поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.03.2014 Матбугат

Флюра Низамова: Гадел Низам чоры артта калды (ФОТО)

Кызыклы кеше ул Флюра Низамова. Аның белән сөйләшеп утыруы, дөресрәге, аны тыңлап утыруы мавыктыргыч. Ә инде җырлап та җибәрсә! Җырчылыкка махсус укымаса да, заманында хорда җырлаган, Җыр-бию ансамблендә эшләп алган бик талантлы шәхес. Флюра апаның җырлавы Татарстан радиосы фондында да саклана, җырларның күпчелеге студент чагында ук яздырылган.

Флюра Низамова күпкырлы шәхес – ул җырчы да, шагыйрә дә, публицист-журналист та, җәмәгать эшлеклесе дә. Аның төпле, кыю, тәмле итеп язылган мәкаләләрен төрле газеталарда, башлыча – “Татарстан яшьләре”ндә укырга була. Элегрәк -- Гадел Низам, аннары Зөләйха Кыдашева дигән псевдоним белән язучы журналист – барысы да Флюра апа үзе инде.

Оешмаганлыгы аркасында дисәң, хәтере калыр -- үз-үзен бәяләп бетермәү  сәбәплеме, йөзләгән шигыре булса да, китап итеп бастырып чыгарылган ник бер җыентыгы булсын! Китабы чыккач, шигрыять дөньясында зур вакыйгага әвереләчәк әле ул, күреп торырсыз.

Флюра-Зөләйханың журналистик эшчәнлеге, гомумән, аерым бер зур тема.  Күпләр аны татар журналистикасының беренче номерлы журналисты, аңа тиңнәр сирәк, бәлки бөтенләй юктыр да дип исәпли. Яшьләр, урта буын журналистларының бик күпләре өчен ул шәп үрнәк. Мисал өчен, интернеттан килеп чыккан бер генә хатирә: “ Татарстан яшьләре”ндә эшләүче Гадел Низам дигән кешенең иҗатына мәктәптән үк гашыйк идем, – дип башлады сүзен Ләйлә Дәүләтова. – Шуның кебек журналист буласым, “Татарстан яшьләре”ндә эшлисем килде. Редакциягә килеп, Гадел Низамның хатын-кыз Флюра Низамова икәнен белгәч, шаккаттым, бу минем өчен шок булды. Шулай итеп, Флюра апа аркасында журналистикага килдем, дияргә мөмкин".

Флюра апаның тагын бер үзенчәлекле ягы бар -- ул эт-мәче, башка хайваннар, гомумән, бөтен тереклекне, табигатьне үлеп ярата. Хәтерлим, "ТЯ"да эшләгәндә бер вакыйга булган иде, аны беркайчан да оныта торган түгел. Төшке вакытлар узып киткәч кенә, Флюра апа эшкә килеп җитте. Шулай тоткарлануының җитди сәбәпләре булган икән: көннең икенче яртысы шул сәбәпләрне сөйләп, редакциядә фикер алышулар-көлешүләр белән узып китте. Болай: Флюра апа алдагы көндә базарга чыгып, үз башына тере балык сатып алырга булган. Имеш, кыздырып, тәмләп итеп ашый. Анысы хак -- Флюра апа төрле балыклар ашарга ярата, аларның рәтен белә. Ну бит бу очракта ул никтер тере балык алырга уйлаган! Тере дигәч, чынлап та тере бит инде алар -- цистерна белән китереп саталар, балыклар шунда сикерешеп, йөзеп йөри. Алып кайтканчы да тонмаган, бераз яткач та. Кыскасы, бик тере балык булып чыккан, Флюра апаның аңа кулы күтәрелә алмаган. Ваннага су тутырган да, балыкны шунда җибәргән бу. Балык, шатланып, йөзеп тә киткән. Балыкның язмышы шул мизгелдә хәл
ителгән дә инде. Икенче көнне балыкны банкага тыгып, анда су салып, шуны күтәреп чыгып киткән Флюра апа эшкә. Барып җитәрәк, Кремль буендагы күперне аркылы чыккач, үзе утырып барган троллейбусны көч-хәл белән туктатып, банкалары-ние белән төшеп калган. Казансу яры буена килгән. "Андагы балыкчылар миңа җүләргә караган кебек карап утырдылар инде. Ләкин минем карарым катгый иде -- банканы аударып, балыгымны иреккә җибәрдем. Шуннан соң гына җиңел сулап куйдым", -- дип сөйләде Флюра апа.

