поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.04.2014 Мәдәният

Тукай образын иҗат иткәндә

1939 елның көзендә Башкорт дәүләт академия театрында Әхмәт Фәйзинең «Тукай» исемле трагедиясен куярга булдылар. Тукай ролен миңа тапшырдылар. Репетицияләр башланды.

Әсәр мавыктыргыч, җылы итеп язылган. Бөтен күңелемне биләп алды. Тукай – минем иң яраткан шагыйрем. Барлык шигырьләрен диярлек яттан беләм. Гомер юлы белән дә таныш. Шагыйрьнең трагедиядә сурәтләнгән эчке кичерешләрен дә то¬ям шикелле. Баштагы репети¬ция¬ләрдә шактый кыю булдым. Дәрт¬ләнеп, илһамланып, сурәтләнгән вакыйгаларның сулышын тоеп хәрәкәт иттем. Ләкин бу хәл озакка бармады. Кыюлыгым каядыр югалды, хыялым богауланды, күңелемә шик микробы кереп урнашты, борчыла башладым.

Шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, тамашачы каршында уңыш казану бер эш. Әмма сәхнәдә шагыйрьнең үзен җанландырып күрсәтү – бөтенләй башка нәрсә. Габдулла Тукай – халыкның иң сөекле шагыйре. Халкыбызның күңелендә аның мөкатдәс сурәте яши, гаҗәеп сөйкемле, бөек һәм изге ул сурәт. Сәхнәдә гәүдәләндереләчәк Тукай өчен материал – мин үзем ләбаса, гади бер актёр. Минем йөзем, күзләрем, тавышым, буем-сыным, килеш-килбәтем, кыяфәтем. Мин бит җирдә яшәүче гади кешеләрнең берсе. Габдулла Тукай исә гади кеше түгел – «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез» ич ул. Мин, сәхнәгә Тукай булып чыгып, халык хыялындагы нурлы сурәтне бозармын, халкыбызның хисләрен рәнҗетермен, дигән уйлар белән борчыла башладым. Бу борчылу авыр бер чиргә әйләнеп китте. Мин хәтта актёрлык кабилиятемә дә шикләнеп карый башладым. Сәхнәгә килүем дә, бәлки, саташу гына булгандыр, тугыз ел эчендә ирешкән уңышларым да чын иҗади уңыш түгелдер? Шул гомер саташып йөрдем микәнни? Хәзер чигенеп тә булмый, ичмасам!

Башка сәнгатьтәге иҗатчыларның хәле әйбәтрәк – алар бәйсез. Рәссам¬нар, әдипләр эшләрен беркемгә күрсәт¬мичә эшли алалар. Ялыксалар яки эшләреннән канәгатьләнмәсәләр, ташлап тора алалар. Аларны вакыт белән дә чикләмиләр. Эшләре уңышлы чыкса – күрсәтәләр, уңышсыз булса, шул килеш кала бирә, аны беркем дә белми. Ә безнең хәл башка. Безнең иҗат календарь кысасына кертелә. Аны бар да белә. Театрның цехлары эшли – декорация ясыйлар, киемнәр тегәләр һ.б. Спектакльнең уңышын хәл итә торган төп образ барып чыкмаса, спектакль кабул ителми. Димәк, син барлык цехларның, бөтен коллективның хезмәтен җилгә очырган буласың.

Репетициядән репетициягә ышанычым җимерелә барды. Моны коллектив күреп тора. Баштагы репетицияләрдә рухланып эшләгән режиссёр Вәли Галимовның да сөмсере коелды – кашлары җимерелде. Кичерешләрен күрсәтмәскә тырышса да, миннән яшерә алмый.

Шундый авыр рухи кризис кичергән чагымда, миңа Тукайны күреп белгән «Сәйяр» труппасының күренекле артисткасы, соңгы елларда Башкорт театрында эшләгән Фәхерниса апа Сәмитова очрап, болай диде: «Тукайны мин беләм. «Тукай» куела дип ишеткәч, шагыйрь ролен, мөгаен, сиңа бирерләр дип уйлаган идем, шулай булып чыккан да. Бик әйбәт. Ләкин син уйнарга тырышма. Сәхнәдә үзең булып, табигый килеш хәрәкәт итсәң, шул җитте. Гримны да җиңелчә генә салырсың, чөнки син болай да Тукайга охшыйсың», – диде.

