поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.03.2014 Җәмгыять

Гасырлар шаһиты ул

Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Петрякс авылының хөрмәтле кешеләренең берсе Сәяр ага САБЕРОВ күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Редакциядә эшләү дәверемдә миңа бик күп кызыклы кешеләр, күренекле якташ-милләттәшләр, билгеле шәхесләр белән очрашырга, танышырга туры килде. Петрякста яшәүче, җәмәгатьчелек арасында киң танылган тарихчы, крайны өйрәнүче Сәяр ага САБЕРОВ шуларның берсе. Без Пильна якларына килгәндә бу кунакчыл гаиләгә, газетаның якын дусларына бер дә кермичә калмыйбыз. Аларның өй ишеге һәрвакыт ачык, һәр килгән кешене күптән көтеп алынган кунак итеп, кадерләп каршы алалар, сый-хөрмәт күрсәтәләр.

Сәяр абый югары эрудицияле, белемле кеше буларак искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, аның белән төрле темаларга сөйләшкәндә вакытның узганын да сизмисең. Ул бик күп вакыйгалар, илдәге үзгәрешләр шаһиты, шулай булмыйча, гасырга якын гомер итә бит – нәкъ 90 яшен тутырды хөрмәтле аксакалыбыз. Шуңа да карамастан, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле ул, ә инде хәтере искиткеч – һәр вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә, бер генә исем-фамилияне дә бутамый, әйтерсең, дистәләгән ел элек түгел, ә кичә булганнарны сөйли. Әби-бабайларының кайсы елларны туып, кем булуларына хәтле хәтерендә аның, боларын инде әти-әнисеннән ишетеп белә, әлбәттә. Аның әби-бабайлары заманасына карата бик укымышлы булалар һәм белемгә омтылу гасырлар буе буыннан буынга бирелә бара. Әтисе Вафа 7 яшендә чакта әтисез кала, кырыс бабасы тәрбиясендә үсә, аннары аның кыйнауларына түзә алмыйча, икенче бабасына яшәргә китә һәм 16 яшен тутыргач, бәхет эзләп Мәскәүгә юл тота. Анда ул абзыйсы янында фабрикада эшли, армиядә хезмәт итә, аннары авыл картлары юлламасы белән Казанга укырга китә һәм ул вакытта иң абруйлы булган уку йортларының берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен уңышлы тәмамлый. Бу мәдрәсәдә татар халкының күп кенә билгеле шәхесләре белем алган, анда дини фәннәр белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. 25 яшьлек егет шушы уку йортын тәмамлап, туган авылы Петрякска кайта һәм аны анда яңа гына төзелгән мәчеткә мулла итеп билгелиләр. Вафа мулла яшьләргә шулай ук рус теле, география кебек дәресләрдән дә белем бирә һәм бүтән мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр дә аңа йөри башлый. Ул 1927 елга тикле мулла вазифаларын үти, аннары, хатыны Мәгъсүмә укытучы булганлыктан, бу эшен ташларга туры килә һәм 1929 елны, колхозлар оеша башлагач, ул беренчеләрдән булып колхозга керә һәм 70 яшенә тикле умартачы булып эшли.

Сәяр абыйның әнисен дә яшьли укырга-язарга өйрәтәләр, аннары әтисе каядыр Пенза ягында дөньяви белем бирүче абыстай барлыкны ишетә һәм кызын шунда укырга җибәрә. Дүрт ел туган авылына бер тапкыр да кайтмыйча укыган Мәгъсүмә шактый белем туплап килә. Нәкъ шул вакытта әтисе Хамидулла бабай авылда беренче кызлар мәктәбе ача һәм 14 яшьлек кызын укытучы итеп билгели. Аннары, 1918 елда, Мәгъсүмә апа совет мәктәбендә укыта башлый һәм пенсияга чыкканчы балаларга башлангыч белем бирә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Менә шундый укымышлы гаиләдә 1924 елның 21 мартында дөньяга килә Сәяр ага.