Авылга -- Иске Шаһка кайту

Менә берничә ел инде, Флюра апа, Казанны ташлап, башлыча үзенең туган авылы -- Башкортостанның Ярмәкәй районы Иске Шаһ авылында яшәп ята. Казанга ара-тирә кунакка гына килгәләп китә. Соңгы арада интернет белән дуслаша-таныша башлады. Бүгенге тормышы турында менә ниләр сөйләде ул:

-- Энем Әхнәф чирли башлагач, авылга яшәргә дип кайтырга туры килде. Бишенче елга китте инде. Аңарчы ярты елга бер кайтып, озак кына яшәп килә идем. Хәзер энем янында торырлык кеше калмады, шуңа күрә  мин монда җәен дә, кышын да. Ул эшкә яраксыз, нигездә урын өстендә генә.  Гадәти кристиян тормышы белән яшим, ындыры зур. Гомуми җиребез 52 сутый -- монда каралты-курасы да, бакчасы, ындыры да керә. Ындырның бер башында -- үлән. Мин утырта торган җире 25 сутыйлап бар. Янбакчада – алмагачлар, анда урын юк. Ел саен әз генә бәрәңге, күп кенә кабак-кабачки, кавын-карбыз үстерәм. Кишер, суган,  кыяры, чөгендере, башкасы да шунда. Шуларны тирләп-пешеп, туңкаеп эшкәртәм инде. Утыйм, су сибәм. Кабаклар-кабачкилар бик шәп уңа, беренче елларны кемгә кирәк – барысына да бушка тараттым. Аннары уйлый башладым – туктале, ник мин моны бушка таратам соң әле? Үземә артык күп, болай гына бирергә дә әллә ничек. Иткә алыштырам хәзер. Авылда тәптип белән яшәп, җиде-сигез, хәтта унышар баш мал асраучылар бар. Алар миңа – ит, мин  – яшелчә. Кавын-карбызның да исәбе-чуты булмый, мин 200 төпкә кадәр утыртам.  Ындырның дүрттән бер өлешен шул алып тора. Бәрәңге җирен әкренләп киметә барам – аның кортын чүпләп арыдым.  Кавын, яшелчәләр җирен арттыра барам. Әле минем помидорларны күрсәң син! Иске мунча урынын арчып, помидорлар өчен яңа кишәрлекләр ясадым. Ел саен 3 литрлы утызлап банка яшелчә тозлыйм, салатлар ясыйм. Хәтерләсәң, 2010 нчы елны берничә тамчыдан кала, 4 ай буена яңгыр бөтенләй таммады да. Чишмәдән су ташып сиптем инде, көненә егермешәр көянтәгә кадәр җиттем. Чишмә бездән ерак түгел, юл аркылы гына. Тау итәгендәге ул чишмәне заманында әтиләр чыгарып калдырган иде. Сусызлык – бүгенге авылның төп проблемасына әверелеп бара. Сарман якларындагы шикелле үк, монда да нефть чыгару белән бәйле ул. Ындыр артына чыксаң, икейөз метрлап өскәрәк, бездә дә нефть качалкалары утыра. Кырыклап. Бөтен җир асты суларын пычратып бетереп баралар. Җир астында нинди хәлләр бара – без анысын күрмибез әлегә. Экологик яктан зыяны аның искиткеч зур, әлбәттә. Җирне тотып торучы мае суырып алына, бары тик бүген сатып, бүген баер өчен генә. Кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч нәрсә бит ул. Анысын алдагы еллар күрсәтер инде. Ә болай, авылыбыз – озак яшәүчеләр авылы. Бездә йөзгә кадәр яшәүчеләр дә булды. Бер әби 103 яшьтә үлде. Туксангага җиткән кешеләр әтиләр заманында да бик күп иде, туксаннан өстәрәкләр әле дә күп. Бездә – урман ,тау, шәп һава! Оренбург ягыннан чиста дала һавасы керә, икенче яктан—артык кибү-корудан коткаручы урманнар-таулар. Саклау эчендә утырабыз кебек. Таулы-урманлы массив эчендә калганлыктан, бездә табигать бик яхшы. Әлегә хәтле шулай булды, алга таба нишләр? Чөнки нефтьчеләр асфальт юлны авыл уртасыннан салып куйдылар. Хәзер бөтен зур машиналар авыл уртасыннан үтә, пычраталар.

Безнең якларда җиләк бик күп. Елы-елы белән әкәмәт була. Авылның кайсы ягыннан гына чыкма – җиләклек. Кыдашны аркылы чыктың (авылдагы елга атамасы, Кыдашева дигән псевдонимы шуннан – ред.) – тау итәге башлана. Көненә икешәр чиләк җиләк җыям. Аны көннекен-көнгә эшкәртеп барырга кирәк. 2009 ел – җиләк әкәмәт уңган ел булды. Өч литрлы 50 банка кайнатма әзерләдем. Аннан кала күпмесе киптерелде, как ясалды, таратылды. Килгән бер кешегә банкасы белән кайнатма биреп җибәрәм.

-- Казанны сагынасыңмы?

