поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2014 Мәдәният

Флера Гыйззәтуллина: «Мин бары язу өчен яшим!» (Тукай премиясенә кандидат)

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүче кандидатлар арасында, милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның ирек өчен көрәшен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм соңгы 20 ел эчендәге үзгәреш-яңарышны тасвирлаучы поэма-трилогияне эченә алган «Яну дәверендә» дигән китабы өчен, мөхтәрәм шагыйрәбез Флера апа Гыйззәтуллина да бар.

Күпьеллык саллы хезмәтен ул ТРның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышлый. «Минемчә, менә шундый бераз көч түгеп укырдай әсәрләр булырга тиеш», – дигән иде әлеге китапка култамгасын язып биргәндә Флера апа. Дөрес әйткән, күп урыннарның астына сыза-сыза укып чыктым... «Чатыртау ятимәсе мин, хатирә хәкимәсе», – дип ачыргаланып яшәүче якташым белән очрашкач, сүз үзеннән-үзе җанны кырыкка телгәләгән хатирәләрдән башланды.

– Флера апа, Сез, ятимлектә үсеп, заманында хатын-кыз җилкәсе күтәрмәслек эшләрдә – тимер юл салуда да, шахталарда да эшләгәнсез. Шундый тормыш тәҗрибәгез булмаса, әдәбиятка килер идегезме икән?


– Әле бу көйгә дә, әдәбият, сәнгать минем өчен түгелдер ул, дип күп тапкырлар уйланганым булды. Әдәбиятка адашып килеп кердем. Әмма мине Язучылар берлегенә кабул иткәндә, үзләре дә сугыш, сөргенлек афәтләрен үтеп кайтып, кабат каләмгә тотынган өлкән буын шагыйрьләр һәм прозаикларның: «Авыр тормыш юлы үткән, темага кытлык юк, халыкчан», – дигән сүзләре кыюлык өстәде, шигъриятемнең Ил, Ватан язмышы белән аваздаш булуына төшендерде.

– Менә бу соңгы китабыгыз дөнья күргәч: «Флера җитәр инде, батырга да ял кирәк!» – димәдегезме? Ни өчен аны М.Ш.Шәймиевкә багышларга булдыгыз?


– Юк, димәдем. Кичә дә иртәнге бишкә кадәр яздым. Ни өчен Минтимер Шәриповичка багышладым? Шулай булмаса, ул язылмаган да булыр иде. Ул миңа 100-1000 тапкыр җаваплылык өстәде. Язу миңа нәрсә бирәме? Беләсеңме – көрәшәм мин. Мин ашауны да белмим: миңа ул әллә бар, әллә юк. Ә менә язудан туктый алмыйм. Язасы әйберләрем әле яза башланмаган. Иң беренчесе – Азнакай, Мәнәвез турында. Шушы Мәнәвез авылы халкы гомерлек байрагым булды. Бервакытта да хәер эстәмәдем, эшләдем. Горур булдым. Ач кешедә каян булган ул горурлык? Әле дә шуны башыма сыйдыра алмыйм. Үзебезнең бакчаларны казып эшен бетергәч, үги әни мине өйдән куып чыгара торган иде. Мәнәвезгә мин кара язда барып кердем. Анда бер танышым да, туган-тумачам да юк. Аларның бакчалары соң кибә. Кайтып керәм, эш беткәч, әни мине тагын куып чыгара. Ул хәлләрнең авырлыгын беркем яза алмый. Әгәр мин боларны язмый китәм икән, мин, гомумән, яшәмәгән кеше булып саналам. Менә шушы ятимлекнең чын ачысын беркем белми. Әнә хәзерге балалар йортларын гына күр – күпме ятим. Әй алган булалар аларны балалыкка – тоташ ялган. Ятимне тәрбия кылып булмый, чөнки ятим үзе бер дөнья ул. Әгәр дә шунда җайлап бер тел ачкычын табучы булмаса, ул гомер буе минем кебек качып йөриячәк.

