|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2014 Җәмгыять
Мирфатыйх Зәкиев могҗизасы85 яшьлек кешенең көн саен эшкә килүен һәм бер вакытта да авырып эш калдырмавын бүгенге көндә могҗизага тиңләргә була. Күренекле галим – филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев тә – шундый гаҗәеп кеше. Ул әле дә егетләр кебек: көн дә эшкә бара, фән өлкәсендә кайный, ел саен китап чыгара, басылган хезмәтләре дә бер меңнән арткан инде. Аңа 50 яшендә инфаркт була язган, табиблар, мондый авыру белән озак тормыйлар, үләләр, дигәннәр. Менә шундый кешенең сау-сәламәт булуы, әлбәттә, соклану уята. «Мирфатыйх Зәкиев мондый сынауны ничек җиңеп чыга алган, сере нәрсәдә икән?» – диярсез. Моны без аның үзеннән сорадык – әлеге уникаль кеше белән очрашып, сәламәт булуның серләрен ачыкладык. Мирфатыйх абый, олы яшьтә булуына карамастан, гармунда да өздереп уйный. Бу шулай ук сәламәтлек өчен бик файдалы. «Минем шулай гармунда уйнаганымны күреп, республиканың баш кардиологы – профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Альберт Сәрвәр улы Галявич бу шөгылемне ташламаска киңәш итте, чөнки кешенең һәр бармагы баш миенең билгеле бер үзәге белән бәйләнгән. Гармунда уйнаганда, берәр бармак ялгышса, баш миенең кайсыдыр бер үзәге бозыла башлаган дигән сүз. Мин хәзерге вакытта да гармунда уйныйм әле, димәк, баш мие дә тәртиптә», – ди галим. Һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында. Әгәр дә тырышсаң һәм зур көч куйсаң, авырлыклар алдында югалып калмасаң, күп авыруларны җиңеп була... Мирфатыйх абый йөрәккә массаж ясауның бер ысулын өйрәтте. Ул эчне әйләндерүдән гыйбарәт. Аны 50 мәртәбә өстән аска, 50 тапкыр астан өскә әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегү йөрәккә һәм үпкәгә массаж булып тора. Башта тору, ягъни икенче төрле ширшасана йогада иң нәтиҗәле позаларның берсе булып тора, әмма аны дөрес эшли белергә кирәк. Бу күнегү, белешмәлекләрдә язылганча, яшәртү сәләтенә ия. Аның төп терапевтик тәэсире – баш миенә кан ага һәм бу аның эшчәнлегенә, бит тиресенә, башка уңай тәэсир ясый. Әмма ул шактый катлаулы күнегү һәм аны өйрәнү өчен вакыт таләп ителә. Йоганың әлеге позасы күп авырулардан дәва. Мәсәлән, ул баш, күз, бавыр, тамак һәм тагын бик күп авырулардан ярдәмгә килә. Әмма аны бөтен кешегә дә, мәсәлән, кан басымы бик югары яки, киресенчә, түбән булган кешеләргә эшләргә ярамый, шуңа күрә, иң элек табиб белән киңәшләшү мөһим.
Чулпан НӘҖИПОВА |
Иң күп укылган
|