-- Әлләни сагынырга өлгермим, чөнки мин анда өч айга бер барып кайтам. Барган саен атна буе торып киләм. Элегрәк берешәр ай, икешәр ай торып килә идем. Хәзер алай ук озак тора алмыйм, чөнки энемне карарга кирәк, ул авырый. Авылда да тик тормыйм бит мин. Мәктәпкә, мәдәният йортына да әзрәк кирәгем чыга башлады. Әле менә башкортларның озын көй конкурсына барып кайттым. Бөтенләе белән башкортча бәйге бу, анда 500 чакрымнан, Урал артыннан – Сибай, Баймак – нәкъ башкорт районнарыннан җырлый торган әби-чәбиләр, хатын-кызларны җибәргәннәр. Шул 130 җырчы арасында мин башкортча җырлап, мине икенче турга да уздырмадылар. Үзенчә әйбәт җырладым шикелле инде. Микрофонсыз ничектер залны җәлеп итәргә дә кирәк. Һәм бернинди музыкаль коралсыз. Жюрида утырган Юлай Гайнетдинов дигән курайчы (бик билгеле кеше инде ул Башкортстанда, “Хәзинә” дигән тапшыру да алып бара телевидениедә) минем янга йөгереп килде дә, аклангандай: “Беләсезме, сез миңа шул кадәр ошаган идегез, мин сезгә иң югары 10 баллны куйдым, бүтәннәр дә шулай куяр дип уйлаган идем, никтер алай эшләмәделәр". Аңлавымча, кайберләре мине каядыр укыган, профессиональ җырчы дип кабул иткән һәм профессиональ җырлавым ошап бетмәгән. Икенчедән, башкорт көен татар бормалары белән җырлый дип әйткәннәр. Татарларны уздыйрмыйлар, кыскасы. Юлай Гайнетдинов мине тапшыруына чакырды, мин икенче көнне телевидениегә барып тапшыруда катнашып кайттым.

Ә менә дастаннар бәйгесенә барып, өченче урын алып кайттым. Анда сөйләм белән җыр үрелеп бар, “Таһир-Зөһрә” дастанын сөйләдем, мин бердәнбер. Калганнар “Урал-батыр”ны сөйләде күпчелек.

Аннары авылда концертлар куябыз. Мин инде ул концерт-чараларда катнашуны үземнең вазыйфам дип кабул итә башладым. Әле менә Яңа ел бәйрәменә сценарий төзеп, “В лесу родилась елочка”ны татарчалаштырып, скетч формасында күрсәттек. Кызык килеп чыкты. Кыш айларында айга бер-ике мәртәбә концертлар куябыз, аннары -- май бәйрәмнәрендә. Шуннан соң җәйгелеккә безнең гастрольләр сезоны ябылып тора. Авыл советы да мине якын итә, төрле эшләр кушкалыйлар, файдаланалар. Әле күптән түгел үзебезне өч төрле телеканал буенча күрсәтеттеләр: "Яңа гасыр", БСТ , "Россия" каналындагы җирле тапшырулар бүлеге. Җырлыйбыз, каз йолкып утырабыз, 20 минутлап күрсәткәннәр, бөтен район шалтыратты шуннан соң. "Татарлар" тапшыруының 8 декабрь чыгарылышыннан да безнең каз өмәсе бәйрәме турындагы сюжетны карап була.

"ГАДЕЛ НИЗАМ ЧОРЫ АРТТА КАЛДЫ"

-- Флюра Низамова, Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева – бүген сиңа боларның кайсысы иң туры килгәне, синеңчә? Кайсысы иң якыны сиңа? Бүген син кем?


-- Аларның барысы да мин бит инде, төрле чорлардагы үзем. Соңгы еллардагы мин -- Зөләйха Кыдашева. Тормышны танып, үземне аңлап дигәндәй, тормышка фәлсәфи караш булдырып, язган юлларның авторы. Гадел Низам – радикаль, күтәрелеш еллары, демократизация, суверенлык яулау еллары авторы. Ул хисләр сүрелә башлады инде, хәзер чамалый башладык – кайда син романтизмга, идеализмга артык бирелеп киткәнсең, ә чынбарлыкта -- ничек. Хәзер карашлар үзгәрә бара бит. Олыгайган саен да тормышка ничектер тынычрак карый башлыйсың, чайпалып, чәчрәп йөрмисең инде. Шуңа күрә мин хәзер Зөләйха Кыдашевага якынрактыр инде. Үземне бүгенгәчә Зөләйха Кыдашева дип куям әле матбугатка язганда. Язмаганда мин Флюра Низамова, монда мине Зөләйха Кыдашева дип белүче дә юк.

-- Гадел Низам чоры синең өчен дә, татарлар, Татарстан өчен дә үтте, артта калды дип исәплисең алайса?

