12.03.2014 Спорт
Паралимпиядә алтын яулаган Рушан Миңнегуловның әти-әнисе белән танышыгыз
“Дөресен генә әйткәндә, улыбыз, Канадага киткәндә, беренче бишлеккә эләгә алса, моның бик яхшы нәтиҗә буласын үзе дә әйткән иде, – ди Ванкувердагы Паралимпия уеннарында катнашкан Рушан Миңнегуловның әтисе Рөстәм. – Әлбәттә, медаль дә көттек. Тик бу юлы булмады. Әмма аның җиңәселәре алда әле“.
Ванкуверның телгә алынуы хата түгел, моннан нәкъ дүрт ел элек “Ватаным Татарстан“да дөнья күргән язмада әнә шундый сүзләр бар иде. Ә ике көн элек Рөстәм Миңнегуловның хыяллары чынга ашты. Рушан Сочида Паралимпия чемпионы булып танылды. 21 яшьлек якташыбыз чаңгы ярышында 20 чакрым араны беренче булып узды. Рушан иң башта ук алга чыкты һәм ахырга кадәр беренчелекне бирмәде. Чемпион белән элемтәгә кереп булмады. Ул киләсе ярышларга әзерләнә. “Өченче әйләнештә минем өстенлек 50 секундка җитте, шул вакытта тырышсам, медальне беркемгә дә бирмәячәгемне аңладым“, – дигән ул, финишка килгәч, “Интерфакс“ агентлыгы хәбәрчесенә.
Рушанны Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. “Россиягә Татарстан спортчысы – минем якташ, Байлар Сабасы егетенең “алтын“ бүләк итүе икеләтә куандыра. Сезгә ихлас күңелдән бәхет, сәламәтлек, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр телим“, – дигән сүзләр бар республика башлыгы юллаган телеграммада.
Рушанның әтисе Рөстәм белән дүрт ел элек Казан аэропортында аның улын каршы алганда танышкан идек. Кичә аңа янә шалтыраттык. “Бу юлы инде, чыннан да, медаль көттек. Ник дигәндә, улыбыз ике ел рәттән Дөнья Кубогы ярышларында җиңүләр яулады. Әмма шик тә бар иде. Спортта төрле хәлләр була бит. Ярыш вакытында егылырга, чаңгы да сынарга мөмкин. Спортчыларга авыр, тик безгә дә җиңел булмады. Ярыш вакыты килеп җиткәнне көтеп алу иң авыры булды. Йокыбыз да йокы булмады. Вакытны уздыра алмый аптырап беттек. Ә Рушан катнашкан ярышны телевизор аша туганнар белән бергә җыелышып карадык. Ул финишка беренче булып килгәч, нинди хисләр кичергәнне үзебез генә беләбез. Аңа шалтыратып, тавышын ишетү мөмкин эш түгел диярлек. Шуңа күрә улыбызга смс-хәбәр юлладык. Аннары ул үзе шалтыратты. Нәрсә дип әйттемме? “Улым, молодец, булдырдың“, – дидем. Телефонның тынып торганы юк. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та котлады. Өйгә килеп тәбрикләүчеләр дә күп булды. Инде хәзер Рушанның үзен көтәбез. Әмма кайчан кайтасы билгеле түгел әле. Сочида тагын ике ярышта катнашасы бар. Анда да уңышлы чыгыш ясар дип өметләнәбез. Паралимпиададан Мәскәү аркылы кайтачаклар. Ә инде март ахырында Ижауда Россия Чемпионаты була. Әнә шул ярышка кадәр өйгә кереп чыгар дип өметләнәбез. Рушанны гыйнвар башыннан бирле күргән юк. Йә ярышларда ул, йә җыеннарга чыгып китә. Әзерләнмичә җиңеп булмый“.