– Кемнән кача, ни өчен...


– Кыз балага сафлыгын саклау кирәк. Куркыныч янаганга, ФЗУдан, эштән 7 тапкыр качтым. Аннан сүз дә күтәрмәдем. Яла ягучылар ул заманда да җитәрлек иде. Бер ай күмер вагоннарында, вагон түбәләрендә, тамбурларда, бозлы яңгыр асларында йөрдем. Кара урманнарда берүзем яшәдем. Беркемгә дә баш иясем килмәде. Мине беркем дә кимсетә, сугу түгел, бармак белән дә чиртә алмады. Аллаһы Тәгалә минем белән булган. Бер ай дигәндә, бөтен Новосибирск өлкәсен айкап чыктым... Менә шул ФЗУдан качканнан соң, тимер юл эшенә кердем. Ул Омск, Томск юллары... Ул шпаллар – бусы шахтадан да авыррак. Кривазотлы пычрак эш. Шунда җилкәгә салып шпал ташып, яңа юл салдык. Анда ике ел эшләгәннән соң, Донбасска, шахтага киттем. Җиде ел солдат хезмәтендә, япон сугышында булган Тәлгать исемле егеткә кияүгә чыктым. Шул кадәр бәхетле идем мин. Кая авыр эш эшлим дип зарлану! Илгә файда китерә алуым белән горурланып яшәдем. Ил белән горурландык.

– Монда рухи көч турында сүз дә юк, Флера апа, сез физик яктан да бик көчле идегезме?


– Мин көчле дә идем, сүземдә дә нык тордым. Дөрес, мин сугыштым да. Ул вакытта бөтен дөнья сугышты. Ир-егетләр аз гына эчеп алсалар, сугышалар иде. Бөтенесе герой. Кичке уеннарга-кичәләргә барсам да, кайда гына булсам да, перчатка астыннан кулга кургаш кастет киеп йөрдем. Кемдер бүләк иткән иде аны. Мин аны Донбасска да алып бардым. Мин егетләр белән дә мәхәббәт телендә сөйләшә белмәдем. Бары көрәш, бары җиңү, бары миңа кагылмасыннар гына.

– Сез күргәннәр поэмаларга гына да сыешмас, роман язарлыктыр...


– Сөйли торган түгел. Әнидән 5 яшемдә ятим калып, мин шуның кадәр үземне якларга, мөстәкыйльлеккә өйрәнгәнмен, 10 яшь дигәндә, әтисез калдым. Әтием, дүрт ел буе сугышта йөргәннән соң, 1945 елның апрелендә һәлак була.
5 яшемдә мин мәрткә китеп кире кайтканмын. Шуңа да кулымны ике генә селкәсәм дә дәвалый торган кеше мин. Анысының тарихы болайрак: авылда, бөтен җирдә тиф авыруыннан халык кырыла. Күмәргә кабер казыр кеше юк. 18 көн телсез калып, бөтен тиреләрем кубып, тырнакларым, чәчләрем янып төшкән. Температура белән ятканмын. Үлде дип, моргка чыгарып куйганнар. Подвалга төшергәч, битемне каплап торган простыняны ачканмын. Әтигә: «Култык астын кара әле, бәлкем үлмәгәндер», – дигәннәр. Әле алай да, үлгән, дип, табиблар бирми интектергән. Әти ул чакта авыл советы рәисе иде. Азнакайда бер байның подвалында яшәгәнбез.

– Мәрткә китүчеләрдә гайре табигый сәләт була, диләр. Сәләтегез башта кай яклап ачылды, Флера апа?


– Нинди эшкә тотынсам да, бер караудан күреп эшләдем. Тольяттига киткәннән соң, «ВАЗ»да эшләүче Италия кешеләренә кием, туннар тектем. Казанга кайткач, язучылар белән аралаша башладым. Бер-бер гаиләгә бушка 37шәр күлмәк теккәнем булды. Дус-иштән акча алмадым. Мин шулкадәрле җүләр, саф күңелле булганмын, әйеме?! Мин дә, ирем дә дусларга «рәхмәткә» эшләдек. Бар да минем үз материалымнан. Казан кибетләрендә чәчүргеч тә юк иде ул вакытларда.