-- Шулайдыр дип уйлыйм инде. Үзең күреп торасың бит – бүген милли хәрәкәттә дә иң ярсу, иң гаярь кешеләр генә калды. Ләкин ул юл – чәчрәп чыгу юлы белән хәзер әллә нәрсә эшләп булмый. Хәзер хәтта Хәтер көнен дә үткәрттермиләр.  Бары тик Камал театры мәйданында гына үткәрттерәләр, Ирек мәйданына кертмиләр дә. Кыскасы, бөтен яклап кысу бар. Бердән, кысу бара, икенчедән, үзебезнең халыкта да ниндидер апатия, ышанмау. Чөнки халык чынбарлык белән яши. Ә безнең милләтчеләр – бер төркем халык -- идеал белән яши. Идеал белән чынбарлык арсында аерма шактый зур. Кыскасы, шушы шартларда милләткә ничек тә исән калырга кирәк. Республика буларак түгел, мин хәтта халык буларак исән калуыбызга да ышанмыйм. Гаяз Исхакыйның “Инкыйраз” дип язуының килеп җитүе шушыдыр инде. Мин аңа артык, элекке шикелле бәргәләнеп борчылмыйм да. Тарихчы Дамир Исхаков әллә кайчан әйтә килде, ничә еллар элек инде ул: “ Республика бетәчәк, сез бу әйбергә аң булып торыгыз. Ләкин аңардан фаҗига ясарга кирәкми. Республика бетсә дә, безнең халык республика булмаганда да яшәгән бит! Шуңа күрә безгә икенче инструментлар, башка юллар белән исән калырга кирәк. Шушы Россия масштабында да, Идел-Урал арасында бигрәк тә, без, татарлар – беренче халык, без күпчелек, безгә үзебезнең мәдәниятыбызны үстереп, башкаларга үзебезне күрсәтеп, шәп халык икәнлегебезне исбат итеп яшәргә кирәк. Яһүдләр шикелле, урыстан алдарак йөрергә, алардан алдынгырак булып калырга, шул вакытта гына без үзебезне саклый алабыз дигәнрәк формула әйткән иде. Хәлләр шуңа таба бара булса кирәк, чөнки, беренчедән глобализация бара, икенчедән,  урысның яңадан державностька кайтуы күзәтелә. Путинның да тел төбе шул бит инде. Татарлар белән, башкортлар, башкалар белән сөйләшкән, аралашкан вакыттында ул бик матур сөйли, “Милли телләрдә укытмау – дурость!” дигән лозунгларын хәтта мәктәпләргә элеп куйдылар, ә чынлыкта бөтенләй киресен эшли. Милли телләрдә укыта торган мәктәпләр саны елдан-ел кимеп, бөтенләй бетүгә таба бара. Шуңа күрә бүгенге властьтан мин милләтләргә карата хәер-шәфкать көтмим.

Мин кич утырып үземә кызыклы булган сайтлардагы тапшыруларны тыңлыйм, язмаларны укыйм. Соңгы араларда Герман Стерлигов дигән кеше белән төрледән-төрле тапшырулар, интервьюлар тыңлап мавыгам. Ул кызыклы, үзенчәлекле кеше булгач, журналистлар да аның белән еш очрашып торалар. Стерлиговның төп фикере болай -- без дөрес яшәмибез, миллионлаган халыкның бер җиргә -- шәһәрләргә тупланып яшәве һәлакәткә китерә. Бөтен ресурсларны шул шәһәр суыра, авылга калмый. Бүленеш дөрес түгел. Кеше җирдә, табигый тормыш белән яшәргә тиеш. Техник прогресс кешелекне һәлакәткә илтә. Яңа уйлап табыла торган һәрбер яңалык хезмәт куймыйча гына рәхәт яшәргә өнди -- бөтен нәрсәне автомат эшли бит инде кеше өчен хәзер – ашарга пешерә, кер, идән юа, җир казый һ.б. Беренчедән, бу кешене рухи яктан да, физик яктан да боза, чынлыкта да шулай бит инде. "Бездә -- Россия буйлап җирләр күп, --  дип әйтә Стерлигов. -- Бөтен халыкка бушлай җирләр биреп, аларны салымнардан азат итеп, шул җирләргә яшәргә таратырга кирәк. Шул вакытта халык чын экологик чиста азык-төлек ашар иде, өстәвенә бөтен дөньяны да экологик чиста азык-төлек белән күмәр иде. Россия җирләренең күпчелеге чәчелмичә ташлангач, шул җирләр ничә еллар дәвамында ашламалардан чистардылар, ял ителәр". Герман Стерлиговның күпчелек фикерләре белән йөз процент диярлек килешәм.

"Ялгыз хатын-кызлар алга таба артачак кына"

-- Бергә-бергә тормыш алып барырдай ир-ат белән табышмадыңмы? Шәхси тормышың элеккечәме?


