поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2014 Авто

“Гранаталы маймыллар” алдаша да белә!

Хәзер мин бер вакыйга турында язачакмын. Беренчедән, канәгатьләнү хисе эчемә генә сыймый. Икенчедән, күпчелек халыкка үрнәк һәм гыйбрәт булырлык вакыйга ул. Башы менә болай. 2013 елның 10 декабрь көнендә Казанның шактый ыгы-зыгылы урыны – Азинодагы почта бүлекчәсе янына борылып, шунда буш урын табып, машинаны җайлап кына куеп туктадык.

Руль артында – ирем, мин алдагы пассажир урынында. Ирем машинадан чыгып, почта бүлекчәсенә кереп китте. Мин үз эшләремне карап, машина эчендә утырып калдым. Биш минутлап вакыт үтте микән, нигәдер сискәнеп башымны күтәрсәм – уң яктан, минем ишеккә терәлеп диярлек бер “Мазда” джибы килеп баскан. “Терәлеп диярлек” – бу арттырылып язылган сүз түгел. Безнең алдагы уң як пассажир ишеге белән әлеге джип арасында чын-чынлап ике сантиметр чамасы ара калган иде! Минем тыным кысылып куйды, берара югалып калдым. Чөнки джип тагын әз генә кыймшанса, ишеккне сытып кереп китәсе иде. Күренеп тора – машинасын борып кертергә азапланган бу. Ике сантиметр арада туктый белә торган нинди ас микән бу дип шаккатып, карашымны йөртүчегә күтәрдем. Пыяла аркылы миңа таба “гранаталы маймыл”, ягъни хатын-кыз йөртүче күзләрен тондырып карап тора иде. Хәер, “гранаталы маймыл”га эләккәнемне мин бераз соңрак кына аңладым.  Үземчә аның турында начар уйламыйм бит әле, артык якынга килеп туктаганына куркып калгандыр, бәрелмәдем микән дип шикләнеп калгандыр дип уйлыйм. Әңгрә шикелле елмаеп куйдым да, янәсе – тәртип, бәрелмәдең, әйдә хәзер ипләп кенә артка ал инде дигән ишарә ясадым. Тик руль артындагы хатын-кыз миңа усал итеп карап куйды. Аңламагандыр, тагын ничек итеп әйтергә микән моңа машинасын әкрен генә арткарак алсын өчен дип, үземнең тәрәзәне төшердем. Машинасына кулымны тидердем дә, артка чиген дип селтәдем. “Маймыл” усал итеп карап торуын дәвам итте. “Ә мин сезнеңчә хәзер ничек итеп ишекне ачарга һәм машинадан чыгарга тиеш соң? Кем шулай итеп борыла инде?” – дип сорадым мин кычкырыбрак. Пыяла аркылы ишеткән микән – белмим. “Гранаталы маймыл” да тәрәзәсен төшереп, авызын ачты. “Ник машинагызны дөрес итеп куймадыгыз, сезнеңчә, монда мин машинамны ничек итеп кертеп куярга тиеш?! Минем машина йөртү стажы 17 ел, беләсегез килсә! Ничек борыласын гына беләм, өйрәтмә!” – дип акырып ябырылды ул. Димәк, мине ишеткән. Беренчедән, парковкада кайда урын буш иде – башкалар белән беррәттән куйдык. Икенчедән, аның монда ни эше бар? Ул бит үзенең машинасын безнекенә терәтеп куйды, ә мин түгел! Мин боларны “маймыл”га аңлатырга керешкән идем—ишетми дә, үзенекен акыра. Аннары машинасына чумды да, газга басып машинасын үкертеп артка чигенде. Шулчак миңа камераны алып, аның ни кыланганын төшереп тик кенә утырасы иде бит инде машинада. Тагын кысып куяр да, бөтенләй чыгып булмас дип шикләнеп, мин яхшы чакта чыгып калырга уйладым.

Тик күңел тыныч түгел, тагын шул ук траектория буенча борылып керергә маташса, безнең машинага бәрелмичә туктамыйчак инде бу дип уйлыйм. Шуңа күрә еракка китмичә, аның машинасы янында карап торуымны дәвам иттем. Ә “маймыл” минем шикләремне раслап, нык кына итеп газга басты да шул ук траектория буенча алга ыргылып, безнең машинага шытырдап барып сыланды! Карап торып бәрдерттем, кыскасы.Тимернең сыкрап  эчкә баткан тавышы ишетелде, аннары “ас” машинаны кире артка чигендерәсе итте. Шул вакытта тимер “шап!” итеп кире үз урынына чыккандай да итте. Мин шок хәлендә бәрелгән урынга карап каттым – заразы, өр-яңа, ялтырап торган машинаны сыткан, сыдырган! “Гранаталы маймыл” га: “Шушымы синең 17 ел стажың??!!” – дип ябырылган идем, ул арада аварийкасын да кабызып куйды. Почтадан чыгып, машина янына килгән иремә: “Борчылмагыз, мин шалтыраттым инде, хәзер килеп җитәләр!” – диде. Көтәбез инде хәзер, нишлисең, “маймыл”га протокол төзетмичә китеп барып булмый бит!

