08.04.2014 Җәмгыять
Хезмәттәшлеккә нәрсә комачаулый?
Россия Федерациясендә 20 меңнән артык авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү һәм эшкәртү, 3 меңнән артык кулланучылар кооперативлары бар. 2014 елның февраль-март айларында төбәкләрдә узган авыл хуҗалыгы кооперативлары съездларында аларның эшен тагын да җанландыру буенча төрле фикер-тәкъдимнәр әйтелде.
Югыйсә авылларның үсеше өчен бернинди киртә дә юк сыман. Шәхси хуҗалыгыңда күпләп терлек асрарга телисең икән, Хрущев заманындагы шикелле йорт буенча йөреп, “артыгын” тартып алмыйлар. Үз шөгылең булдырырга уйласаң, дәүләт ярдәменә өметләнергә нигез бар. Дөрес, бернәрсәне дә өеңә үк китереп бирмиләр. Артыннан шактый йөрисе була. Тик авылларда инде шактый тернәкләнеп килүче крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларында күпләп терлек асраучы, кош-корт тотучы, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче яки үзенә башка эш-шөгыль табучыларның эшләре арткан саен аһ-зары да күбәя бара шул. Бәяләр гаделсезлеге, чыгымнарның арта баруы һәм тагын әллә никадәрле сәбәпләр белән авыл хуҗалыгында продукция җитештерүченең табышы кими. Зыянга эшләү исә киләчәккә өметне киметә. Мондый хәлдән котылу чарасы бармы? Табышлы эшләүнең юлларын ничек табарга?
Бу көннәрдә Санкт-Петербургта узучы авыл кооператорларының икенче Бөтенроссия съездында сүз шул турыда бара. Съездда ассызыкланганча, Россия авылларының киләчәге кооперация, ягъни үзара хезмәттәшлеккә бәйле.
Һәр яңалык – онытылган искелек
Нәрсә соң ул кооперация? Дөнья тарихына күз салсак, шәһәрдәме яки авылдамы, җәмгыять үз алдындагы һәр кыенлыкны күмәк тырышлык белән җиңә килгән. Кооперация дигән төшенчә дә борынгы заманнардан ук килә. Нигезе латин сүзеннән алынган булуы да шуңа ишарә. Кооперация беренче чиратта нинди дә булса эшне бергәләп башкару тәртибен күздә тота. Әлеге алым халык хуҗалыгының һәр тармагына хас. Шул исәптән авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь, куллану, тәэмин итү, сату-алу, кредит һәм башка төрле кооперативлар да уртак омтылыш, күмәк максатлар куеп оештырыла.
Безнең илдә кооперативларга караш шактый катлаулы. Бигрәк тә колхоз-совхозлар вакытыннан калган ачы тәҗрибә хәтердән чыгып ук җитмәгән авылларда бу сүзне ишетү белән кайберәүләрнең ачуы кабара башлый. Ни генә дисәк тә, авылларның җитмеш елдан артык бөртекләп җыйган мал-мөлкәтен бер селтәнү белән юкка чыгару гадел булмады.
Колхоз-совхозларны бүген дә бары тик яхшы яктан гына искә алырга тырышучылар мондый күмәклекнең инде кирәге калмавын яхшы аңлый. Күмәк эшнең әҗере дә бергә булу кирәк. Ә инде кемнеңдер хәләл хезмәтеннән башкалар файдалана икән, мондый эшнең киләчәге юк.
Бернинди кыенлыкларга карамый, республика авылларында күмәк-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерү күләме артканнан-арта. Әмма авыл кешесе бер үк вакытта җитештерү, эшкәртү һәм сату белән дә шөгыльләнә алмый. Шуңа да Татарстан авылларында җитештерү, эшкәртү, сату-алу, хезмәт күрсәтү һәм башка төрле кооперативлар эшен җайга куясы бар. Әйтергә кирәк, чит илләрдә генә түгел, Россиянең кайбер төбәкләрендә дә моның уңай үрнәкләре бар.
Калышмаска иде бит
Авыл хуҗалыгында төп җитештерүчеләре фермерлар булган кечкенә генә илләрнең дә зур нәтиҗәләргә ирешүенең нигезендә күмәк файда ята. Артык зур финанслар җәлеп итмичә, урында булган мөмкинлекләрне оста файдалана белгән кооперативларның табышы да зуррак. Хәтта Голландия кебек чагыштырмача кечкенә генә илләрнең азык-төлек белән үзләрен генә түгел, башка ил халыкларын тәэмин итеп яшәвенең сере дә шунда.
Франция, Германия, Дания, Финляндия һәм башка илләрнең авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең өстенлеге әлеге дә баягы кооперативларга барып тоташа. Бу илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, авыл җирлегендә сәгать механизмы кебек төгәл эшләүче җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча үзара хезмәттәшлекне булдырмый торып, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, ди Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.
Бүген республика авыл хуҗалыгында җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукцияләренең яртысыннан артыгы – шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларына туры килә. Татарстан Кулланучылар берлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел дәвамында һәр шәхси хуҗалыктан 15 мең сумлык ит, сөт, йомырка һәм башка төр продукция сатып алынган. Бу сумманы 365 көнгә бүлгәндә, тиеннәр генә килеп чыга. Шәхси хуҗалыкларның мөмкинлегенә килгәндә, дистәләрчә тапкырга артык, ди белгечләр.
Ә бит республиканың крестьян-фермер, гаилә фермаларында да шул ук хәл. Аларда гына түгел, ашлыгын, печәнен ишегалдына китереп биреп, итен, сөтен алдан килешенгән вакытта яхшы бәясенә алып китүче булса, шәхси хуҗалыкларда да продукция җитештерү бермә-бер артыр иде. Җитештерүченең эшкәртү һәм сатудан килгән табыштан мәхрүм ителүе дә аяныч. Ә бит авылда бу эшләрне нәкъ менә алар тарафыннан оештырылган кооперативлар башкара алыр иде.