Терелеп киттем мин, күңелем яктырып, балкып киткәндәй булды. Фәхерниса ападан аерыласым килми. Ул миңа Тукай турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Аның кайбер гадәтләрен, шаянлыгын, тәэсирләнүчәнлеген сөйләде. Үзе күреп белгән сөекле шагыйрьне күз алдына китереп, дәртләнеп сурәтләде ул. Нинди бәхет бу минем өчен! Нинди мавыктыргыч җанлы күренешләр! Әдәбият мәйданына чыккан истәлекләрдә боларның берсе дә юк лабаса! Фәхерниса апаның сүзләре шагыйрь образын ачык итеп күрергә, тоярга ярдәм итте. Шул очрашудан соң репетицияләр күтәренкелек белән үтә башлады. Режиссёр да җанланды.

Берничә көннән Фәхерниса апа дөнья куйды. Аны җирләгән көнне репетиция булмады. Икенче көнне эшкә килдек. Мин тагын сүрелдем, тагын әлеге авыр газапны кичерә башладым. Әйтерсең лә Фәхерниса апа белән бергә минем ышанычым да җиргә күмелде. Кешеләрдән качам – начар дип әйтер¬ләр дә, өметем бөтенләй өзелер дип куркам.

Һәм менә соңгы хәлиткеч репетиция. Шагыйрьләр, әдипләр, рәссамнар, укытучылар килгән. Мин киендем, грим салдым – анысын алдан өйрәнгән идем, әйбәт чыкты. Ләкин җаным буш. Үз-үземә болай дим: «Образ тудырып булмады инде, ичмасам, кулымнан килгән кадәресен намус белән үтим – автор язган сүзләрне-фикерләрне тамашачыга ачык итеп җиткерим», – дим.

Репетиция бетте – пәрдә төште. Мине театр мәктәбе укучылары, үземнең шәкертләрем сырып алды, күзләрендә яшь. Драматург Сәгыйть Мифтахов килеп кочаклады, аның да күзләре яшьле. Мин аптырыйм – нигә болай соң бу? Күңелем туңган, берни дә сизмим, хисләрем шулкадәр тупасланды микәнни?

Спектакль кабул ителеп, премьера афишалары ябыштырылгач, Әхмәт Фәйзидән телеграмма: «Спектакльне үзем карамыйча, халыкка чыгарырга рөхсәтем юк».

Мәскәүдән автор килеп төште. Кич белән театрга җыйналдык. Әхмәт Фәйзи, грим салмыйча, репетиция рәвешендә генә уйнап күрсәтүне сорады... Соңыннан: «Төп рольләрдәге актёрлар үз урыннарында – мин канәгать», – диде.

Шулай итеп, тамашачы каршына чыктык. Спектакль зур уңышлар белән барды. Бу уңыш бөтен шәһәр халкын аякка бастырды. Һәр спектакль көнне бәйрәмчә киенгән картлар, яшьләр театрга агыла. Тамаша залы шыгрым тулы. Республика газеталарында чыккан рецензияләрдә спектакльне театрның зур казанышы дип билгеләделәр. Якын дусларым, танышларым, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр, урамда туктатып, иҗади уңыш белән котлыйлар, рәхмәт әйтәләр, телефоннан шалтыраталар. Кыскасы, фактлар иҗади триумф турында сөйлиләр. Ләкин шунысы гаҗәп: үзем бер спектакльдә дә эчке канәгатьләнү сизмәдем. Бу парадоксаль хәлнең сәбәбен мин бик озак эзләдем. Соңга таба, үземчә, шундый бер нәтиҗә ясадым: бу эчке канәгатьләнмәүнең сәбәбе – бөек Тукай турындагы идеалым белән үзем иҗат иткән образ арасында ниндидер аерма сизүем аркасында булса кирәк.

Фотода: Әхмәт Фәйзи әсәре буенча куелган «Тукай» спектаклендә Г.Шамуков Тукай ролен башкара. 1939 ел 


Габдулла ШАМУКОВ (1909-1981)
Безнең мирас
№ 4 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»