|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2014 Җәмгыять
Мигрантларны өйрәтәчәкләр
Россиягә килгән мигрантларны яшәргә өйрәтү эшенә керешмәкчеләр. Федераль миграция хезмәте бөтен ил буйлап чит ил кешеләрен укыту өчен үзәкләр ачарга тәкъдим итә. Үзәктә яшәү һәм уку түләүле булачак. Ярты ел узганнан соң мигрантларга имтихан тапшырырга туры киләчәк. Уңышлы тапшыручыларга илдә вакытлыча яшәргә рөхсәт чиратсыз биреләчәк. Үзәккә урнашу һәм уку мәҗбүри куелмаячак, чөнки моны түләүле итәргә ниятлиләр. Әлеге хезмәт өчен мигрант үзе яки аны эшкә алучы оешма, шулай ук милли диаспора да түли алачак.
|
Иң күп укылган
|