– Ул чагында без бит икебез дә
Шул кадәрле гүзәл, бөек идек:
Янып яратуның һәр мизгелен
Һаваларга йолдыз итеп чөйдек...

– дисез. Флера апа, ирегез мәрхүм Тәлгать абыйны еш искә аласызмы?


– Без ике ятим идек. Икебез дә хәйлә белмәдек. Тәлгать күңеле белән шагыйрь, җырчы иде. Ул миннән бер башка зуррак, киң җилкәле, бер кер кунмый торган шундый гайрәтле, тәвәккәл кеше. Тольяттига барып көне-төне эшләп, Тәлгать абыегыз машина алды. Сурәте гел Мактау тактасында торды. Герой буласы кеше иде бер айдан. Мин аны шуннан «тартып төшереп», Казанга алып кайттым. Шушы Тәлгать туры килмәгән булса, мин бер ир белән дә тора алмаган булыр идем. Ул миңа карап сокланып яшәде.

– Сез бәхетлеме, Флера апа? Моннан элек: «Мине «өркетергә» дип куелган мәкер карачкылары да булмады түгел», – дигән идегез. Сүз нинди өрәк-карачкылар турында иде икән?


– Бәхетлеме, түгелме икәнеңне белү өчен, кеше булуыңны белү кирәк. Ә мин кеше түгел, чөнки кешенең аның туган ягы була. Шушы Казан минем өчен шул тиклем үги хәзер. 1990 елларда, хөкем ясап, мине җүләрләр йортына ябарга маташтылар. Яла ягып, иптәшләр суды ясап... Ни өченме? Шуны әйтмиммени әле мин? Җүләрләнгән, пычрак күтәреп йөри, дип... Бу минем өчен фаҗига иде. Чөнки мин читтә берьялгызым каңгырап йөргән чакта да миңа тиюче булмады. Мин моны әле дә аңламыйм. Ә эш шуннан башланды: билгеле бер танышым, язучы минем документларымны урлады. Нәтиҗәдә, үземне гаепле итәргә маташтылар. Бу мине бик нык сындырды. Җир белән күк арасында яшәдем. Шулай да кулдан тормыш дилбегәсен ычкындырып бетермәскә тырыштым. Мине бер гөнаһсызга рәнҗетү иде бу. Иҗат кешеләре арасында була торган чагумы, язмышмы, ялгышмы бу – җавап таба торган түгел. Син ышанып караган кешеләр сине батырсын, сиңа карата шундый куркыныч гамәл кылсын әле. Язучы булганчыга кадәр, Рафаэль Мостафин белән 6 ел хат алыштык. Җәлил батырлыгы хакында. Ул акыллы, зыялы шәхес иде бит – тыңлап бетерә, аңлап бетерә торган кеше. Ул туктатып калган судны. Юкса мине дә, кайберәүләр кебек, «Арча кырына» илтеп тыгасылар иде. Мин Мәскәүгә китеп котылдым. Шулай киңәш бирүче булды. 8 ай яшәдем анда. Шул вакытта, бәхетсезлегемә, 3 балама 3 коттедж алырлык акчам янды. Бәхетсезлек ялгыз йөрми, диләр, кызым бәлагә тарыды. Кеше шушы кадәр күрергә тиешмени?.. (Елый. – Р.Ф.) Үзем һаман язуны ташлый алмыйм. Менә шуларны бөртекләп язар өчен, прозага күчәргә тиеш дип беләм үземне. Әле менә Хәсән Туфан китабында Роза Туфитулова язмасын укыдым да, йөрәгем урыныннан купты. Әгәр шушы китап чыкмаса, мин әле дә басылган килеш яшәр идем... Ә югалган документларымны, ел ярым эзләгәннән соң, таптым. Дөресрәге: «Флера апа, зинһар, син аның үзенә әйтмә инде!» – дия-дия, шул урлаган хатынның өеннән табып китереп бирделәр. Ә мин аны, юлда төшереп калдырмадыммы икән, дип, карларны көри-көри эзләдем. Башкасына исем дә китмәс иде, әмма Язучылар берлегенә кергәндә бирелгән әгъзалык билетымны да урлаган иде...