“Хәзер үземә максат куйдым – Сочидагы ярышларга әзерләнәчәкмен, – дигән иде Рушан үзе дүрт ел элек. – Ванкуверда бишенче булу начар түгел, призлы урыннарга да эләгә алыр идем. Әмма миңа ирләр белән ярышырга туры килде. Алар тәҗрибәле, мин яшь әле. Әмма тренерларым мактады. Миңа өмет итүләрен әйттеләр“. Рушан Миңнегуловның профессиональ спортка килеп эләгүе Паралимпиадада чыгыш ясаган күп спортчылар кебек үк бәхетсезлек очрагы белән бәйле. 13 яшендә ул, машинага кысылып, кулын авырттырган. Аңа кадәр исә бию түгәрәгенә йөргән, әмма бу шөгылен туктатырга туры килгән. Кулын авырттыргач, абыйсы Русланга ияреп, картинг белән мавыга башлый, аннары икесе дә чаңгыга күчә. Күнегүләрне исә әтиләренең бертуган абыйсы Радик белән уздыралар. Җәй көне Казанга лагерьга баргач, аларны танылган спортчы Ирина Полякова күреп ала һәм ныклап шөгыльләнергә тәкъдим ясый.
“Ул бит спорт белән профессионал булу түгел, ә өйдә үз эченә бикләнеп ятмас өчен шөгыльләнә башлаган иде. Әкренләп җиңүләр күренә башлады, – ди чемпионның әтисе. – Аннары җыелма команда җыеннарына чакырдылар. Яшермим, бу кадәр үк булыр дип уйламаган идек. Җәрәхәт алган баланың психикасы да үзенчәлекле була бит – кинәт кенә спортны да ташларга мөмкин. Бәхеткә, барысы да яхшы булып чыкты. Шартларга, тренерларга күп нәрсә бәйле. Әмма уңышларның нигезе спортчының теләгенә барып тоташа. Үз-үзен җиңә алмаса, бернәрсәгә дә ирешеп булмаячак. Рушан яңгыр түгел, хәтта таш яуса да шөгыльләнүдән туктамады. Атнага алты көн, көненә икешәр тапкыр. Кыш беткәч тә күнегүләрен дәвам итте. Уңышлар әнә шулай килеп чыга. Ул яшь әле, алга таба да сөендерер дип өметләнәбез“.
Соңгы елларда Рушан Казанда – Олимпия резервы училищесында укый. “Әмма Сабага кайтып та еш шөгыльләнә. Шөкер, бездә моның өчен шартлар бар, – ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов. – Без дә аны кире бормаска тырышабыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Үзе дә тырыша, шартлар да бар, тренерларының хезмәте зур. Рушанга карап, сәламәтлеге чикле булган башка кешеләр дә спортка тартыла. Әйтик, бер егетебез шушы көннәрдә Венгриядә узасы өстәл теннисы ярышларына китә. Ул үзе коляскада йөри, әмма спортта уңышка ирешергә хыяллана. Республика күләмендәге ярышларда үзләрен күрсәтә алган тагын берничә өметле спортчыбыз бар“.
Байлар Сабасындагы аграр көллияттә бухгалтер-икътисадчы белгечлеге алган Миңнегуловның Сочидагы уңышы республика спортында зур вакыйгага әверелде. Ник дигәндә, безнекеләр Олимпия Уеннарында медаль ота алмады бит. Шуңа күрә Рушанның уңышы башкаларга сөенеч тә, үрнәк тә, сабак та булды. “Мин инде Татарстанның Спорт министрлыгы вәкилләре белән сөйләштем һәм аларны кисәтеп куйдым. Паралимпиадада җиңгән спортчыларга премия әзерли торсыннар. Спортчылар гына җиңсен”, – дигән республиканың элеккеге спорт министры Марат Бариев. Премия дигәннән, Миңнегуловлар гаиләсе чемпионнарга биреләсе акчаны нәрсәгә сарыф итәсен хәл итмәгән әле. “Рушанның машинасы бар. Әлегә өйләнү турында да сүз чыкканы юк, – ди чемпионның әтисе. – Премия мәсьәләсен үзе кайткач хәл итеп бетерербез. Исән-сау әйләнеп кенә кайтсын”.
Моңарчы язган идек: Саба егете паралимпиадада алтын медаль алды