поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.04.2014 Җәмгыять

“Кәгазь боткасы”ның төбенә төшәбез

2015 елның 1 гыйнварыннан һәркемгә Россиянең Универсаль электрон картасын өләшә башлыйлар. Төгәлрәк әйтсәк, электрон документ универсаль картадан баш тарту турында гаризасы булмаган һәр кешегә тапшырылачак.

Универсаль электрон карта (УЭК) – паспорт (фамилия, исем, әтисенең исеме, җенесе, туган көне), электрон һәм кулдан куелган имза, фотография, карта номеры, медицина иминияте полисы, пенсия иминияте таныклыгы мәгълүматларын үзенә туплаган электрон документ. УЭК белән uslugi.tatar.ru сайтында электрон рәвештәге дәүләт, муниципаль хезмәтләрдән файдаланып булачак. Карта "Сбербанк" һәм “АК БАРС БАНК” карталары мөмкинлекләрен дә бирә. Шулай ук аның белән җәмәгать транспортында йөргән өчен түләп була.

Карта паспортны һәм документларны алыштырмый, аларга өстәмә буларак кына кулланыла. Моңа кадәр бирелгән документлар кешенең үзендә саклана һәм гамәлдә санала.

Татарстанда “Универсаль пластик карта” проекты 2013 елның 1 гыйнварыннан бирле эшли. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәктә 3,5 меңнән артык кеше әлеге карталарны алырга теләп гариза язган. Шуларның 2 меңенә электрон документлар инде тапшырылган.

Республикада мондый карталарны бирү буенча 9 пункт эшли. Казанда аны “Россия Сбербанк”ы ачык акционерлык җәмгыятенең “Волго-вятский банк”ының Петербург, Чуйков, Зорге урамнарында урнашкан филиалларында һәм Петербург урамында урнашкан “АК БАРС” банкының өстәмә офисында алырга мөмкин. Шулай ук республиканың Чаллы, Түбән Кама , Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә дә бу карталарны бирү үзәкләре бар.

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, Универсаль электрон документны алырга теләп гариза язучыларның күпчелеге – Казаннан.

Башкаланың Зорге урамында урнашкан Сбербанк филиалы директоры Марина Добровольцева сүзләренә караганда, бу бүлекчәдә көн саен 2-3 кеше универсаль карта алырга теләк белдерә. Гариза язучыларны банк директоры үзе кабул итеп, документ бер ай эчендә әзер булгач, үзе үк тапшыра да. “Универсаль карталар бирүгә гаризалар кабул итү һәм тапшыру белән шөгылләнү өчен махсус хезмәткәрләр каралмаган. Шуңа үземә эшләргә туры килә”, - дип аңлатты җитәкче мөрәҗәгать итүчеләргә үзенә хезмәт күрсәтергә туры килүен.

"Универсаль электрон карта гражданин теләге буенча, гариза нигезендә 2014 елның 31 декабренә кадәр тапшырыла. Электрон карталар банкларда бушлай биш елга бирелә, банк хезмәтләре өчен түлисе юк”, - дип белдерде Марина Добровольцева.

“Intertat.ru” газетасы корреспонденты ачыклаганча, республикада 2 меңнән артык кешенең Универсаль электрон картасы булса да, бүгенге көндә аларны кулланучылар сирәк. Без шалтыраткан хастаханәләрдә медицина иминияте полисы мәгълүматларын да үзенә туплаган электрон нөсхәләр белән мөрәҗәгать итүчеләр булмавын әйттеләр. Республика клиник хастаханәсе, Казан шәһәренең 20нче санлы поликлиникасы, Әлмәт шәһәренең үзәк хастаханәсе шундыйлардан. Димәк, Универсаль карта ияләре алар ярдәмендә нигездә электрон хезмәтләрдән генә куллана.

Казан шәһәрендә яшәүче Гөлназ, мәсәлән, Универсаль электрон картаны бик теләп алырга җыенуын белдерде. “Бөтен документ бер җирдә булса, җайлы инде. Универсаль электрон картаның уңайлылыгын да шунда күрәм. Киләсе көннең ничек булуын алдан әйтеп булмаган кебек, сбой, вируслардан курыйкмыйм”, - дип, ул электрон системага ышанычын белдерде.

Заманча технологияләрне хуп күргән, әмма машина ялгышларына сагаеп караган Ленар исә: “Уңайлысын уңайлы. Ул картаны алсаң, барган саен документ җыясы, күтәреп йөрисе булмас иде. Әмма икенче ягы да бар. Ватылса, югалса, берьюлы барлык документларыңнан, акчалардан колак кагасың дигән сүз. Әле киредән булдыру өчен яңабаштан гаризалар язып, папка-папка кәгазь “боткасы” җыеп, чиратлар торасы булса... Кәгазь документларга күбрәк ышанам. Компьютерның бер хатасы белән бернинди документсыз калырга мөмкин”, - дип уйлары белән бүлеште.

Мондый шикләргә карата Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында: “Универсаль электрон карталар ватылган, югалган, урланган очракта документның законлы хуҗасы 5-114-115 номерына колл-үзәккә яки УЭКны алган банкка шалтыратып, картаның эшчәнлеген туктата ала. Системада куркынычсызлык кагыйдәләренең барысы да үтәлгән, борчылыр урын юк”, - дип белдерделәр. 


Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ | 10.04.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»