– Җырларга кереп калган, туй күлмәге теккән чаклар сагындырмыймы?


– ...Өч туй күлмәге тегә идем көнгә. Ул – обком секретаренең бер ай эшләгән хезмәт хакы. Мин аны шулкадәр тиз тегәм. Бер утыруда ун күлмәкне машина астыннан үткәрәм. 8 комиссионка һәм универмаг минем күлмәкләрне сатты. Илтеп өлгертә алмый идек. Менә бу шкафлар әле дә шыплап тулган: тегелеп бетмәгән туй күлмәкләре, җемел-җемел килеп торган йөзләгән фата... Тегәргә исәбем юк хәзер. 3 кызым бар. Аларны да тегүгә өйрәттем.

– Ә шигърияткә, иҗатка килсәк...


– Ул минем Аллаһы Тәгаләдән җиңел бирелгән, җиңел килгән талантымдыр инде. Бәхетемә, китап нәшриятларында миңа киң күңелле, иманлы, вөҗданлы мөхәррирләр туры килде. Бер генә әсәремне дә кире кагучы булмады. Яшермим, нәшриятка илткәндә, әсәрләремнең күләгәсе генә була торган иде. Шуңа күрә дә китапларның берсен генә дә мин үзем генә яздым дип масая алмыйм. Мөхәррирләрем һәрвакыт теге яки бу әсәремне ничек күрәселәре килүен, кайда ни җитенкерәмәгәнен күрсәтә килде. Һәм мин, алар сүзеннән чыкмый, кабат эшләп китерә идем. Мине газета-журналларда эшләүче журналистлар да үстерде. Вакытлы матбугатта чыкмаган бер генә шигыремне дә китапларыма кертмәдем. Менә бу соңгы китабыма да аның редакторы Фирүзә Җамалетдинова, рәссамы Ринат Хәсәншин үзләренең җан яктысын, зәвыгын, иман байлыгын, талантларын салды. Бу – минем унынчы китабым. Минем баш өстемдә генә, өске катта яшәүче Фирая Бәдретдинованы исә бу китапның җаны дия алам. Ул аны бер мәртәбә дә укып чыкмады, әмма яттан белә. Чөнки ул бөтен аң-белемен менә шушы китапка аударды.

– Иҗат – газап, дибез бит, әлеге китапны җиңел генә язылды дип әйтә аласызмы?


– Бу китапны язганда мин үлеп беткән идем инде. Урыннан тора алмыйча, көненә әллә ничә тапкыр ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан чаклар күп булды. Бер кулым 4 тапкыр параличланды... Әкрен генә чәй эчеп утырганда аз гына калкынган идем, алды да бәрде, кулым шартлап сынды. Башыма операция ясаттым... Соңгы 20 ел эчендә 2 инсульт булды, инфаркт кичердем. Ул вакыт арасында мин ни генә эшләмәдем... Китапны җиңел генә укыла торгандыр димим, минемчә, әнә шулай бераз көч түгеп укырдай әсәрләр дә булырга тиеш. Артык кыскалыкка остарган сүз, фикер ияләре кайчакта, чит бакчага каеры каезларга кергән кәҗә кебек караклыкта йөреп тә, эшләп ашарга кирәклекне белмичә дә эшем иясе булып йөри ала. Аллага шөкер, мин андый түбәнлеккә төшмәдем. Менә бу «Яну дәверләрендә» дигән китап – эзотерик шигърият. Ул миннән шуның кадәр көч таләп итеп, үлем белән яшәү арасында язылды.
 


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»