Шушы урында әлеге гыйбрәтле вакыйганың икенче сериясе башланды дип әйтергә кирәктер. Чөнки безнең янга ЮХИДИ хезмәткәрләре түгел, ә участок полициясе вәкилләре килеп, сорау ала башладылар. Баксаң, “гранаталы маймыл” мине хулиганлык гамәлләрендә гаепләп, полиция чакырткан булып чыкты! Янәсе, мин ишегемне киереп ачып җибәргәнмен дә, аның юлына аркылы төшеп, машинасын бәрдерткәнмен. Сөйли торгач, аңлата торгач, фикер төрлелеген күргәч, участок полициясе вәкилләре:“Юл-транспорт вакыйгасы бу”, – дип, ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакырырга булдылар. Бу хатын аларга да шул ук әкиятен сөйләвен дәвам итте – ул ипләп кенә кереп ятканда, мин ишегемне ачып та җибәрәнмен, шапылтатып аңа бәргәнмен дә икән! Күзен дә йоммый, рәхәтләнеп алдавын дәвам итә. Ну минем дә бик каты гына ачуым чыкты, үземнең хаклыкны ничек кенә расларга да белмим. Гаепсездән гаепле булып каласы килми бит! Гәрчә, сырыдылу эзләре, кардагы көпчәк эзләре буенча кемнең кемгә бәрелгәне күренеп торган шикелле булса да, ЮХИДИ хезмәткәрләре нәтиҗә чыгарырга ашыкмады. Чөнки “маймыл” шәп алдалый иде. Шаккаттым – шул дәрәҗәдә алдалый белә торган, акны – кара дип күрсәтә белә торган кешеләрне үз гомеремдә күргән юк иде әле. Ник шулай үҗәтләнә икән ул? Штраф күләме дә куркыныч түгелдер ләбаса? Бәрелгән өчен атып та үтермиләр бит. Грамм да шикләнмичә, үз ялганына үзе ышанып такылтый! Мин ишекне ачканмын да, аңа үтәргә комачаулап, машинасын ишек белән бәргәнмен – бетте-китте!! Мин дә бирешергә, ялган белән ризалашырга яки кул селтәп китәргә җыенмыйм. ЮХИДИ хезмәткәренең дә башы катты – дүрт сәгаттән артык шунда кайнашабыз, фотога төшерәбез, ничек булганын сөйлибез. Кем кемне?!

Бирешмәскә, дөреслекне исбатларга сүз бирдем үземә. Якындагы банкта видеокамералар урнаштырылган, бәлки бәрелү вакыты шуның күзенә эләккәндер? Бер инспектор белән шуны сорарга кереп киттек. “Бер нәрсә дә әйтә алмыйбыз. Видеоязманы сорап, үзәк офиска, куркынычсызлык хезмәтенә рәсми хат язарга кирәк. Бер ай эчендә җавап бирәчәкләр”, –  диделәр. Бик катлаулы, тиз генә барып чыгасы нәрсәгә ошамаган бу, кыскасы. Әллә барысына төкереп кайтып кына китәргәме соң? Машина барыбер страховкалы ләбаса!

Икенче көнне мин һәм “гранаталы маймыл” Казанның Совет районының ЮХИДИ башлыгы бүлмәсенә “разбор”га чакырулы идек. Булса да булыр икән – “маймыл” килеп, анда да шул ук әкиятен челтәрләп-чуклап бәян итеп бирде! Сүз белән генә бу алдакчыны җиңеп булмаслыгын, нинди генә фотолор күрсәтсәң дә, ничекләр генә итеп сөйләсәң дә, хәзер инде –кабинетта бигрәк тә – бернәрсәне дә исбатлап булмаслыгын аңлап, мин видеокамераларны тикшертергә кирәк дидем. Языгыз рәсми хат, әйдәгез җибәрәбез, көтәбез, карыйбыз дидем. Әгәр дә инде камерага эләкмәгән булсак, мин үземне ялган детекторы буенча тикшертүгә кадәр барып җитәчәклегемне әйттем. “Шул инде ул – ике хатын-кыз очрашса, тыныч кына аерылышып китә алмыйлар”, – дип көрсенеп куйды бүлек җитәкчесе. “Маймыл” пыр-пыр килеп утырды, теләсә нишләгез, минем вакытым юк, диде. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе дә алай зурдан купмаска, корбаннар булмаганга шатланып, дустанә аерылышырга киңәш итте. “Уралда тимер күп әле, машиналарны ясап кына торалар. Корбаннар булмаганда, әллә нинди катлаулы тикшерүләргә вакытыбызны әрәм итмибез”, – диде. “Ә видеоязмаларны алдыру буенча хатны, әлбәттә, язармын, тик җавапны ай дәвамында көтәсе булачак һәм анда нидер күренәме-юкмы – билгесез. Шундый вак кына проблема аркасында никадәр хезмәткәр аякка бастырылачак, вакыт әрәм булачак”, – дип, битәрләп алырга да онытмады. Мин авызымны йомып каламмы соң инде? Мәйтәм, бөтен зур проблемалар шуның-ише, бер караганда вак кына кебек тоелган нәрсәләрдән башлана да инде. Ялганчыны фаш итмичә туктамыйчакмын дидем. Соңгысын болай гына әйттем инде, каян фаш итәсең  аны, исбатлау факты табылмаса.

