки космик кораблар да, аларның двигательләре дә биредә җитештерелә. Оешма зур һәм анда эшләүче төрле милләт халыклары арасында милләттәшләребез байтак.

Бигрәк тә оешманың генераль директоры урынбасары – генераль конструктор - ЦСКБ ФГУП «ГНПРКЦ «ЦСКБ-Прогресс» җитәкчесе Равил Нургали улы Әхмәтовның исеме безнең күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Шундый зур корабларның генераль конструкторы булу өчен нинди баш кирәк!

Милләттәшләребез - космик ракеталарны төзүче инженерлар Камил Шамкаев, Мансур Ямалетдинов, Азат Надыйров, Әхмәт Нафигин, Илгиз Колючев 25 ел элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен оештыручылар да иде бит әле. Алар бүген дә, шушы җәмгыять әгъзалары буларак, халкыбызга күп яхшы эшләр башкаралар.

Космонавтика көне уңаеннан Самараның “ГИС” телекомпаниясендә чыгыш ясарга әзерләнеп йөрүче Әхмәт абый НАФИГИНны мин Халыклар дуслыгы йортында очраткач, космос романтикасы белән сугарылган яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем. Ул хатирәләрен ерактан башлады:

- Мин балачагымнан ук самолетлар белән саташып үстем. Мәктәптә дә, авиация институтында да уку миңа җиңел бирелде, шуңа күрә җәмәгать эшләре һәм спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табылып торды: чаңгы, тимераяк, тирда ату кебек спорт төрләре буенча район һәм өлкә ярышларында катнашып, призлы урыннар яулап килдем. Дөрес, дүртенче курста укыганда башым белән укуга кереп киттем. Ә бишенче курста мин самолетлар гына түгел, космик кораблар турында да хыяллана идем инде. Дипломымны да ракеталар төзү цехы проектына һәм космик кораб системаларын сынау приборына багышлап яздым.

Куйбышевның Киров районындагы мәктәптә укыганда дусларым арасында татар малайлары бөтенләй юк иде. Ә институтта милләттәшләрем белән танышып киттем. Камил Шамкаев һәм Илгиз Колючев, иҗат җанлы кешеләр буларак, мине үзләренең идеяләре белән әсир иттеләр. Институтта укыганда ук татар оешмасы, татар җыры һәм биюе ансамбле кирәклеге турында күп сөйләсәк тә, ул хыялыбыз 70нче елларда гына тормышка ашты. Кызганычка, мин ансамбльдә катнаша алмадым, чөнки космик аппаратларны сынаучы инженер буларак күп вакытымны Байконурда уздырырга туры килде.

Мин башта, сынаучы - инженер буларак, генераль конструктор Сергей Королев җитәкчелегендә Н-1 дип аталган корабны орбитага чыгару өстендә бик күп эшләдем. Уңышлы очышлар да булды, уңышсызлары да. Сергей Павлович бу проектны барыбер гамәлгә ашырган булыр иде, ләкин өлгермәде, вафат булды. “Н-1” ракетасын калдырып, бөтен көчебезне “Энергия -Буран” проектына ташларга туры килде. Мин дә шушы зур ракетаны космоска чыгаруда катнаштым. Аллага шөкер, бөтен ил белән эшләп чыгарылган “Буран” космоска очып, кирәкле урынга уңышлы гына кайтып утырды. Тик аның зурлыгы һәм кыйммәтлеге ракетаны эксплуатациягә кертергә мөмкинлек бирмәде. Хәер, бу дөньяның асты-өскә килгән 90нчы еллар башы иде бит инде.

Кызганычка, Юрий Алексеевич Гагарин космоска очканда мин әле студент кына идем, аның “Прогресс” заводына кунакка килүе шаһиты була алмадым. Ә 1963 елдан башлап космоска очкан һәр космонавтны үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Космонавт исән-сау җиргә кайткач, безнең заводка килеп, корабны ясаган эшчеләргә рәхмәтләрен белдерү традициясе бар иде. Без аларны өстәлләр корып кунак итәбез, бергәләп эшләгән эшебез нәтиҗәләрен күреп сокланабыз. Шунда хөкем сөргән патриотизм, эшебез белән горурлану хисләрен әйтеп аңлатырлык түгел иде.

Мин үземнең профессиям белән әле дә горурланам. Балачак хыялларыма ирешеп, шундый зур заводта дөньякүләм әһәмияткә ия булган эш башкарып яшәвем белән бик канәгатьмен. Хәзерге яшьләргә әйтәсе сүзем шул: хыялыгыз булса – илаһи саф булсын. Яраткан эшең, яраткан хатының һәм балаларың, газиз халкың өчен яшәлгән тормыш турында беркайчан да “заяга үткән” дип әйтмәсләр. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ | 12.04.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»