-- Элеккечә. Миңа ярардай кеше якын тирәдә юк. Яртысы алкаш, өйләнмичә калган, 40тан, 50дән узган ирләр бар – алар да шул эчүчелек аркасында өйләнмичә калганнар инде. Үлеп тә баралар. Җирле радиода танышулар турындагы тапшыруга үземнең телефонымны җибәргән идем, 5-10 минут үтте микән, тотындылар шалтыратырга! Татары да, башкорты да, үзбәк катышлысы да шалтыратты. Кырык яшьлеге дә шалтыратты. Мәйтәм, мин синнән күпкә олырак бит дим. “Миңа олырак хатын булса да ярый”, -- ди бу. Күбрәк авыл җирлегеннән шалтыраттылар. Авыл ирләренә хатыннар юк. Җүнле генә тормыш алып баручылары да бар. Берсе әйтә – кибет тотам ди. Араларында шыр җүләрләр, исерекләр дә күп.  Бер үк авылдан әлләничә исерек шалтыратты. Әллә бер-берсенә бирәләр телефонны, әллә бер компаниядә эчеп утыралар? Бөтен шалтыратучылар арасыннан берсе айнык, төпле, акыллы, тәртипле гына ир булып тоелды. Ешрак шалтыратыша башладык. Сөйләштек, сөйләштек, бер-ике атнадан соң очрашып карарга кирәктер дигән уртак фикергә килдек. Аңа да, миңа да Туймазы ерак түгел, очрашуны шунда билгеләдек. Ничек кенә сәер тоелмасын, шушы 65 яшьлек ир миңа ошады. Чандыр гына озын буйлы, юмор белән сөйләшә, үзем шикелле хуҗалыкчан. Үзем шикелле дим, чөнки мин дә шул чорда кайнатма, җиләк-җимеш, яшелчә тозлау, банка каплау ише эшләргә чумып, көне-төне мәш киләм. Бу кешегә дә мондый мәшәкатьләр ят түгел булып чыкты. Гөмбә җыя, җиләк җыя – минем шикелле урманнан кайтып керми торган кеше. Аракы эчми, аерылган. Сәламәт яшәү рәвеше белән җенләнгән кеше, фәлән чирне фәлән үлән белән, фәлән чирне төгән тамыр-төнәтмәләр белән дәвалау турында көннәр буе сөйләргә мөмкин. Күптән аерылган, балалары Уфада яши. Үзенең дә ике фатиры бар – кая тели, шунда яши. Бер караганда, менә дигән ир, әйбәт кеше. Тагын ни кирәк? Күптән игътибар иткәнем бар – үземә ошый башлый торган ирнең барыбер кайчандыр ниндидер “ски"е килеп чыга. Беренчедән, эчми-тартмый торган, хуҗалыкчан ирнең ун елдан артык өйләнмичә яшәве үзе бер сәер күренеш. Ник шулкадәр әйбәт булгач, өйләнмәгән ул? "Ски"е килеп чыга дигән идем бит, монысы да артык кырыс, “коры тәртәле” булып чыкты. Бөтен нәрсә аныңча гына булырга тиеш. Каешланган, таш бәгырьле. Кешене елату дәрәҗәсенә җиткерә дисәң дә була. Үзем Казанда чагында, кунакка да чакырган идем, баштарак бик талпынган иде, соңрак сәбәпләр тапты, киреләнде, нәрсәдәндер куркып килмәде. Мин авылга кайткач, кырыс тәлапләрен куя башлады – минем яныма күченеп киләсең дә, бетте-китте. Туктале мин әйтәм, без синең белән ике мәртәбә күрешкән кешеләр, ничек итеп бер-беребез белән яши башлыйк ди? Ияләшмәгән, аңлашмаган, бер-беребезне бөтенләй белмибез дип тә карадым. Юк, мин синең авылыңа кайтып яши алмыйм, энеңне ташла, ник үз өстеңә шул кадәр җаваплык аласың, дип, туры бәреп әйтте. Синең гомерең бер генә ди. Бер караганда, ул дөрес тә, хаклыдыр да. Тик мин алай итә алмыйм бит инде—авыру энемне биклим дә, теләсә-нишлә, үзең яшә, дип чыгып китимме инде?! Шуннан берничә тапкыр шул шартны кабыргасы белән куйды – энеңме яки минме дип. Бу минем ачуымны гына чыгарды, бетте, бүтән миңа шалтыратма дидем. Аннары шалтыраткалады ул, тик мин трубканы бүтән алмадым. Аралашу, бергә яшәү реаль булмагач, сөйләшүләрне туктаттык, кыскасы. Шунысы бар – тулар-тулмас шушы ике ай эчендә мин бу кешегә үзенчә ияләшкәнмен икән, шалтыратканын барыбер көттем. Ә болай – картайган көндә, кияүгә чыгыпмы, ничектер арка җылытыр өчен булса гына да дигәндәй, үз яныңда дус, иптәш, фикердәш булса, мин бер дә каршы булмас идем. Герман Стерлигов әйтмешли: "Ташлагыз шәһәрне, кайтыгыз авылга, тик мужик белән кайтыгыз. Чөнки авылда сез берүзегез генә яши алмыйчаксыз – натураль тормыш белән яшәүчегә, хатын-кыз – учак саклап торучы, бала табучы, ә ир-ат бөтен авыр эшне эшләргә тиеш. Шуңа күрә авыл җирендә, табигатьтә хатын-кызлар ялгызы гына яши алмыйлар".

Мин яшим, яшәргә тырышам ,чөнки беркая да китә алмыйм әлегә. Кәтмән, көрәк белән рәхәтләнеп эшлим мин әлегә. Ну торган саен билләр, буыннар авырта башлый бит.

-- Ә бәлки табылып куяр әле үз ишең? Ярдәмләшеп яшәрдәй. Бәлки син аны ныклап эзләп караганың юктыр?

-- Бәлки, бәлки.  Беренчедән, минем максат куеп, төрле игъланнар аша әйтик, махсус эзләгәнем юк. Аннары, андый танышу-кавышуларга ышанмыйм да. Үз яныңда таба алмаганны, читтән табып, ничек ул кеше сиңа ошар? Ходай китереп куйса каршыңа, берәр кая юлда очраштырса, ошарга да мөмкин – ләкин андый ихтималлык бик бәләкәй. Мин эчкече белән тора алмыйм, интеллекты бик түбән кеше белән шулай ук тора алмыйм, хәтта эчмәсә дә, тәртипле булса да. Андыйларның башка “ски”ләре була – я ул бик каты саран, я башында берәр шөребе җитми инде аның. Шуңа күрә миңа аек акыллы, тормышка елмаеп караучы, юмор тойгысы булган, ирониялерәк, тиз реакцияле, тиз уйлый торган кеше кирәк. Үзем шикеллерәк дип әйтер идем, үземә караганда акыллырак кеше кирәк.

