поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
02.04.2014 Милләт

Гөлнар Иксанова: Кайда гына яшәсәң дә, туган тел саклана (ФОТО)

Җир шарының кайсы почмакларында гына яшәми икән татар? Соңгы елларда ара ерак дип тормыйча, куәтле очкычларга утырып бер-беребезгә кунакка йөрешү модасы да кереп китте әле. Гөлнар ханым Иксанова да Австралиядә яшәүче милләттәшләребез янында булганлыгы хакында бәян итте.

- Австралия кыйтгасында булып кайттык. Казан – Мәскәү – Мельбурн – Тасмания утравы – Сидней – Аделаида – Мельбурн маршруты буенча сәяхәт иттек,төзелде, - дип башлады сүзен Гөлнар ханым. - Тасмания утравында безне Казаннан күчеп киткән табиблар Ләйлә һәм Анатолий Павловлар каршы алды. Тасмания – бик матур, чиста утрау. Кешеләре дә бер-берсенә бик яхшы мөгамәләдә гомер итә.

- Австралиядә безнең милләттәшләр күпме соң?


- Австралиядә татарларны һәр шәһәрдә очратырга мөмкин. Татарларның иң күп төпләнеп яши торган шәһәре – Аделаида. Андагы милләттәшләребез Татарстаннан килгән һәр кешене үзләренең иң якын кунагыдай кабул итәргә әзер. Татар кунакчыллыгының Татарстанга гына хас булмыйча, Австралия татарларында да сакланган булуы шатландырды. Бер дә таныш булмаган Диләрә Вәлифф тәкъдиме белән кызыбыз Лилияне үзендә кабул итеп, Мельбурн шәһәре белән таныштырган Фәридә апа, Сидней шәһәрендә торучы, бик теләп каршы алабыз дигән татарлар, Аделаиданы безгә күрсәтеп йөргән, Казаннан чыккан табиб Рөстәм Даутов, Мөшәррәф апа, Садрилар гаиләсе, Салих, Рамил һәм башкалар бик җылы хисләр калдырды.

- Кунакка еш йөрдегез инде алайса?


- Безгә Аделаидада туган көнгә барырга туры килде. Бәйрәмгә өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да бергә чакырыла. Аралашканда күзгә ташланган әйбер: бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт сизелеп тора. Бергәлекнең сәбәбе, минем уемча, туганлык хисләре, милли рухлы кешеләрнең берлеге һәм чит төбәктә яшәүдер. Мәсәлән, Диләрә Вәлифф, Австралиянең татар-башкорт җәмгыяте башлыгы Шөһрәт Вәлиффнең җәмәгате - Казан кызы. Шөһрәт үзе чыгышы белән кытай татары, Гайшә Маски, Рамил һәм Фирдәвес Садрилар исә - Татарстан җиреннән.

- Гөлнар ханым, җирле хакимият милләттәшләребезгә карата нинди мөнәсәбәттә?


- Көньяк Австралия хөкүмәте Австралиянең татар-башкорт җәмгыятенә һәм шулай ук төрле этник оешмаларга грантлар формасында матди ярдәм күрсәтә, алар оештырган чараларда катнаша. Мәсәлән, 2013 елгы Сабан туе бәйрәмендә Көньяк Австралия хөкүмәте вәкиле Джек Селлин катнашкан. Грант ярдәмендә Австралиядәге татарлар турында инглиз телендә Айшә һәм Зыя Маски язган “Иркенлеккә сәфәр” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе уздырылган, Сабан туе бәйрәме, Тукай кичәләре, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм оештырыла. Һәр чарада башлап Шөһрәт һәм Диләрә Вәлиффләр, Маски, Габитов, Садри гаиләләре катнаша. Шуныда әйтеп китәсе килә: оештырылган чаралардан олысы да, кечесе дә читтә калмый. Рамил Садриның чараларга һәрдаим матди ярдәм күрсәтүен кыска гына очрашуда да басым ясап әйттеләр.

- Белүемчә, Австралиядә яшәүче татар егетләре Татарстан кызларын хуп күрә...


