|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2014 Мәдәният
Айдар Гайнуллин Казанга килә!Дөньякүләм танылган музыкант, милләтәшебез Айдар Гайнуллин Казанга үз концерты белән килә! Моңарчы ул дөньяның иң мәшһүр концерт залларында чыгыш ясады, аның виртуозлыгына дөньяның танылган сәясәтчеләре, сәнгать әһелләре таң калды. Ә менә Казанда аерым концерт программасы белән әлегә чыгыш ясаганы булмады, һәм менә ниһаять Рәшит Ваһапов фестивале 14 апрельдә С. Сайдәшев исемендәге зур концерт залында Айдар Гайнуллинның беренче концерт программасын тәкъдим итә. Концертта шулай ук җырчы Мәликә һәм “Эйфория” инструменталь ансамбле катнаша. Рәхим итегез!
|
Иң күп укылган
|