-- Ялгыз яши торган хатын-кызлар күп. Тик табигать кушуы буенча, иш ишен һәрвакыт эзли, күзәтә, көтә. Син ничек уйлыйсың, бүгенге хатын-кыз үз ишен ничек табарга тиеш?

-- Белмим, әйтик, үз тирәсендә таба алмаган хатын-кыз ничек итеп, ул ишен читтән, башка җирләрдән таба алсын ди? Хәтта дистәләгән, йөзләгән, миллионлаган ир-атлар арасында сайлау барса да. Үз тирәсеннән таба алмаганны, ничек итеп әйтик шул ук интернеттан тапмак кирәк? Ялгызлыкның артуына гаҗәпләнәсе юк. Ялгыз ир-атлар да, хатын-кызлар да күп. Хатын-кызлар аеруча күп, алга таба ялгыз хатын-кызлар артуга таба гына барачак. Глобализация шулай дәвам итсә. Ирләр алар болай да иртә үлә – аракы эчеп, тартып, чирләп, һәлакәтләрдә, эштә. Яртысы – кайсы наркоман, кайсы исерек, алары да чутка керми. Шәһәрне кара – безнең дуслар арасында гына күпме ялгыз хатыннар!  Ни өчен шулай? Чөнки ул шәһәргә килеп урнашкан, ә шәһәрдә, Стерлигов әйтмешли , күтәреп эшлисе юк, бөтен нәрсә өйдә, суы-газы кергән, агып тора, юып тора, чыгып киттең – транспорт.  Ир-атның кирәге юк шикелле. Хатын-кызда эмансипация бара. Ә ул шулкадәр начар нәрсә. Демографиягә дә турыдан-туры тәэсир итә.

Әниләр тарафыннан гына басымчалык итеп тәрбияләнгән, ата авторитетын бөтенләй тоймаган егетләр көчсез ир-атлар, мәхлук бәндәләр булып үсә. Ана кеше малаен көнли, аңа хатын сайларга комачаулый, алып кайткан кызлырны, хатыннарны да бракка чыгарып утыра – бу безгә бармый, монысы артык әрсез. Ә мәхлук ир-атларга бу ситуация җайлы – эштән кайта, ашарга пешкән, киемнәр әзер, әнисе көйли, бөтен нәрсәгә әни җаваплы. Мәхлуккә бернинди җаваплылык үз өстенә аласы юк. Мин андый гаиләләрне күп беләм. Мәсәлән, берсендә ике малай үсте. Берсе өйләнә алмыйча йөрде-йөрде дә, балалы бер хатын алып кайтмакчы булгач, анасы каршы төште. Ник кирәк сиңа балалы хатын дип башын ашады. Егет түзеп йөрде-йөрде дә, асылынып үлде. Ире дә авызын ача алмады, чөнки анысы да хатынына буйсынган бер мәхлук кенә иде. Энесе дә өйләнмичә йөри дә йөри. Нишләп шулай микән бу дип аптырыйсы юк, бөтен сәбәп әниләрдән килә. Аналары сүзеннән өйдә берсе дә чыга алмый, бары тик аның психологик басымы, фәрманнарына гына буйсынасы! Ә анасы басымы астында үскән малай, аннары – егет үз өстенә җаваплылык алырга курка, шуңа күрә өйләнми. Чит, ераграк авылларда, яисә шәһәрләрдә болай гына очрашып йөрсә-йөри, тик өйләнми. Әнисе аны мактый – вәт маладис, эчми-тармый, тәртипле. Ул егет 15 ел буена йорт сала, ашыгасы юк – әнисе сыендыра бит әле, әзергә-бәзер, ник ашыксын ди ул? Менә шушы күренеш ихтыярсыз, көчсез мәхлуклар китереп чыгара. Андый мәхлукләр белән хәзер авыллар тулган, яше барган саен башын җүләргә салып эчеп кенә ятудан артыгын кылана алмыйлар. Гаиләдә ата сүзе үтми, хатын-кызның баш булып яшәгән икән, мондый гаиләдәге малайлардан һичшиксез мәхлукләр үсә. Кызлар ярыйсы гына үсәргә мөмкин, ә менә малайлар үсми. Гаиләдә ир-атның дәрәҗәсен (аның нинди булуына карамастан) һичшиксез сакларга кирәк. Ата сүзе закон булырга тиеш, ата авторитет булырга тиеш.

Безнең гаиләдә дә әни баш булып торды. Шуңа күрә миндә дә, сеңлемдә дә лидерлык, алдан бару сыйфатлары көчле. Мин гаиләдәге бу сыйфатларны яратмасам да, беркая качып булмый – табигатем шундый, шундый тәрбия күреп үстек. Энемнең гаилә кора алмавын да гаиләдәге атмосфера, тәрбияне генә сәбәпче итеп күрәм.

Һаман шул Герман Стерлиговка әйләнеп кайтам – минем хатын да үз урынын белә, мин дә үз эшемне беләм ди. “Хатыным тулысынча балалар белән шөгыльләнә – ул аларны карый, укыта, киендерә, тәрбияли, киңәшләрен бирә. Ә мин акчаны табам, ни кирәк – барысын алып кайтам. Хатыным эшкә йөрми, чөнки өйдә дә эш җитәрлек, тагын ни кирәк?" Стерлигов балаларын өйдә үзе укыта, дин буенча да белем бирә, укытучы да чакырта, гомуми мәктәпкә биреп, балаларымны бозасым юк ди. Анда да шул ук хатын-кызлар басымчалыгы, өстәвенә --  укучылар арасында тәртипсезлек, эчкечелек-наркомания. Нигездә, тәрбияне гаилә генә бирә дигән фикерне алга сөрә.