- Әйе, бу шулай. Татарстан кызлары - Диләрә, Гүзәл, Айсылу анда бик матур гаилә корып яшәп ята. Мәсәлән, Диләрә Шөһрәт Вәлифф белән Казанда “Ватан” җәмгыятендә эшләгәндә таныша. 1990 елны Диләрә чит илдән килгән делегацияне каршы ала. Делегация составында Рөстәм Садри да була. Делегация белән бергә төшкән фотосүрәттә Диләрәне күреп, Шөһрәт Вәлифф аңа гашыйк була. 1990 елның декабрь аенда мәхәббәте артыннан Казанга килә. Горький паркында чаңгыда йөрүләр, “Җәй” кафесында татар милләте хакында фикерләшүләр, Казан, яшьлек турындагы әңгәмәләр... Шөһрәтнең 3 ай буе кызның йөрәген яулавы бушка китми, 1991 елның декабрь аенда Диләрә Аделаидага оча. Гөрләтеп туй итәләр. Уртак җимешләре булып кызлары Руфия белән уллары Даниял дөньяга килә. Бик матур татарча сөйләшәләр, татарча бииләр, җырлыйлар. Казан кызы Гүзәл булачак ире Шәүкәт белән – төркемдәше, табиб Рөстәм Даутов аша, Чаллы кызы Айсылу - Равил исемле егет белән Интернет аркылы танышып, гаилә корып җибәрәләр һәм бик матур гына яшәп яталар.

- Татар мөхитеннән читтә булып та, алар туган телләрен ничек онытмыйлар?


- Гаиләдә, татарлар җыелган җирдә бары тик татарча гына сөйләшү гаилә башлыгы тарафыннан мәҗбүри шарт итеп куелган. Якшәмбе мәктәбенә татар телен өйрәнергә йөриләр (Диләрә дәресләр алып бара). 2010 елда кызым Лилия Аделаидага, инглиз телен өйрәнү курсларына баргач, бу мәктәптә дәресләр бирде. «Ак калфак» хатын-кызлар ансамбленә йөреп татар җырларын, биюләрен дә өйрәнәләр.

- Татар гаиләсен ничек саклап калырга тырышалар?


- “Татарстан хөкүмәте ярдәме белән безгә татарча сөйләшә белүче, татар гореф-гадәтләрен ихтирам итүче, тәрбияле яшьләр Австралиягә (Аделаидага) укырга, эшкә килсен иде”, ди алар үзләре. 2013 елда июль аенда Аделаидадан 25 кеше Казанга Универсиадага килде, “Сәләт” яшьләр лагеренда ял иттеләр, туган-тумачаларына кунакка барды.

- Чит төбәктән килгән яшьләрне нинди авырлыклар көтә?


- Инглиз телен бик начар белү. Тел белгән очракта укырга керергә дә, эшкә урнашырга да җиңел. Февраль аенда Австралиянең Аделаида шәһәре татарларының Татарстаннан татар мәхәлләсенә имам китертү гә бәйле хыялы тормышка ашты. Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов гаиләсе белән Аделаиданың татар мәхәлләсенә имам булып килде. Бу - бик сөенечле вакыйга. Дөньяның икенче читендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ярдәмен тою яңа уңышларга этәргеч бирә. Алар моңа бик рәхмәтле.

- әһәрдә татар җәмгыятеннән кала башка милләт оешмалары да бардыр?


- Аделаидада татар җәмгыятеннән кала рус җәмгыяте дә бар. Россиядән күчеп килгән рус гаиләсендә очрашу вакытында Аделаида рус театрында уйнаучы артистлар белән аралашканда, рус телен аңлаучы татарларның спектакльләргә теләп йөрүе аңлашылды. Рус гаиләләрендә дә Австралиядә туган балалар туган телләрен әти-әни ярдәме белән өйрәнә. Австралиядә йөргәндә шуңа инандым: тырышлык, теләк булганда, кайда гына яшәсәң дә туган телне, матур яшәү рәвешен саклап калып була.

- Бу сәфәрегездә сезне иң шаккатырганы нәрсә булды?


- Австралиянең һәр шәһәрендә халык ял итсен, спорт белән шөгыльләнсен, рухи үсеш алсын өчен шартлар тудырылган. Урамда спорт мәйданчыклары, ял итү бакчалары... Бер кеше дә урамга чүп ташламый, ватмый-җимерми, бар әйбергә сак караш. Сидней шәһәрендә иң беренче күзгә ташланган әйбер: бик күп кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруы, шәһәр үзәге буенча бушлай йөрүче автобуслар (чит илдән килгән туристларга бик уңайлы). Мельбурн исә архитектурасы, бер-берсенә һич тә охшамаган йортлары белән таң калдырды. 

1

2

3

4


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»