поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.04.2014 Җәмгыять

Мәхәббәт әсире (Хикәя)

Шулай берчакны, мәктәптән кайткач та, Рәсимнең күзе­нә хат чалынды. Яхшы сыйфатлы кәгазьдә яңа язу белән (яңа, латинлаштырылган әлифба Төркиядә 1928 елда кабул ителә) болай дип язылган иде:

«Рәсим бәй, мин Сезне читтән генә яратып йөрүче яшь кенә, бик чибәр бер кызмын... Бу хакта кыюланып әйтергә җөрьәт итәм. Иң зур теләгем – мәхәббәтегезне яулап алып, Сезнең хатыныгыз булу. Әмма дә без икебез дә бик яшьләр әле, шул сәбәпле, берничә ел көтәргә туры килер. Хатларыгызның тышына «сорап алганга кадәр» дип куегыз. Чөнки әткәем иске карашлы, беркадәр диндар да кеше. Шуңа да карамастан, очрашуыбызга өметемне өзмим. Үземне сөйгәнегез вә кәләшегез дип исәпләп, Сезнең белән очрашырга хакым бар, дип уйлыйм. Гел өйдә генә утыру – минем өчен әйтеп бетергесез зур газап, ә Сезнең хатларыгыз мине бу авыр газаптан коткарыр иде. Бәдыйга».

Уналты яшен тутырган мәктәп укучыларының һәммәсе кебек үк, Рәсим дә бу тормышта мәхәббәттән дә әһәмиятлерәк нәрсәнең юклыгына инанган иде. Әлеге хатны укып та бетерергә өлгермәде, инде аның йөрәгендә дөрләп ялкын да кабынды: таныш түгел Чибәркәйгә булган сөю хисләре Рәсимнең вөҗүден биләп алды. Кичкырын ул кинога барырга уйлаган иде. Инде бу уеннан да кире кайтты. Бүлмәсенә бикләнеп, кызга озын гына хат язып ташлады. Язган хатын поч­та тартмасына төшереп җибәргән мәлдә Рәсим әле моңарчы сизелмәгән кичерешләр дөньясында кайнавын тойды. Әйтерсең лә ки, нәкъ менә ун елга олыгайган ул, җитдиләнгән...

Исемен Бәдыйга дип атаган яшь кыз исә Рәсимнең хатларына бик тә пөхтә итеп язылган төгәл җавапларын һич тоткарлыксыз җибәрә торды. Егетебезнең җавап хатлары бер-ике көнгә генә тоткарланса да, чибәркәй «күк күкрәтеп, яшен яшьнәтергә» кереште

«Саф сөюен Сезгә тәкъдим иткән бичара кызны нигә диеп кенә тилмертәсез икән? Инде болай да дүрт ягымда дүрт дивар... Шул ябык өемнән матур дөньяларга чыга алмагач, мин Сезгә серләремне сөйләдем... Хатларыгызны уку – бердәнбер шатлыгым вә юанычым иде... Их, Сез! Инде килеп, анысын да кыска гына итеп язасыз. Әллә инде ихлас булудан ояласыз дамы? Янә бер үтенечем: хатларыгызны мөмкин кадәр танылырлык итеп язсагызчы!»

Егетебез... Менә шуннан соң инде егетебез... Үзгәрде. Юк, юк. Дөресрәге, үзгәрә генә башлады әле... Хәзер инде ул кичләрен бүлмәсендә утыра һәм сәгатьләр буе озын-озын хатлар язарга кереште, күнегүләр өчен каралама да булдырды.

Бәдыйга бик кызыксынучан кыз икән. Хатларының берсендә ул Рәсимгә мондый сорау белән мөрәҗәгать итте:

«Туебыздан соң, ширбәтле айда (өйләнешкәннән соң беренче ай.– Тәрҗ.) кай якларга сәяхәт кылырбыз – Италиягәме, әллә Швейцариягәме? Беләсе иде, анда ничек икән? Кешеләр ни рәвешле яшиләр, ни белән шөгыльләнәләр? Юлыбыз кайсы диң­гезләр вә нинди мәмләкәтләр аша үтәчәк икән?»