“Миңа тикле әти-әнинең өч баласы булган инде, өченчеләре, Әнәс абыем, 1918 елны туа (ул Бөек Ватан сугышында һәлак була), аннары юклык, ачлык булу сәбәпле алты ел балалары булмый һәм мин бик тансык бала булып туыпмын. Безнең өйдән бер кеше өзелми иде, барлык укытучылар йөреп торды”, - дип сөйли Сәяр абый һәм ул кешеләрне һәрберсен исемнәре белән искә ала. Менә, ичмасам, хәтер! Җирле мәктәптә җиде классны тәмамлагач, Кочко-Пожар педучилищесына укырга китә. “Әти бүтән һөнәр алу турында ишетергә дә теләмәде, укытучы гына буласың, диде. Үземнең дә теләгем шул иде һәм 17 яшемдә училищены уңышлы тәмамлап, укытучы белгечлеге алдым”, - ди Сәяр абый. Бу дәһшәтле 1941 ел була. Яшь белгечне Кызыл Октябрь районының Мәдәнә мәктәбенә җибәрәләр, шунда ул гомерлек яры Кадрияне дә очрата. Бер ел укыткач, 18е тулган егетне сугышка алалар һәм хәрби училищега озаталар. Ул аны тәмамлап өлгерми, курсантларны фронтка, алгы сафка җибәрәләр. Дошман белән каты бәрелешләрнең берсендә яралана, операция уздырып, озак кына госпитальларда ята, әмма аны кабат сугышка җибәрәләр. 1944 елның августында гына өйгә кайту насыйп була аңа. Һәм кайткан көнне ук Уразавылда әнисе янында яшәүче Кадриясе янына чаба.

Бу Петрякс районы оешкан еллар була, Сәяр абый район мәгариф бүлеген оештыруда катнаша, 21 яшендә район мәдәният бүлеге мөдире итеп билгелиләр үзен.

Аны сугыштан көтеп алган, биргән вәгъдәләренә тугры калган Кадрия белән 1945 елның августында өйләнешәләр һәм туйның икенче көнендә ук Сәяр абыйны райком ерак колхозга урак вакытына уполномоченный итеп җибәрә. Ул вакытта бит машина түгел, атлар да кирәк титен булмый, димәк, аз дигәндә ике-өч атна яшь хатыннан аерылып тору дигән сүз! Ни хәл итмәк, партия кушканны үтәми булмый, китә яшь кияү колхозга. Әмма Кадриясе өчен йөрәге тыныч була аның, чөнки әти-әнисе киленне үз кызларыдай күрәләр, әле Сәяр абый сугышта чакны ук Фазыйлә апасы Кадрияне кунакка алып кайтып, әти-әниләре белән таныштыра.

1954 елга кадәр Сәяр абый мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли, югары уку йортының тарих факультетын тәмамлый шул чорда, аннары аны югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлап кайткач, Кызыл Октябрь районына парткабинет мөдире итеп куялар, аннары ул, өйгә якынрак булу өчен, Пильна райкомына күчерүләрен үтенә. Ә 1965 елны Сәяр абый баштагы һөнәренә кайта – ул елларда Сафаҗай мәктәбе директоры булып эшләгән Рифат абый Ибраһимов аны уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгели. “Сәяр, синең урының мәктәптә, диде миңа Рифат һәм мин бик теләп аның тәкъдименә риза булдым. Дүрт елдан Рифат Фатыйховичны райкомга эшкә күчерделәр, ә мине мәктәп директоры итеп билгеләделәр”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Ул 1984 елга тикле мәктәп белән җитәкчелек итә, нәкъ шул елларда авылда 640 урынлы өч катлы яңа мәктәп бинасы төзелә, яңа мебель, укыту җиһазлары бик күп алына. Сәяр абый авыл җире өчен кирәкле кадрлар мәсьәләсен чишү өстендә дә эшли, мәктәпне генә түгел, бөтен авыл учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итүне кайгыртып, югары уку йортларының җитәкчеләре белән тыгыз элемтә урнаштыра һәм Сафаҗай балаларын укырга алуны сорап, аңлатып йөри. “Авылның үз белгечләре булырга тиеш, яктан килгәннәрдә ышаныч юк”, - ди ул. Нәкъ ул эшләгән чорда мәктәптә хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелә башлый, производство бригадалары оештырыла. Сафаҗай мәктәбе катнашыннан башка бер генә район түгел, өлкә семинары да узмый. Намуслы хезмәтен бәяләп, хөкүмәт аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, соңрак “РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәрен бирә, Пильна районының хөрмәтле гражданины да ул. Эшләгән чакта таңнан китеп, кич кенә өйгә кайта булган һәрвакыт, өйдән якта яшәүдән шул хәтле арган, күрәсең, пенсияга чыгып бер көн дә эшләмәгән, хәтта уку елын да тәмамламыйча эштән китә Сәяр абый.

