07.03.2014 Авыл
Хатлар яздым, әмма җавап көтмә...
Газетада хәбәр ителгәнчә, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүче биш йөзләп кеше Россия Президентына мөрәҗәгать юллаган иде. Нәтиҗәсе нинди булды дисезме? Узган атнада Спас районында хезмәт алдынгылары слетында Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Хәмидуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин шундый сорау белән аптырашта калдырды
Югыйсә, Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, елга якын вакыт узган икән. Дөрес, документны имзалаучылар җавапны вакытында алган алуын. Тик проблемалар гына элек нинди булган, бүген дә шундый, диләр.
Аерма – унөч тапкыр
Иң элек кыскача гына мөрәҗәгатьнең эчтәлеген искә төшереп үтик. “Без, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләр, аерым алганда крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл эшмәкәрләре 5 ел эчендә илебезне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итү һәм дөнья базарына чыгу максатын хуплыйбыз. Әмма Бөтендөнья Сәүдә Оешмасы шартларында моның никадәрле катлаулы бурыч икәнлеген Россия Хөкүмәтендә аңлау җитми дип уйлыйбыз.
Мәгълүм булганча, БСО таләпләре буенча Россия авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме 9 миллиард доллардан, ягъни 279 миллиард сумнан артмаска тиеш. Бездә моңарчы да бюджет ярдәменең күләме 180 миллиард сумнан артканы юк. Димәк, бездә бюджет ярдәме киләсе елларда да 1 гектар эшкәртелгән җир өчен 1565 сумнан артмаска тиеш була. Шул ук вакытта БСО илләрендә ул 21 мең сум, ягъни безнекеннән 13 тапкырга артык.
Чит илләрнең табигать шартлары да Россиянекеннән шактый аерыла. Техника һәм технологияләр турында әйтеп тә торасы юк. Без бик теләсәк тә, БСО илләре белән тигез шартларда ярыша алмыйбыз”, – диелә мөрәҗәгатьтә.
Җитештерүчегә ни җитми?
Мөрәҗәгатьнең икенче өлешендә авыл җитештерүчеләре Президентка үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә. Алар барысы унау.
1. Чит ил җитештерүчесе белән ярышыр өчен 1 гектарга БСО илләрендә иң аз дип саналган 85 евро, ягъни бүгенге курс белән алганда 4250 мең сум субсидия бирү.
Терлекчелектә мал-туарның баш саныннан чыгып, аерым субсидия түләү.
2020 елга 1 гектар эшкәртелгән җиргә субсидия күләмен 500 еврога җиткерергә. Тиешле акчаны җитештерүчегә көзге эшләр өчен – 1 октябрьгә, язгы кыр эшләре өчен 1 февральгә кадәр күчерү.
2. Трактор һәм комбайннарның башлыча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә файдаланылуын исәпкә алып, авыл хуҗалыгы техникасы өчен ягулык-майлау материаллары бәясенә салым, акциз өстәмәләрен һәм федераль, региональ фондларга түләүне бетерү.
3. Авыл хуҗалыгындагы техника һәм технологияләрнең искерүен исәпкә алып, дәүләт тарафыннан иллегә-илле программасы белән ярдәм күрсәтү.
4. Җитештерелгән ашлыкка төрле эмбарго, квота һәм башка чикләүләрне, гадәттән тыш хәлләр булмаганда, закон нигезендә тыю.
5. Ашлык җитештерү табышлы булмаган елларда җитештерүчегә дәүләт ярдәме бирү системасы булдыру.
6. Сөт җитештерүчеләрнең һәркайсына субсидия бирү.
7. Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчегә яңа салымнарны тыю.
8. Шәхси эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыкларына Пенсия фондына күчерелергә тиешле акча күләмен үзгәртмәү.
9. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдән файдалану өчен ташламалардан файдалану.
10. Авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчегә кагылышлы һәр мәсьәләне компетентлы белгечләр, галимнәр һәм экспертлар белән киңәшеп хәл итәргә.
500 кеше имзалаган әлеге мөрәҗәгать В.Путинның үзенә барып җиткәнме-юкмы – монысын төгәл генә әйтүе кыен. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы законда каралганча, хат җавап әзерләү максатында иң элек РФ Хөкүмәте Аппаратына, аннан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.
Җавап барын бар, әмма...
Законда каралган вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирелгән. “Крестьянские ведомости” газетасының 26 февраль санында Давид Эпштейнның әлеге җавапка аңлатмасы да басылып чыкты. Анда әйтелгәнчә, Россия буенча 1 гектар эшкәртелгән җиргә 1565 сум түгел, ә 2071 сум субсидия бирелгән. Әмма, ничек кенә булса да, бу сумма чит ил җитештерүчесенә бирелгән бюджет ярдәменнән нык аерыла. Аның күләмен арттыруга килгәндә, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертлары булган кадәренә рәхмәт әйтергә киңәш итә. Җаваптан күренгәнчә, барлык төр агротехник чараларга киткән чыгымнарны җыеп исәпләгәндә, гектарына 11 мең сум килеп чыга. Ә инде “БСО илләрендәге кебек 1 гектарга 22 мең сум дәүләт ярдәме күрсәтелсә, ул җитештерүче тоткан чыгымнардан да артып китәргә мөмкин” икән.
Чыгымнарга килгәндә, кем ничек исәпли бит. Немецлар кулланган техниканың өстенлеге турында әйтеп тә торасы юк. Белгечләр, Германиядә 1 гектар бодай җиренә тотылган чыгымнар 49280 сумнан 56320 сумга кадәр, ди. Анда гектарына 200 килограмм ашлама кертелсә, бездә уртача 30 килограмм. Игенченең айлык хезмәт хакы да 110 мең сумнан арта. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия игенчесенең айлык эш хакы 15 мең сумнан да кимрәк. Мондый шартларда үзара ярыш турында сүз алып бару кыенрак шул инде. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүчеләргә теләктәш булырга теләмәвен дә аңлавы кыен.