поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.02.2009 Җәмгыять

ТУКАЙЛЫ ЙОРТ

Магдалина Мавровскаяны татарның бөек шагыйре белән кызыксынырга нәрсә мәҗбүр иткән?

Бер көнне редакциягә Тукай-Кырлай музей комплексы директоры Тәлгать Гомәров һәм әлеге музейның Кушлавыч филиалы мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина килеп керде. Тукай мирасын, Тукай исемен мәңгеләштерү өчен армый-талмый йөгереп йөрүче бу ике якташым рәссам-график Магдалина Мавровская белән очрашып сөйләшеп, музей өчен яңа экспонатлар юнәтергә килгән икән.

 

М.Мавровская исә заманында Кырлайда, Кушлавычта яшәп шагыйрьнең балачагына бәйле һәрнәрсәне – бәләкәй Апуш уйнап йөргән урамнарны, су буйларын, әлеге ике авылның элекке рәвешен, кешеләрен рәсемгә төшереп йөргән шәхес. Дөресен әйткәндә, исеме колакта булса да, минем Магдалина Константиновнаны беркайчан да күргәнем булмады.

 

Өчәүләп Дзержинский урамындагы йортны эзләп киттек. Ул узган гасырның 20 нче елларында НКВД хезмәткәрләре өчен салынган зур гына йорт булып чыкты. Бер ягы Кремль урамына, икенче ягы Черек күлгә таба карый. Якташларым Мавровскаяның килене Людмила белән сөйләшеп, без киләсен хәбәр дә итеп куйганнар икән, ишегалдына ук каршы алырга да чыкты. Каршы алырга чыгуының сәбәбе бар: торба шартлаган булып, подъезд эчендә, нәкъ боларның фатир ишеге төбендә, торба алыштырырга дип, зур чокыр казып куйганнар. Фатирга шул чокыр аша салынган тактага басып керәсе. "Ялгыш чокырга төшеп китеп, имгәнерсез дип курыктым. Моннан хәтсез элек казыганнар иде, һаман да эшләрен тәмамлап шул чокырны күмә алмыйлар әле", – дип куйды Людмила Васильевна.

 

Салкынча булганга, фатир эче дә шыксыз күренде. Людмила алдан ук кисәтеп куйды: Магдалина Константиновна колакка да катырак, хәтере дә "ычкынып-ычкынып" китә икән. Гаҗәпләнәсе юк, март аенда 95 яшен тутырачак икән. Шулай да күп нәрсәләрне хәтерли иде әле Магдалина Константиновна. "Тукайның кайсыдыр юбилее якынлаша иде. Рәссамнардан: "Кырлайга рәсем ясарга кем бара?" – диделәр. Теләүче табылмады. "Мин барам", – дидем. Ул вакытта автобуслар йөрми иде, авылга җәяүләп киттем", – диде ул. Арча белән Кырлай арасы 25 чакрым. Күтәренеп киткән бу. "Ул вакытта яшь идем шул", – дип куя рәссам әби. Ул агач йорттагы музейны, Сәгъди абый йортын, "Тукай шомырты"н искә төшерде. Тәлгать әйтүенчә, ул шомыртлар хәзер дә бар. М.Мавровская Свердловск өлкәсендә, бер авылда туып үскән. Казанга килеп, татарның бөек шагыйре белән кызыксынырга нәрсә мәҗбүр иткән соң аны? Бу сорауга төгәл генә җавап бирмәде ул. Әмма Тукайның: "Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам..." – дигән шигъри юлларын искә төшерде дә: "Тукай үзен кимсеткән, ул шулар рәтендә торырга тиеш", – дип куйды. "Шәм үз астын яктыртмый" дигән әйтем бар. Минем рәсем, сынлы сәнгать әһелләренең дәрәҗәсен төшерәсем килми, әмма чит-ят җирләрдән Казанга килгән Магдалина Тукайга, башка шәхесләребезгә, гомумән татар тормышына күбрәк игътибар иткән кебек тоелды. Ул Горький әсәрләрендәге татар образларына иллюстрацияләр дә ясаган, "Беренче татар хатын-кызлары" дигән портретлар сериалы үзе генә дә ни тора! Татар җире белән бәйле шәхесләр – Лобачевский, Державинны да онытмаган...

 

Аның иҗади мирасын өйрә­нүгә бүген игътибар итәләрдерме-юкмы, анысын кистереп әйтеп булмый, ә менә, килене әйтүенчә, Рәссамнар берлегеннән елга бер-ике мәртәбә килеп китәләр икән. "Татарстанның халык рәссамы" дигән исем бирергә документлар да әзерләгәннәр, ул кәгазьләр кайсы кабинетларда имза көтеп ятадыр.

 

Фатирның бер почмагында "Шагыйрьнең соңгы язы" дип аталган рәсем тора. Карандаш белән кәгазьгә генә ясалган ул. Тарихы да кызыклы гына. "Авылда бер татар малае бар иде, нәкъ Тукайга охшаган. Аны "Тукай" дип йөртәләр дә иде. Шагыйрьне шул малайдан карап ясадым", – ди Магдалина Константиновна. Бу рәсемне Хөкүмәт 15 мең сумга сатып алган булган (рәсемдә). Минем өлкән яшьтәге бу "Тукай җанлы" рәссамны кызгандырасым килми. Ул моңа мохтаҗ да түгел. Килене Людмила да: "Ул беркайчан да, беркемнән дә бернәрсә дә сорамады, эшләде дә эшләде", – ди. Әле 90-92 яшьләрендә дә иҗат иткән М.Мавровская. Тик күзләре күрми башлагач, карандашын читкә куярга туры килгән. Әйткәнемчә, ул бернәрсә дә дәгъваламый, әмма күпме рәсемнәре якты дөньяга чыгуны, бәя бирүне көтеп ята. Ярый ла, Тәлгать белән Ләйлә бу изге эшкә тотынганнар: озак та үтмәс, Тукайның Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы музеенда Свердлау кызы, татар җанлы Магдалина Мавровская иҗатына багышланган экспозиция барлыкка килер һәм анда Тукайның Кырлайдагы, Кушлавычтагы тормышы тагын бер кат җанланыр. Тукаебызны зурлаган өчен ихлас күңелдән рәхмәт сиңа, Магдалина Константиновна!

 

Их, тагын кемнәргәдер рәхмәт әйтәсе иде ул...


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 34 | 25.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»