Тизрәк булсын дип, видеоязма соратылган рәсми хатны да банкның үзәк офисына үз кулларым белән илтеп тапшырдым. Ну ярый, хет шулай булып торсын әлегә. Аннары бу вакыйга бөтенләй онытылып бетә язды – Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар китте, салкыннар бәрде. Чыннан да, миннән башка кемгә кирәк инде ул видеоязма, ник эзләп утырсыннар инде аны? Тик! Берзаман, ай түгел, ике айга якын вакыт узып барганда, кесә телефоным шалтырый! ЮХИДИның Совет районы бүлеге җитәкчесе полиция майоры Дмитриев Александр Васильевич, олы башын кече итеп, шәхсән үзе миңа шалтыратып ята икән. “Теге ДТП буенча, – ди. – Видеоязманы безгә җибәрделәр, тик анда төгәл генә нидер аңлап була торган түгел. Иртәгә монда килеп китегез”.

Килмимме соң, бардым, әлбәттә! “Гранаталы маймыл” да чакырылган булган, аны көттек-көттек – килмәде. Видео табылды дигәч, курыккандыр инде дип уйлыйм. Язманы бүлек башлыгы белән икебез генә карадык. Чыннан да, бу видеоязмадан кемнең кемгә бәрелгәнен аңлап булмый, чөнки бәрелеп инде басып торган вакыттан башланып китә иде! Ну бит, төшерү факты булган, камералары эшләгән! Димәк, иртәрәк вакыт аралагын яңадан соратасы гына. Инде, болайга киткәч, минем чигенергә исәбем дә юк иде. Тагын ике ай көтәсеме? Ике ай ди сиңа, баксаң, ДТП буенча эш, закон буенча, ике ай эчендә ябылып, нәтиҗә чыгарылырга тиеш икән. 10 декабрьдән исәпләгәндә, ике ай – 10 февральгә 3-4 көн генә калып бара иде шул. Ә язманы кулга төшерә алмасак, нинди нәтиҗә? “Барыбер нәтиҗә ясыйсы булачак”, – дип аңлатты майор Дмитриев. Бетте инде болай булгач, гаделлекне күреп булмас дип кәефсезләнергә генә җыенган идем, майор Дмитриев язманы бер-ике көн эчендә алырга тырышырмын диде. Һәм сүзендә торды да! Видеоязманы алдырттырды, бер-ике көннән кабинетында тагын икәү утырып карадык (“маймыл” бөтенләй юк булды бит инде). Видеоязмадагы “кино” нәкъ мин сөйләгәнчә! Шатлыгым эчемә сыймыйча карап утырдым – менә, тапканнар бит! Димәк була бит!  Үзебезнең машинага килеп сыланганны, җүләр шикелле, ләззәтләнеп карап утыр инде. Ну ниһаять!

Майор Дмитриев та шундук карар чыгарды, теге хатынны гаепле дип тапты, мең ярым штраф чәпәде. Миңа каршы эшне туктатты. Әйе-әйе, миңа каршы протокол да төзелгән иде бит ДТП көнендә, адәм тәганәсе! “Менә күрәсезме, – дидем майор Дмитриевка, – дөреслекне исбатламыйча туктамыйчакмын дигән идем бит. Исбатладык бит, димәк тырышканда була икән бит!” Аңа күпме мәшәкать тудырсам да, майор минем үҗәтлекне хуплап, мондый сүзләр ычкындырды: “Килешәм, сезнең шикелле гражданнар күбрәк булса иде дә ул!”

Булмас, барып чыкмас дип кул селтәп китеп барырга ярамый. Шаһитларны табарга яки видеоязмаларны соратырга кирәк. Хәзер видеокамералар адым саен, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә төшереп тик утыралар. Безнең вакыйгада гаделлек тантанасы өчен үзләренең зур өлешен керткән банк хезмәткәрләренә һәм полиция майоры Александр Дмитриевка рәхмәтемне белдерәм. “Бу – аларның бурычы бит”, – дип кенә йомып калып булмый. Бурычны да төрлечә башкаручылар барлыгын ишетеп торабыз.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Базар көн
№ --- | 16.03.2014
Базар көн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»