Тормыш уртасында кайнаган җәмәгать эшлеклесе 60 яшеннән өйгә калып, кул кушырып ятмый, әлбәттә – авыл тарихы турында китап яза, күренекле җырчы, якташыбыз Рәшит Ваһапов турында язган китабы да бар. Бөек җырчы бер заман Петрякста эшләгәнлектән ул аны якыннан белә. Район тарихы язылган китапта да аның өлеше зур. Илдә үзгәрешләр чоры башлангач татар газетасы, милли-мәдәни оешма булдыруга үзенең зур өлешен кертә, “Туган як” чыга башлагач ук газета битләрендә тарихи язмалары басыла башлый һәм беренчеләрдән булып, 1992 елны ук газетаның Кави Нәҗми исемендәге публицистик премиясына лаек була, бүгенгәчә редакция каршындагы тарихчылар клубының актив әгъзасы.

Әтисе эшен дәвам итеп, умарталар тоткан гомер буе, аларны бетергәненә әле берничә генә ел. Кадрия апа белән бергәләп үзләре рассада үстереп, күп итеп яшелчә үстерәләр иде, бу эш белән дә шулай ук соңгы өч-дүрт ел гына шөгыльләнмиләр, ә бакча эшкәртү өчен Сәяр абый байтак кына хезмәт кораллары да үзе уйлап чыгарган, ул җайланмаларын бер баруыбызда безгә дә күрсәткән иде.

Аның тагын бер гомерлек мавыгуы бар – фотога төшерергә ярата. Архивында үзе төшергән бик күп тарихи фотолар бар, аларны эшләү өчен барлык җайланмалары булган аның. Самолёттан төшергән фотолары да бар хәтта, ашлама сибүче самолётның очучылары янына утырып йөреп төшергән ул аларны. Соңгы бер ун ел чамасы инде балалары бүләк иткән кыйммәтле, заманча фотоаппарат белән эш итә. Сафаҗай, Петрякс авылларының барлык урам-тыкрыкларын, биналарын фотога төшереп, альбомнар эшләгән – менә бусы инде авыллар тарихы, киләчәк буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Ә инде төрле тарихи документларның, язмаларның исәбе-хисабы юк. Шунсы искиткеч – ул кәгазьләр барысы да тәртипкә салынган, кирәклесен бер минут эчендә табып ала. Тагын бер тәртипкә салынган бик җаваплы шөгыле бар – 1980 елдан бирле зур калын дәфтәрләргә һәр көннең һава торышын, авылда булган хәлләрне, гаилә даталарын терки бара. Авыл халкының кушаматлары да анда язылган. Без барган көнне дә иртәнге яктагы һава торышын язып куйган иде инде. Бу төгәллеккә безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Кадрия апа белән бергә гомер итүләренә 69 нчы ел инде. Гомерегездә нинди иң бәхетле мизгелләр булды дигәч, беравыздан диярлек: “Бергә булган һәр минутыбыз бәхет”, - диделәр. Алар бер–берсен бер караштан аңлап, кадерләп, хөрмәт итеп яшәгәннәр, җиде дистә елга якын бергә гомер итүләренә карамастан, яшьлектә кабынган мәхәббәт хисләре әлегәчә сакланган. Сәяр абый сүз арасында да хатынын “Кадриям” дип телгә ала, карашларында җылылык, яктылык. Әлбәттә, өч баланы тәрбияләү тулаем диярлек Кадрия апа җилкәсендә булган, Сәяр абый күбрәк аларның йоклаган чагын күргән, әмма әтиләрен үрнәк итеп, әниләре аларга дөрес тәрбия бирә алган һәм өчесе дә лаеклы кешеләр булып үскәннәр, югары белем алганнар. Әнәс авиация инженеры булган, Кәримә белән Гүзәл әти-әниләре һөнәренә тугры калып, педагогия юлын сайлаганнар. Кызганычка, бала кайгысы да кичерергә язган Саберовларга – сигез ел элек дөнья гизгән уллары Әнәс алтмыш яшен дә тутырмыйча вафат була, ата-ана өчен аннан да зур кайгы юк, йөрәк әрнүләре бер дә бетми. Кызлары, онык-оныкчыклары аларны гел кайгыртып тора, килеп йөриләр. Ә соңгы берничә ел әти-әнисенең саулыгы чамалы гына булгач, Кәримәләре бөтенләй яннарында яши башлый. Икесе дә туксаншар яшендәге картларга ялгыз яшәү мөмкин түгел инде шул.

90 яшьлек юбилее көнне, Сәяр абый бик күп котлау сүзләре кабул итте. Арада Россия Президентының котлау хаты да бар. Күп кенә җылы сүзләр әйтелсә дә, аның өчен иң мөһиме – саулык һәм без дә аңа иң беренче шул изге теләкне телибез һәм милләт өчен, авылы өчен куйган олы хезмәтенә рәхмәт әйтеп, аның алдында баш иябез. Исән булыгыз, хөрмәтле Сәяр абый, гасырлык юбилеегызны да каршы алырга язсын Ходай!
 


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»