29.03.2014 Җәмгыять
Авылларга сыйфатлы һәм... түләүсез телевидение килә
Татарстан җитәкчелеге шәһәр һәм авылларны югары сыйфатлы телевидение белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Төрле телеканалларны акча түләп тоташтырудан тыш, республика халкы түләүсез цифрлы телевидениедән файдалана алачак.
Берничә ел элек Татарстанда федераль максатчан программа кысаларында шәһәр һәм районнарны цифрлы телевидениегә күчерү эшчәнлеге башланып китте. 2012 елның 1 мартында исә Казанда Россиядә беренчеләрдән булып шушы форматтагы телевидение эшли башлады. Төгәл бер ел узганнан соң Чаллы шәһәре халкы да цифрлы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия булды. Соңрак әлеге челтәргә республиканың район һәм авылларын да тоташтыра башладылар.
Акча түлисе юк
Шул рәвешле, моңа кадәр авылда яшәүче кешеләр гадәти антенна ярдәмендә нибары 3-4 телеканал гына карый алса, хәзер исә аларга беренче мультиплекска керүче федераль дәрәҗәдәге 10 телеканалдан файдалану мөмкинлеге тудырылды («Первый канал», «Россия 1», «Россия 2», «НТВ», «Пятый канал», «Россия Культура», «Россия 24», «Карусель», «ТВ-Центр» һәм «Общественное телевидение России»). Бу телеканаллар белән узган елда республика халкының 85 проценты тәэмин ителде.
Еллык коллегия утырышы вакытында Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны били. 2013 ел мәгълүматларына караганда, цифрлы телеканаллардан Самар өлкәсендә гомер итүче халыкның – 82, Түбән Новгородның – 75, Чуашстан Республикасының – 70, Удмуртия Республикасының – 67, Сарытау өлкәсе хакының 51 проценты файдалана.
2014 елга Татарстан җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән иң мөһим максатларның берсе – ел азагына кадәр республика халкының 95 процентын цифр-лы телевидение белән тәэмин итү. Шул рәвешле, беренче мультиплекс тулысынча төзелеп бетәчәк.
Тагын бер сөенечле яңалык – тиздән республика халкына цифрлы телевидениенең икенче мультиплексыннан файдалану мөмкинлеге дә тудырылачак. Бу гамәлдә булган 10 телеканалга тагын шулкадәр канал өстәләчәк, дигән сүз. Шул рәвешле, «РЕН ТВ», «НТВ-Плюс», СТС, «Домашний», «Спорт», «Спорт плюс», «Мир», «Звезда», ТНТ һәм «Муз ТВ» каналларын да гади антенна аша, ә иң мөһиме, түләүсез карап булачак.
Әйтергә кирәк, Казанда цифрлы телевидениенең икенче мультиплексы күпкә иртәрәк – узган елның җәендә эшли башлаган иде. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
– Хәзер республика халкына, аларның кайсы җирдә яшәвенә карамастан, сыйфатлы, яхшы сигнал һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге туды. Бу безнең тагын да оперативрак булуыбыз, бу өлкәдәге гомумдәүләт сәясәте турында сөйли, - дип белдергән иде Президент үзенең чыгышында.
Башкалада цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Казаннан 40-60 чакрым ераклыктагы торак пунктлар да әлеге түләүсез каналлар пакетыннан файдалану хокукы алды. Быел исә кулланучылар саны 70 процентка җитәргә тиеш. Әлеге максатка мультиплексны Түбән Кама һәм Шәмәрдәндәге телеүзәкләргә тоташтыру нәтиҗәсендә ирешергә уйлыйлар.
Җирле каналлар куркыныч астында
Цифрлы телевидениенең төбәк телеканалларын берләштерә торган өченче мультиплексы да бар. Беренче ике мультиплексны тормышка ашыру шактый җиңел барса, өченчесен кулланышка тапшыруда исә хәл итәсе проблемалар да шактый. Мәсәлән, хәзерге вакытта җирле телекомпанияләрнең цифрлы форматта эшләү өчен техник мөмкинлекләре юк. Әле алай гына да түгел, пакетка керү өчен аларга билгеле бер күләмдә акча да түләргә кирәк. Бу – җирле телеканалларга шулай ук авырлыклар тудыра.
– 2018 елга гади антенналарның хәзерге - аналог сигналын сүндерергә планлаштыралар. Нәтиҗәдә, халык цифрлы телевидениенең беренче, икенче һәм өченче мультиплексларыннан гына файдалана алачак. Әгәр дә җирле телеканаллар «яңа заман телевидениесе» куйган таләпләргә җавап бирмәсә һәм пакетка кермәсә, алар бик күп тамашачыларын югалтачак дигән сүз, - дип аңлатты безгә «ON цифрлы җиһазлар» компаниясе вәкиле Илья Габдрахманов.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың җирле телекомпанияләре Россия җитәкчелегенә гади антенна сигналын сүндермәүне сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли. Әлеге мәсьәләнең алга таба ничек хәл ителәчәге әлегә билгесез.
Кагыйдә буларак, республикада түләүсез цифрлы телевидениедән файдалану өчен әллә ни күп кирәкми - махсус җиһаз (приставка) яисә инде өр-яңа заманча телевизор булу да җитә. Махсус җиһазларның бәясе яңа телевизор һәм иярчен аша күрсәтә торган телеканаллар белән чагыштырганда очсызрак. Җиһазны сатып алган кеше исә 20гә якын каналны түләүсез карау мөмкинлеген ала.
Әлеге җиһазлар халыкны югары сыйфатлы телевидение белән генә тәэмин итеп калмый, ә башка бик күп уңайлыклар да тудыра. Мәсәлән, приставкада флеш-карта өчен махсус урын булдырылган. Бу – кешегә теләсә нинди телевизор аша фильмнар, фотолар карау мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта флешкага теләгән тапшыруны да яздырырга була. Әлеге җиһаз ярдәмендә ата-аналар балаларының нинди тапшырулар каравы белән таныша, ә кайсыберләрен тыя да ала.
P.S. Татарстанда цифрлы телевидениене җәелдерүгә 1 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителә. 2015 елда барлыгы 52 объектта монтаж төгәлләнәчәк. Җитәкчеләр шушы ук елда халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итүне тулысынча тәмамларга планлаштыра. Россиякүләм дәрәҗәдә бу эш 2018 елда гына төгәлләнәчәк әле.