поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.02.2009 Җәмгыять

ВАЗЫЙХ ФАТЫЙХОВ: “ҖЫР САТKАНЫМ ЮK” (ФОТО)

Вазыйх Фатыйхов исеме җыр сөючеләргә яхшы таныш. Ул Балык Бистәсе районында чыга торган “Авыл офыклары” газетасы баш мөхәррире, 100 дән артык җыр авторы. Аның Габделфәт Сафин башкаруындагы “Соңгы кыңгырау” җырын тамашачы һаман яратып тыңлый. Сөйләшү барышында әлеге шигырьнең 67 куплеттан торганлыгы билгеле булды.

9 мартта “Уникс” концертлар залында Вазыйх Фатыйхов сүзләренә язылган җырлардан торган зур концерт булачак. Анда Габделфәт Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Рөстәм Асаев, Вил Усманов, Алсу Хәбибуллина, Илназ Минвәлиев, Алсу Әбелханова, Сәнифә Рангулова, Нурзадә, Асылъяр, Тамчыгөл, Гүзәл Җәләлова, Алия Хәмзина, Зөлфия Шәрифуллина, скрипкачы кыз Иркә, Чаллыдан Габидулла Хөрмәтуллин, Алмаз Ишморатов, Ришат Шәйхетдинов, Лилия Ризаева, Олег Фазылҗанов, Илсөяр Сафиуллина, Хәлим Җәләлов, Равил Шәрәфиев кебек танылган сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак.

 

– Концертта чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр шактый, – дип сөйләде Вазыйх абый. – Үзләре шалтыратып, катнашыйм әле, диючеләр дә бар. Кызганыч, Салават, Хәния булмый. Гастрольдә калалар. Аеруча Салаватта “Соң түгел”, “Өзгәләнмә”, “Бушка узган гомерләр”, “Багалмам” кебек матур җырлар бар.

 

– Бу сезнең тәүге концертмы?

 

– Әйе, якын дустым Габделфәт Сафин тәкъдим итмәсә, Казанда концерт оештырырга батырчылыгым җитмәс иде. Борчылма, булышам, диде. Уңышлы килеп чыкса, бу миңа тагын да ныграк илһам өстәр, иҗатыма канат куяр.

 

– Габделфәт Сафин белән сезне күптәнге дуслык бәйли бугай?

 

– Әйе, “Хафаланма” дигән тәүге җырымны зур сәхнәгә ул чыгарды. Аннан соң да шактый җырларымны башкарды. Ул бик кызык кеше, төнге сәгать икедә дә тема әйтеп шалтыратырга мөмкин.

 

– “Соңгы кыңгырау” ничек язылды?

 

– Мәктәптә укыганда Габделфәт тә, хатыны Рузилә дә укытучыларына гашыйк булып йөргәннәр икән. Минем һәм бер дустым белән дә шундый хәл күзәтелде. Ул дустым укытучы кызга өйләнде, бүген бик матур гомер кичерәләр. Өч балалары бар. “Менә сиңа тема”, – дип елмайды Габделфәт. Өч көн буе яза-яза шигырь 67 куплет булды.

 

Беркайда да ишетелмәгән 50 куплеттан торган шигырьне брошюра итеп чыгарырга булдык. Шуны концертка килгән һәр тамашачыга таратачакбыз.

 

– Заказга җырлар язасызмы?

 

– Соңгы вакытта заказга җыр язуымны сорап күпләр мөрәҗәгать итә. Күптән түгел Нурзадә шалтыратты. “Сары төс – сагыш билгесе, диләр. Шуның киресе турында шигырь яз әле”, ди.

 

– Түләү ягы ничек?

 

– Беркайчан да җыр сатканым юк. Шуңадырмы, кызымның туена да, үземнең 50 яшьлек юбилейга да бик күп җырчы кайтты. Алар да бушка җырлады.  

 

– Гаилә хәлегез?

 

– Хатыным Сания – Әтнә кызы. Һөнәре буенча икътисадчы. Пианинода, гармунда уйный. Бик матур җырлый. Җыр конкурсында җиңү яулаганы да булды. Мәҗлесләрдә төп җырчы. Минем сүзләргә язылган җырларны бик яратып башкара.

 

Кызыбыз Айгөл Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлады. Кияүдә. Тиздән оныгыбыз туарга тиеш. Улыбыз Азат КДУның юридик факультетында V курста белем ала. Балалар да музыкаль яктан сәләтле. Әниләре кебек пианинода уйныйлар.

 

– Сез гаиләдә ничә бала?

 

– Үзем генә. Мин тууга, әти-әнием аерылышкан. Әни кабат кияүгә чыкмады. “Улым, оялмыйча, теләсә кайсы ир-атның күзенә карап сөйләш. Мин бервакытта да гөнаһлы адымга бармадым”, дип гел әйтә. Аңа 76 яшь, туган ягым Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында яши.

 

– Вазыйх абый, Сезне гөлләр үстерергә ярата дип ишеттем.

 

– Бу сәләт миңа әнием Рәхиләдән бирелгән. Элек ул яран гөле үстерә иде. Бүген редакциядәге гөлләрнең саны йөзгә җитте. Хәтта өйдәгедән дә күбрәк. Туган көнгә һәрвакыт гөл бүләк итәләр. Мин оригиналь, кешедә булмаганнарын үстерергә яратам.

 

Гөлнең төрлесе бар. Агулы, тынны буа торганнарын бүлмәдә тотарга ярамый. Яфраклары саргаймасын өчен суны төбенә сибү мөһим.

 

Эштә шулай ук аквариумда балыклар, бакалар үрчетәм. Редакциябез Кама елгасы буенда урнашкан. Шулай бервакыт безнең эш яныннан балыкчы үтеп китте, күрәсең, рюкзагы тишек булган. Ул тоткан балыклар коелып бара. Соңыннан егетләр белән шуларны җыйдык та, аквариумга салдык. Язга чыккач, аларны кире елгага җибәрдек.

 

Вазыйх Фатыйхов киң күңелле, аралашучан кеше. Аның белән сөйләшеп сүз бетми. Һәр сорауга ихлас җавап бирә. Мунча керергә бик ярата икән. Киләчәктә океанны, Кубаны күрергә хыяллана. Очерклар китабы чыгарырга ниятли.

 

Д.Сәфәров фотолары.

 


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»