поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2014 Мәдәният

Казахстанда Ваһапов фестивале гөрләде (ФОТО)

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы бәйрәме зур уңыш белән Казахстан башкаласы Астанада үтте. Ул фестивальнең 10 еллык юбилеена багышланды.

Фестиваль җитәкчесе Рифат Фәттахов, бәйрәм кунакларын сәламләп, әлеге зур мәдәни проектны оештыруда Татарстан җитәкчелегенең җитди өлешен ассызыклады.Фестиваль исеменә Казахстан Республикасының мәдәният министры Арыстанбек Мөхәмәдулы тәбрикләү юллады. Аны бәйрәмдә катнашучыларга министр урынбасары Әскәр Бурибаев ирештерде.

Дөньякүләм танылган казах җырчысы, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова чыгышы кайнар алкышларга күмелде, тамашачы бу бөек шәхесне аягүрә басып алкышлады. Бибигөл Түләгәнова Ваһапов фестивален Казахстан һәм Татарстан арасында мәдәни багланышларны ныгытучы күпер, дип бәяләде.

Мәшһүр артистка башкарган “Сарман” җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте.

Концерт программасында фестиваль лауреатлары, яшь җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, шулай ук музыкантлар Алиса Лабзина, Рөстәм Рәхмәтуллин катнашты. Алар халык көйләрен, композиторларыбызның классик әсәрләрен, бүгенге эстрада үрнәкләрен тәкъдим итте.

Тамашачылар исеменнән чыгыш ясап, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Хәсәнов, татар-башкорт мәдәни үзәкләренең “Идел” ассоциациясе президенты Рәфик Вәлиев Ваһапов фестиваленең зур хезмәтен билгеләп үттеләр, аның яшь лауреатлары уңышына, аларның югары профессиональ сәнгатенә соклану белдерделәр, киләчәктә шундый дәрәҗәле концертларның ешрак булуын теләделәр.

Казахстан Республикасында зур иҗтимагый һәм мәдәни вакыйга буларак кабул ителгән әлеге проектны Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Рәшит Ваһапов фонды, “Идел” ассоциациясе оештырды.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»