ИЛҺАМ. ИҖАТ. МАТБУГАТ.

-- Сез Илһам Шакиров белән гел аралашып тора идегез, дуслар дип әйтсәң дә була. Хәтерлим, берзаман редакция бүлмәсендә телефон шалтырады. Мин трубканы күтәрдем, анда "Флүрә, нихәл?" -- дигән тавыш яңгырады. Никтер мин аны шундук танып алдым -- ул Илһам Шакиров иде. Студент чагым иде бугай, шундый бөек кешенең якында гына "нихәл" дип дәшүе мине өнсез калдырды булса кирәк, Илһам абый: "Флүрә, Флүрә дим!" -- дип, мин һушыма килеп сөйләшә башлаганчы, әллә ничә кат дәште әле. Хәзер ничегрәк, күрешкәнегез бармы?


-- Мин аның белән аспирантурада чакта ук таныш идем инде, төгәл вакытын хәтерләмим дә. Ничектер бер концерттан соң сөйләшә-сөйләшә дуслар белән аны өенә кадәр озатып куйдык кебек. Шуннан аралаша башладык, ул мине кунакка чакырды. Ничектер бөтен кыюлыгымны җыеп, беркөнне Илһам абыйның өенә кунакка барып утырдым. Аннан китте инде дуслык, пылаулар пешерешү, җырлашу, аралашу, анекдотлар сөйләшү. Аннары бераз концертларга йөрешү китте инде. Туксанынчы еллар булды микән, Илһам абый мине үзенең концертларын алып барырга  чакырды. Читкә чыкканда алып чыга иде ул мине. Дус булганлыктан, миңа: “Әйдә, тиз генә җыен, фәлән җиргә чакыралар", -- дип әйтә иде дә, чыгып китә идек. Татарстанның берничә районында, аннары Иваново, Саратов, башка җирләргә бардык, 5-6 кешелек кенә бригада белән. Мин алып та барам, җырлыйм да. Илһам абый, бүләккә дигән одеалларын күтәреп, минем яңа фатирыма да килгән иде котлап. Илһам абый белән элекке шикелле тыгыз аралашу юк инде хәзер, Казанга килгәч, бер-ике мәртәбә шалтыратышып алабыз,  соңгы елларда янына барганым юк. Җитмеш яшьлек юбилеена аңа яңа фатир бирделәр, мин күбрәк аның иске фатирына баргалап йөрдем. Менә чутлап кара – хәзер яңа фатирына күченгәненә дә 8-9 ел вакыт узып киткән икән! Концертларда күрешкәләсәк кенә, сирәк-мирәк. Ничектер бер шалтыраткан иде, кичә уздырам, әйдә кил әле дип чакырган иде. Илһам абый олыгая инде, минем дә артык талпынып янына барасы килеп тора дип әйтмәс идем. Олы кешене ник борчып йөрергә? Өченче елмы, "Татар моңы"нда бергәрәк эләккән идек: "И, җаным, и бәгърем", - дип якын итеп сөйләште, шулай да. Якын итә инде ул мине, күрән саен кочаклап ала, кунакка чакыра. Аның тирәсендә кеше шулкадәр күп, аңа бөтенесе ыргыла, тартыла. Нигездә, ул барысы белән дә бер чама сөйләшә. Сүз дә юк, ул мине үзенчә якын итә.

-- Шигырьләр язуыңны ташлап бетермәдеңме? Сине бүген нәрсә илһамландыра?

-- Язгалыйм, булгалый кайчак. Казандагы шикелле “кара сакал” авылда да арттан калмый—туган көн, юбилейларга, сәхнә бәйрәмнәренә шигырьләр, сценарийларны поэма-поэма итеп язам. Кайда кирәк, сорыйлар – язам. Җитди шигырьләр айга бер дә язылмыйдыр – мин шигъри дулкында түгел хәзергә. Язылганнары күп, элеккеләрнең барысын да җыештырсаң, бик күпкә җыела торгандыр. Бер китап та бастырганым булмады.  Таныш-белешләр, дуслар элегрәк чыгарырга өндәделәр, оешып бетеп булмады. Хәзер моңа тиешенчә җитдилектә карамавымны дәвам итәм дисәм, әле беркөнне уйлап утырдым – ә ник әле мин бер китап чыгару турындагына уйланырга тиеш соң? Тотарга да өч китаплык җыентыкка материал әзерләргә! Берсе милләт турында, берсе булсын лирика, өченчесе – балалар шигырьләре, төрлесеннән. Халык, милләт турында шигырьләр дә күп, элеккерәк язылган мәхәббәт турында да күп. Хәзер мәхәббәт турында бик язмыйм бит инде, сирәк кенә. Теге мужикка атап беркөнне язган идем, ул шулкадәр шәп килеп чыкты!

-- Язылган шигырьләреңнең санын беләсеңме? Ничәү алар, ничек саклыйсың?