«Сез Габделхак Хәмит бәйнең соңгы китабын укыгансыздыр инде. Языгызчы, кайсы бүлеге бигрәк тә күңелегезгә хуш килде?» – дип сорый иде Бәдыйга Рәсимнән.

Укучы егетебезгә килсәк, ул сөйгәне каршында дәрәҗәсен бер тамчы да кимсетмәскә карар кылды: көннәр буе тырыша-тырыша җәграфия һәм әдәбиятка кагылышлы китаплардан үзенә кирәклесен эзләде. Чираттагы хатларының берсендә Бәдыйга Рәсимгә янә үпкә вә шелтәсен белдерде: «Сезнең белән очрашырга булган идем әле менә. Һәм кичә, Сез мәктәптән кайтканда, үзегезне туктатырга да уйлаган идем. Әмма сөйкемле вә яшь кызның сөйгәне булуыгызны, күрәмсең, онытып җибәргәнсез: киемегез җыйнаксыз, ботинкаларыгыз пычранып беткән. Бала-чага шикелле, иптәшләрегез белән кыйнашып йөрмисездер ич? Менә шуңа да, Сезне кыен хәлдә калдырмас өчен, яныгызга килергә кыймадым».

Хатны укыгач, Рәсим бик тә уңайсыз хәлдә калуына оялып куйды һәм моннан ары гел җыйнак вә пөхтә йөрергә үз-үзенә сүз бирде.

Ә бер тапкыр Бәдыйга сөйгәнен дәресләр тәмамлангач, өйгә кайтмыйча, төнгә кадәр урамда селкенеп, җил куып йөрүе өчен әрләде. Рәсименең бүтән кызлар артыннан чабуына ышанасы килми иде аның. Дүрт дивар эчендә тилмерә-тилмерә мәхәббәт утыннан янып-көйгән кызыйны егет ташламас ич инде...

Бәдыйгага җавап хатында Рәсим, аннан кала гомерендә беркемне дә яратмаска ант итте һәм урамда селкенеп йөрүдән дә, кызларга хәтта күз кырые белән генә караудан да ваз кичте.

...Көннәрнең берендә, акшам алдыннан кичкырын, Рәсимнең әнисе Нәдимә ханым, олы хәсрәте булган кеше кыяфәтендә, ире Әхмәт бәйгә болай диде:

– Аһ, бәй, йортыбызда ниләр булганын син хәтта күз алдына да китерә алмассың. Бәдыйга исемле ниндидер җиңел холыклы бер «себерке» зат улыбызны үзенә өйләндерергә тели. Рәсимнең бүлмәсен җыештырганда мин аның хатларын таптым... Улыбызны югалтабыз бит... Ни булса да эшләргә кирәк... Чарасын тап! Әмма дә, Ходай хакы өчен дим, берүк кызып кына китә күрмә. Болай да кызу канлы кеше бит син!..

Әхмәт бәй исә кызып китәргә уйламады да.

– Бер дә борчылма, хатын, – диде ул көлемсерәп һәм, тавышын киметеп, болай дип тә өстәде:

– Улыбызга мәхәббәт хатлары язган әлеге җиңел холыклы зат – мин ул. Үзең беләсең, малайның ялкаулыгы көнләп түгел, сәгатьләп арта бара иде. Мәктәптәге укытучылары да, мин дә, ничаклы тырышып та, ул малайны хәтта дөрес язарга да өйрәтә алмадык ич. Уйладым-уйладым да, уйлап таптым менә. Иманым камил: Рәсимнең теге «кызга» яза торган хатлары аны яңа әлифбаны өйрәнергә дә мәҗбүр итәчәк, киләсе сыйныфка да ул уңышлы күчәчәк. Әйткән иде, диярсең! Элеккеге язуны, бик беләсең килсә, мин үзем дә сиңа хатлар язганга күрә генә үзләштерә алган идем.

Төрекчәдән Марат Закир тәрҗемәсе
 


Рәшат Нури ГҮНТӘКИН
Безнең мирас
№ 4 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»