-- 200-300 бардыр. Ничек язылган – караламада килеш, шулай сакланалар. Бөтенесен бер җиргә салып барам мин аларның. Төрле-төрле кәгазь кисәкләрендә язылган, кайсы уч төбе кадәрендә, кайсы зурда, кайсы иске, кайсы яңа. Көн саен бер-ике шигырь басып утырсаң да, аларны җыеп бетерергә буладыр, беразын шулай җыя башладым да. Кул җитми шунда әлләни генә. Көне буе бертуктамыйча эшлим дә, эшлим. Мунча ягам, кер юам, әле ярый ишек алдында кое бар. Чишмәдән дә алып керәм, эчәр өчен. Аннары китә пешеренү, тегесе-монысы. Әле менә кабак-кишерләрне аралыйсы бар. Утын ярдырткан идем, аны чана белән ташып өеп куясы бар. Анысы мунча өчен. Эш беркайчан да бетми. Яңалыклар-кинолар карарга вакытым да калмый. Компьютерга соң гына утырам. Төнге уникеләрдән икегә-өчкә кадәр утырам, йокы баса башлаганчы. "Эхо Москвы" блогларында, "Особое мнение" тапшыруларында үземә кызыклыларын ачып тыңлыйм. Халыклар, милләтләр, татарлар турында тыңлыйм. Чыңгызхан, тарихи фильмнар турында документаль, нәфис фильмнар карап-тыңлап утырырга яратам. Күңел ачучы махсус җиңел фильмнар, тапшырулар карап утырырга вакытым юк, анысына вакытымны кызганам да. Үземне кызыксындырган тапшырулар, язмаларны кабызып куям, карамыйча гына тыңлап утырам. Үзем шул вакытта бәйләм бәйләп утырырга тырышам.

-- Бүгенге газеталар язмышы турында ниләр уйлыйсың? Әйтик, күптән түгел  "Молодежь Татарстана" ябылды. Алга таба ниләр булыр?

-- Хәзер урыс телле укучыга ни генә юк! Конкуренция көчле. Газетаны укымыйлар икән, аны дотациядә утыртып, ясалма рәвештә саклап утырудан мәгънә юк дип уйлыйм. Яши алмаганнар бетәргә тиеш. Хәзер татар матбугатында да конкуренция көчәеп килә. Оптималь тираж җыя алса, яши, юк икән – юк. Үземне редакциядә эшләвемне күз алдыма да китерә алмыйм хәзер. Мин электән үк әйтә идем – озакламый редакцияләрдә бер-ике кеше калачак. Алар кешеләрдән килгән хатларны гына эшкәртеп утырачак, аларга карата башка тәлапләр куелырга тиеш түгел дип әйтә идем. Редакцияләп утыручыга тегендә бар, монда бар, мәкалә яз дип әйтә алмыйсың. Бүре шикелле даими рәвештә йөреп, курыкмыйча яза торган журналист кирәк икән, яхшы гонорар түләп заказ бир. Шундый бер-ике журналист  тотарга була.

-- Елдан ел тиражлар кими. Матбугатны яздырып алучылар бөтенләй калмас микән берзаман?

-- Төшә инде тиражлар, төшмичә. Аның укучылары артмый бит. Элек, әйтик, шул ук ТЯның гомуми тиражының бер өлеше Башкортстанга туры килә иде. Әйтик, 250 мең (бу бит чирек миллион!) тиражның Башкортстанга 60 меңе туры килгән чаклар да булды хәтта. Чөнки башка укырлык әйбер күп түгел иде. Подписка бәясе арзан. Ә хәзер бит ТЯ Башкортстанга бөтенләй чыкмый, аннары Башкортстанның үзендә дә бастырыла торган матбугат чаралары күп. Икенче ягы бар – газетаны укыйсы килгән кеше интернетны ача да укый хәзер. Цифрлы телевидение – бөтен гаиләдә дип әйтерлек. Күп мәгълүмат хәзер күз белән, экран аша кабул ителә. Кеше укып утырырга яратмый. Казан ягында чыккан вакытлы матбугатның роле Башкортстанда нольгә әйләнеп бара. "Яңа гасыр" телевидениесен карыйлар, "Болгар" радиосын тыңлыйлар. Ә башкортлар җайлы юл тапты – Татарстанда күптән җырланган популяр җырларны башкортчага аударалар да, яңа җыр итеп җырлыйлар. Асылда шул ук җыр булып кала бит инде ул! Авторын әйтеп тору да юк! Яки кайбер урыннарында сүзләрен алыштыралар, яки кайбер урыннарда көен алыштыралар. Соңгы арада башкорт авторларына ярлылык сизелә, бу – шуның бер күренеше. Җирле радио-телевидениедә нигездә татарча сөйлиләр, башкорт тапшыруы булса да. Шалтыратучылар, кунаклары күпчелеге татарча сөйләшә, чөнки Башкортстанда яшәүчеләрең күпчелеге -- татарлар. Бүген үк ике республиканы кушып куйсак, берни дә үзгәрмичәк, без көчәячәкбез генә. Тик Русиянең бүгенге сәясәтенә бу идеалистик идея берничек тә туры килми, бүген республикаларны бетерү сәясәте алып барыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Базар көн
№ --- | 20.03.2014
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»